Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның тормыш юлы һәм дини эшчәнлеге (1893-1975)

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның тормыш юлы һәм дини эшчәнлеге (1893-1975)

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның тормыш юлы һәм дини эшчәнлеге (1893-1975)

Исмәгыйль Сәлимшаһ улы Сәлимшин 1893 елда хәзерге Башкортстанның Туймазы районы Нарыш авылында дини гаиләдә дөньяга килгән. Яшьлек еллары шушы авылда үткән.

 

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында башыннан ахырына чаклы катнашкан. Ул — алгы сызыкта, ут эчендә йөргән, ике тапкыр яраланган, ике тапкыр контузия алган солдат. Бөтен Европаны аркылыга-буйга гизеп, Украина, Польша, Венгрия, Чехословакия, Австрия илләрен азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән. Сугыш беткәннән соң үз иленә медальләр, рәхмәт хатлары белән генә түгел, 60 битлек көндәлек дәфтәре дә язып алып кайткан.

1950 елда ул гаиләсе белән әтисе Сәлимшаһ бабай йортына Нарышка күченгән. Нарышта ул вакытта мәчет булмау сәбәпле, намазга, 10-12 чакрым җирне җәяү барып, Төрекмән авылындагы мәчеткә йөргән. Мәчеттә аны хөрмәт иткәннәр. Бу мәчеттәге 100 яшьлек Габделхак бабай: «Исмәгыйль бабай бик белемле, галим кеше иде. Җомга намазларын, ул килеп җитмичә, башламый тора идек», — дип искә алды. Исмәгыйль Сәлимшин Төрекмән мәчетендә мөтәвәлли вазыйфасын да башкарган.

Шушы мәчетнең указлы мулласы аңа Нарышта дини йолаларны башкару вазыйфасын йөкләгән. Үзенең вафатына чаклы никах уку, балага исем кушу, Коръән мәҗлесләре үткәрү, җеназа кебек мөһим йолаларны җиренә җиткереп үтәгән. Мисал өчен, аның 1963 елда дини эшләр турында язган хисапнамәсе дә сакланган. Бу аның чын йөрәктән Аллаһы ризалыгы өчен халыкка хезмәт итүе булган.

1973 елда күз нурларын түгеп, җан авазы белән балаларына васыять язып калдырган. Анда туры юлны ничек табарга, ничек итеп аннан тайпылмыйча гомер итәргә, балаларны яшь чактан ук гыйлем өйрәтеп тәрбияләргә кирәклеген тәфсилләп язган. Ул дин гыйлеме буенча тирән уйлап, һәр сүзне җентекләп бәян иткән, чөнки мөселман кешесенең васыяте — аның киләчәк буынга әйтер сүзе, үгет-нәсыйхәте бит ул. Иң мөһиме – яшь буынга дин-исламны саклауны васыять итеп, үзеңнән соң догачылар калдыру.

Исмәгыйль хәзрәтнең вафатыннан соң (февраль, 1975 ел) бик бай, зур эчтәлекле мирас калган – 160 данә китаплар, кулъязмалар (72 данә), календарьлар, газета-журналлар. Кулъязмалар дигәнебез – үз кулы белән язылган вәгазьләр, нәсыйхәтләр, шигырьләр һ.б. Шунысын искәртү мөһим, барлык мәгълүматлар да гарәп шрифты белән язылган.

Китап дигәннән, Совет чорында Ислам динен өйрәтү яки өйрәнү өчен махсус китаплар, догалыклар бик аз булган, басылмаганнар диярлек. Бу эшне Исмәгыйль хәзрәткә үзенә эшләргә туры килгән. Кулына битләре, төсләре югалган китап эләксә, ул булмаган битләрне яңадан язып, китапка яңа тормыш сулышы өргән. Инкыйлабка кадәр дөнья күргән, искереп беткән китапларны күчереп, яңа китап итеп мөселман кардәшләренә бүләк иткән. Үзе дә вәгазь-нәсыйхәтләр, дини эчтәлекле шигырьләр язып, китап итеп оештырып, халыкка үгет-нәсыйхәт җиткергән. Ул заманда халкыбызның дини-әхлакый кыйммәтләрен шигъри калыпка салып, китапларны кулдан күчереп язып, халыкка аң-мәгьрифәт таратуы бик мөһим эш булган.

Күп еллар буе тегермәнче, балта остасы булып тырышып эшләгән, сугышта гади солдат булган – Исмәгыйль хәзрәт җәмәгать мәҗлесләренә һәрвакыт чакырулы булган, мәчеттә вәгазь сөйләгәндә дә динне тәфсилләп аңлаткан. Коръән китабының кайсы битен ачып укыса да, шунда ук тәфсир-тәрҗемәсен сөйләп-аңлатып бирә алган. Заманасына күрә ул, һичшиксез, зур галим булган. Халкыбызның дин сакчысы, авыр елларда хак динебезне саклап калуда үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм ил карты ул.

 

Сиринә Шаһимәрданова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...