Мәүлә Колый татар халкының олуг шәхесе

Мәүла Колый (Меллагол) — күренекле татар әдибе, XVII йөзнең икенче яртысында иҗат иткән. Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек үк, Мәүла Колыйның да яшәгән еллары төгәл билгеле түгел. Бер шигырендә үзе әйткәнчә, ул XVII йөзнең 70 елларында Болгар тирәләрендә яшәгән булып чыга.
«Мәүла Колый» — әдипнең кушаматы. Бер кулъязмадагы шигырендә автор үзен «Меллагол» дип тә атый. Аерым исбатлаулар буенча, Мәүла Колыйның чын исеме — Бәйрәмгали Колыев (Бимкә суфи).
Мәүлә Колый 1630 елларда, Казан өязе Чыты авылы, башка мәгълүматларга караганда, Колай авылы – XVIII йөз башы, хәзерге Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында туган дип фаразлана.
Казан арты мәдрәсәләренең берсендә белем ала. 1670 елларда Болгар шәһәре тирәсендә яши, дини-агарту эшләре белән шөгыльләнә. Шуның өчен рәсми хакимият тарафыннан эзәрлекләнә.
Иҗади мирасы
Мәүла Колый – төрки суфи шагыйрьләр Әхмәт Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани традицияләренең дәвамчысы. Мәүла Колыйның бөтен иҗаты аларның идеяләре белән сугарылган.
XX йөз ахырында табылган «Береккәннәр сыйфаты» һәм «Хәләл нәфкъә эстәгәнләр сыйфаты» («Хәләл ризык эстәүчеләр») поэмаларын яза. Әсәрләрнең икесе дә безнең көннәргә тулаем рәвештә килеп җитмәгән: беренчесенең берничә бите юк, икенчесенең баштагы өлеше генә сакланган.
Мәүла Колыйның 100 дән артык шигыре (3800 юлга якын) мәгълүм. Алар биш күчермәсе сакланган «Хикмәтләр» исемле кулъязма җыентыкка кертелгән (1669–1670; бүтән мәгълүматларга караганда, 1678–1679).
Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. Шигырьдә авторның бу олуг затка карата хөрмәт хисләре белдерелә, мәрхүмнең кылган кайбер эш-гамәлләре мактала. Әсәрдән Мелла Мамайның гаять диндар, укымышлы булуы («Гыйлем, хикмәт мәктүпханә»ләр, астанәләр, ягъни гыйбадәтханәләр төзетүе) аңлашыла. «Аның — туган җире шәһре Казан мәкам ирде»,— ди автор. Мелла Мамай — үз дәверенең күренекле суфие, күп дәрвишләрнең, шул исәптән Мәүла Колыйның да рухи җитәкчесе булган. Автор бу хөрмәтле затның хаҗга баруын, кайтышлый вафат булуын искәртә.
Мелла Мамайның мөхтәрәм кеше булуы башка чыганаклар белән дә раслана. Степан Разин Казан татарларына мөрәҗәгатендә аның исемен дә телгә ала. Димәк, әле 1670 елларда Мелла Мамай исән булган. Бу факт та Мәүла Колыйның XVII йөзнең икенче яртысында иҗат итүен раслый.
1950–1960 елларда Мәүлә Колыйның кайбер шигырьләре татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Тулырак басмалар К.С.Дәүләтшин һәм М.В.Гайнуллин тарафыннан әзерләп бастырыла.
Мәүла Колый шигырьләрен тирә-як һәм анда яшәгән кеше, яшәү һәм үлем турындагы уйланулар тәшкил итә. Шагыйрь фикерләвенчә, дөньяда һәр нәрсәнең башында Аллаһ тора. Дөньяны ул тирән мәгънәгә ия булган китап рәвешендә күзаллый. Кешенең максаты – шул китапны өйрәнү:
«Күр ислямны, ни гаҗәп –
Мәгънә тулук бер китап;
Бак галәмгә кыл хисап,
Гыйбрәт тулуг галәми».
Мәүла Колый кешенең әхлакый йөзен ислам нигезләреннән чыгып бәяли һәм аңа зур әһәмият бирә. Аныңча иң мөһим сыйфатлар арасында – ата-анага хөрмәт, балаларны кайгырту, мескеннәргә карата мәрхәмәтле булу һәм, билгеле, яшәү чыганагы – хезмәт.
Җәннәткә керү өчен Аллаһның хуплавына лаеклы эш – игенчелек дип фаразлана:
Игенчелек – галәмдә изге аты,
Нигъмәт йийләр мөэмин,
кяфир – юктыр каты.
Игенчене көйдермәгәй
тәмуг уты,
Игенчелек – гали эшдер –
кыйлыр булсаң.
Мәүла Колыйның игелекләр турында уйланулары суфилар турындагы фикерләре белән аваздаш. Аның карашынча суфи – югары әхлаклы, тирән уйлый торган, белемгә ия булган идеаль кеше. Күңел бушлыгын суфи битлеге белән каплаучы, икейөзле, үз-үзен генә яратучыларны шагыйрь тәнкыйтьли. Дөньяга дан җырлап, игелекле тормышка өндәп, ул тормыш-яшәешнең «мәңгелек дөньяга» таба юлда кыска гына бер тукталыш икәнен, фани икәнлеген дә онытмый:
Үлем эше катигъ эшдер,
белгел аны,
Бу дөнъйа барчаларга ирер фани.
Терек куймаз, илтәр барча –
сәне, мәне,
Җефетләрне тол кыйлгусы
ушбу үлем.
Шигырьләренең күбесе 4 юллык строфа белән язылган. Гадәттә, алар аааб, вввб схемасы буенча рифмалаштырыла; кайвакытта һәр строфаның соңгы юлы кабатлана.
Сурәтләү чараларыннан Мәүла Колый антитезаны, риторик мөрәҗәгатьне, символларны яратып куллана. Әсәрләренең теле гади, аңлаешлы.
Мәүла Колыйның тормышы һәм иҗаты Ф.К.Туйкин, Г.Г.Сәгъди, К.С.Дәүләтшин, Ш.Ш.Абилов, Х.Й.Миңнегулов, М.И.Әхмәтҗанов һәм башкалар тарафыннан өйрәнелә.
Х. Й. Миңнегулов
“Рәхман изем остаз капугын ачмыш иркән...”
Рәхман изем остаз капугын ачмыш иркән, Берничә көн анда җәүлан кылдым, дустлар; Гафиллектә күзем сукыр карамакда Остазымдин җөда булып калдым, дустлар. Остазым хак юлына кайткан ирмеш, Гафилләрнең хәтерен байткан ирмеш; Мең гафилне дөньяга аткан ирмеш, Бу халәтне һәргиз белмәй калдым, дустлар. Остазым бу җиһандин байык бизде, Гыйлем, хикмәт китапларын күңлә язды; Көне-төне күңел эчрә Коръән дөзде, Күргән игәч серен белмәй калдым, дустлар. Остазым хак гыйшкында тормыш ирде, Мәдрәсә, мәктүбханә дөзмеш ирде; Җөмлә мөрид табигыйда йөз ормыш ирде, Ул мәҗлесдә берничә көн тордым, дустлар.
______________________________________________
- Рахман изем – Рәхимле Аллам
- Капугын – капкасын
- Җәүлән – кәефләнеп йөрү
- Җөда – аерылу
- Һәргиз – һичбер вакыт
- Байык – ачык, анык