Низам әл-Мөлек – Ислам дөньясында бөек дәүләт эшлеклесе

Низам әл-Мөлек – Ислам дөньясында бөек дәүләт эшлеклесе

Низам әл-Мөлек – Ислам дөньясында бөек дәүләт эшлеклесе

Сәлҗүкләр дәүләте Тогрул бәк тарафыннан төзелгән булса да, бу дәүләтне бөтендөнья мәмләкәтенә әверелдерүдә күп тырышлык куйган Низам әл-Мөлекнең ролен инкарь итү дөрес булмас. Үзенең эшчәнлеге сәбәпле ул Ислам дөньясының «бөек вәзир» титулын алырга дөрестән дә лаеклы кеше.

 

Низам әл-Мөлек кебек зур шәхеснең ничек килеп чыгуын аңлау өчен һичшиксез аның биографиясен, нинди гыйлем алуын, тәҗрибәсен, нинди мөхиттә үсүен өйрәнергә кирәк. Шунысы да мөһим, Аллаһ Тәгалә кайбер колларына нигъмәтен иңдерә һәм бу иң дөрес фикер дип әйтергә була.

Низам әл-Мөлек Хорасан җирлегендә дөньяга килә. Әлеге уңдырышлы җирдән Ислам мәдәниятенә һәм цивилизациясенә зур өлеш керткән шәхесләр күп чыккан.

 

 

 

 

Низам әл-Мөлек 1018 нче елда туган. 1059 елда Хорасан әмире булган. 1063 нче елда вәзирлек вазифасына керешә, Алп-Арслан һәм аның улы Мәлик шаһ солтанлык иткән заманнарда бу вазифасында кала.

Низам әл-Мөлек беренче чиратта хәрби булган, чыганакларда аның гаскәр башлыгы буларак уңышларга ирешүе турында хәбәр ителә, бигрәк тә Алп-Арслан солтанның хәрби оешмасында хезмәт иткәндә.

Нәкъ бу солтан аны Кавурд бәк фетнәсен бастыру өчен җибәрә. Кавурд бәк Алп-Арсланның олы абыйсы һәм шулай ук хакимлек итү вазифасын дәгъва кыла. Бу сугышта Низам әл-Мөлек кече кардәш ягында була. Тарихчылар фикеренчә, аның карашы киң кырлы тәҗрибәсе Ибен Халдун кебек сәяси фәлсәфәсен булдыруга мөмкинчелек бирүе һәм Манцикрет янындагы сугышта византиялеләрне булачак җиңүче янәшәсендә урын алу шарты куелу белән дә аңлатыла.

Ягъни Ибен Халдун һәм Низам әл-Мөлек арасында охшашлык киң чагыла.

Ибен Халдун Төньяк Африканың Низам әл-Мөлеге кебек булса, ә Низам әл-Мөлек Иранның Ибен Халдуны кебек. Ибен Халдунның хезмәтләренә охшаган Низам әл-Мөлекнең “Сиясәт-намә”се (Хакимлек итү китабы) Сәлҗүкләр дәүләтен төзүдә зур роль уйный. Алдагы елларда дәүләт белән идарә итү проблемаларын яктыртуда бу иң мөһим хезмәтләрдән санала.

Алп-Арслан үзенең варисы итеп 13 яшьлек улы Мәлик шаһны атагач, аның вәлисе итеп Низам әл-Мөлекне билгели. Һәм ул бу вазифасында бик мөһим роль уйный. Мәсәлән, 1081 нче елда гаскәрне тишерүче солтан 7 мең хәрбине эшләреннән азат итәргә карар кыла, чөнки аңа аларның халәте охшамый. Низам әл-Мөлек Мәлик шаһны кисәтеп: “Бу кешеләр башка һөнәрне белмиләр, әгәр аларны хезмәтләреннән азат итсәң, зур проблемалар тудырырга мөмкин”, - ди. Солтан аны тыңламый һәм шул сәбәпле килеп чыккан фетнәне бары тик берничә елдан соң гына бөек вәзир тырышлыклары аркасында гына туктатып була.

Сәлҗүк гаскәрләре дөньяда ул заманның иң зур гаскәрләреннән саналган. Бу Низам әл-Мөлекнең эшләп чыгарган системасы сәбәпле шундый дәрәҗәгә ирешә, дәүләт хәрбиләргә җир бүлеп бирә һәм шул җирдән алынган керем аларга мирас хакы булып барган. Шулай итеп гаскәрләр өчен казнадан акча тотылмаган.

Сәлҗүкләр дәүләтеннән башка ул заманның сәяси һәм хәрби көчкә ия булган Габбаслылар хәлифәлеге сөннәт дөньясының рухи башлыгы булган. Бу ике династия арасындагы проблемалар Низам әл-Мөлекнең алдан күрүчәнлеге аркасында булдырылмый калалар. Ул аларны якынайту өстендә эшли һәм шулай ук никахландыру аша да.

 

 

 

 

Аның роле бу мөнәсәбәтләрдә 1092 нче елда ул вафат булгач аеруча да ачык күренә. Бик кыска вакыт эчендә бу дуслык дошманлыкка әйләнә.

Низам әл-Мөлек исмәгыйли һәм низари (ассасиннар буларак билгеле булган) фиркалары белән көрәшүгә күп көч куя. Бу фиркалар сәлҗүкләргә бик күп проблемалар тудыралар. Бер яктан ул аларга каршы сугыш ача. 1091 нче елда Хәсән әс-Саббахның кальгасен яулап алырга тырышса, икенче яктан – ул алар белән идеологик яктан көрәш алып бара.

Низамия мәдрәсәсенең системасы дин белгечләрен тәрбияләп чыгару өстендә эшли, алар низарилар һәм башка фиркаларга каршы тора алырлык белгечләр булырга тиеш. Багдадтагы Низамия мәдрәсәсенең җитәкчесе итеп Имам әл-Газалине билгели. Батыйни фиркасы сәлҗүкләр дәүләтендә үзләренең идеологоиясен таратырга тырышып күп көч куялар, ләкин уңышка ирешә алмыйлар.

Низам әл-Мөлек үзе Шәфигый мәзһәбендә була, ул дәүләт эшлеклесе буларак бөтен мөселман өммәтенең ихтыяҗларын кайгырткан. Кирәк вакытта катгый карарлар да кабул иткән.

Низам әл-Мөлек дәүләт өчен күп файда китерсә дә, төрле гайбәтләр аркасында Мәлик шаһ солтан белән мөнәсәбәтләре бозыла. Низам әл-Мөлекне 1092 елда үтерәләр һәм ул Исфаханда күмелә, бүгенге көндә дә аның каберлеге билгеле.

Бөек вәзир үзенең дәрәҗәсен яхшы аңлаган. Мәлик шаһ аны отставкага җибәрү белән куркыткач, ул дәүләтнең юкка чыгачагын аңа хәбәр итә һәм аның бу сүзләре дөрестән дә чынга аша.

Мәлик шаһ солтан бөек вәзирдән соң озак тормый, 1092 елның ноябрендә вафат була, аны агулап үтергәннәр дигән фикер дә бар. Моннан соң аның уллары арасында сәлҗүкләр дәүләте белән хакимлек итү өчен озак көрәш бара. Шул сәбәптән сәлҗүкләр дәүләте зәгыйфьләнә.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...