Мөхәммәд-Садыйк Иманколый һәм аның тәфсире «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән»
Мөхәммәд-Садыйк Иманколый (1870-1932) дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, язучы, шагыйрь, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүче һәм аңа аңлатма бирүче шәхес була. Ул 1870 елның 10 сентябрендә Казанда мулла гаиләсендә дөньяга килә.
М-С.Иманколый башта Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Үсмер яшькә җиткәч, кесәсендә бер тиен акчасы булмаган хәлендә, 1886 елда Бохара шәһәренә укырга китә. Бу вакытта аңа нибары 16 яшь. Булачак галим анда бик күп остазлардан гыйлем ала. Монда ул шулай ук тәсаввуф (суфичылык) белән дә таныша һәм рухи остазлар булган мөршид-ишаннарны да күрә. Ләкин аның берәр суфичылык тарикатенә ияргәнме, юкмы икәнлеге билгесез. Бу хакта ул ачыктан-ачык бернәрсә дә әйтми.
Бохарада сигез ел дин гыйлеме алганнан соң, М-С.Иманколый 1894 елда Казанга әйләнеп кайта һәм Яңа бистәдәге «Иске таш» мәчете исемле 6 нчы Җәмигъ мәчетенә Мөхәммәд Зариф Әмирхан хәзрәткә ярдәмче буларак икенче имам итеп билгеләнә. Биредә ул имамлык вазыйфасын 1931 елга кадәр башкара. Бу хакта танылган дин галиме Шакирҗан Хәмиди «Гуләмәләр тарихы» («Галимнәр тарихы») исемле китабында искә ала. Шулай ук ул М-С.Иманколыйның төрки шигырьгә осталыгы барлыгы, ысул җәдидкә каршы язмалары булуы, вәгазьләрен бик аңлатып сөйләве һәм Мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов хәзрәтләрен мактаган язмалары да барлыгы хакында яза.
1919 елда Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт Казан шәһәренең мөхтәсибе итеп сайлана һәм иң авыр елларда бу мөһим вазифаны үзенә йөкли. Әлеге җаваплы вазыйфаны ул 1924 елның гыйнварына хәтле башкара.
Октябрь революциясеннән соң дин тоту иреге чикләнә, мәдрәсәләр ябыла, дин гыйлемен укыту тыела. Чикләүләргә карамастан, Казанда 1925-1927 елларда андый мәдрәсә легаль булмаган рәвештә эшчәнлек алып бара. Биредә кырыклап имам әзерләнә. Ул мәдрәсәне рухландыручылар арасында Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт тә була, ул мәдрәсәнең имтихан комиссиясенең бер әгъзасы вазыйфасын үти. Бу эшчәнлеге сәбәпле совет органнары аны 1931 елда сыйнфый дошман дип кулга алалар. Шул рәвешле Мөхәммәд-Садыйк хәзрәт сәяси репрессияләр корбанына әйләнә.
1932 елның 15 маенда гаиләсенә язып чыгарылган хат кисәгендә: «Бүген тоткыннарны парахут белән Пермь ягына озаталар. Авыру сәбәпле, температурам югары, доктор мине калдырырга кирәклеген күрсәткән», — дип хәбәр итә, әмма аны калдырмыйлар. 400ләп тоткынны кечкенә елга парахуты трюмына шыплап төйиләр. Карт, авыру кеше, юлда өзлегеп, 1932 елның май аенда Красновишерский шәһәренең төрмәсендә вафат була. Мәетне җирләргә шәһәр мөселманнарына бирәләр. Ул бу шәһәрнең татар зиратында күмелә. Шул ук елларда бу каберлек союзкүләм зур кәгазь-картон фабрикасы «Красный пролетарий» төзелеш мәйданына кереп, фабрика шул зират өстенә салына.
Совет хөкүмәте чорында М-С.Иманколыйның хезмәтләре бөтенләй онытыла. Ләкин Мәсгүд ага Гайнетдинов һәм Вәлиулла хәзрәт Якупов тырышлыгы белән аның исеме яңадан киң җәмәгатьчелеккә чыгарыла һәм халыкка танытыла. 2000 нче елда М-С.Иманколыйның «Мөнәҗәтләр, газәлләр, касыйдәләр» исемле шигырьләр җыентыгы Мәсгүд Гайнетдинов тарафыннан әзерләнде һәм «Иман» нәшриятында бастырылып чыгарылды. Әлеге китап аркылы татар халкы М-С.Иманколыйны тирән фикерләүче шагыйрь буларак күрде.
М-С.Иманколый үзенең иҗади эшчәнлеген XIX гасырның 90 нчы елларында башлый. 1901 елда аның «Касаидү ләтыйфә» («Күркәм поэма») исемле шигыре дөнья күрә. Ул император Александр II нең үлеменә кайгы белдерү һәм император Николай II не тәхеткә утыруы белән котлау рәвешендә язылган поэма-элегия. 1923 елда аның «Диван Мөхәммәд-Садыйк Иманколый», ә 1927 елда «Әсрари дил» («Күңел серләре») исемле шигырьләр җыентыгы бастырыла.
М-С.Иманколыйның шигъри мирасының яртысын диярлек дини эчтәлектәге шигырьләр тәшкил итә. Ул алар аша кешеләргә үгет-нәсыйхәт бирә, дөньяның фани булуын аңлата, ахирәт дөньясында Аллаһ каршында хисап тотуны искә төшерә, халыкны намаз укырга, ураза тотарга, Аллаһны зурларга, Аңа дога кылырга, мәчеткә йөрергә, мәдрәсәгә барып дини белем алырга өнди. Аның Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә һәм аның могҗизаларына багышланып язган шигырьләре дә бар. Кайбер шигырьләрен ул тәнкыйди күзлектән чыгып язган. Мәсәлән, «Замана шәехләре» исемле шигырендә ул динне үз мәнфәгатьләре өчен кулланучы мулла-ишаннарны тәнкыйтьли. Ә менә дөньяви темаларга язылган кайбер шигырьләрендә ул, безнеңчә, шул чор татар милли аңы үсешендә яңа бер сәхифә ача. Ул үзенең шигырьләрендә илдә барган хәлләр хакында, татар халкының язмышы турында уйлана. Аның иҗатына XX йөзнең 20 нче еллары моң-зарын чагылдыру хас. Шагыйрь шул көн чынбарлыгына принципиаль кискен тәнкыйди мөнәсәбәт белдерә.
М-С.Иманколыйның иҗатына тукталсак, ул – дини хезмәтләр, шигъри әсәрләр, дәреслекләр, сүзлекләр авторы. Ул калдырган рухи байлык, аның хезмәтләре безнең көннәрдә дә яши һәм татар халкына файда китерә. Бигрәк тә, аның иң әһәмиятле хезмәте - «Тәсһилел-бәйән фи тәфсирел-Коръән» («Коръән тәфсиренең җиңеләйтелгән аңлатмасы») бүгенге көндә дә Коръәнне аңлауда гыйлем чыганагы булып тора. Ошбу тәфсирнең 748 биттән торган беренче томы 1910 елда Казан шәһәренең «Үрнәк» басмаханәсендә дөнья күрә. Ә 816 биттән торган икенче томы 1911 елның 11 августында «Еремеев» басмаханәсендә бастырыла. 1996 елда бу тәфсир Катарда репринт ысулы белән кабат нәшер ителде. Татар телендә иң эчтәлекле тәфсирләрнең берсе булганга, ул Идел-Урал төбәгендә генә түгел, ә төрки телдә сөйләшүче мөселманнар арасында, аеруча Урта Азиядә таныла. 2004 елда әлеге тәфсир хәзерге татар графикасына тәрҗемә ителеп 4 томда Казанда бастырылды.
Бастырылып чыкканнан соң, Казан имамнары «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен югары бәялиләр һәм туган телдә иң ышанычлы тәфсир дип атыйлар. Икенче том ахырында бу әсәрне бәяләүче хәзрәтләрнең исемнәре дә китерелә. Шулар арасында Казанның 4 нче Җәмигъ мәчете имамы Мөхәммәд Сабир хәзрәт бу тәфсир хакында: «Ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен карадым, бернинди хыйлаф сүз тапмадым. Мин аны гади халык аңларлык һәм галимнәр кабул итәрлек бик мәкъбүл күрдем» дип яза. Шулай ук Фатих Әмирхановның әтисе Мөхәммәд Зариф хәзрәт Әмирханов та бу тәфсиргә уңай бәя бирә. Үзенең рецензиясендә ул болай дип яза: «Казан шәһәренең мөгътәбәр мөдәррисләреннән ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсиренең мөәллифе дамелла Мөхәммәд-Садыйк Иманколый хәзрәтләре шушы җирнең милләтен кайгыртучы һәм динне яклаучы кешеләреннәндер. Гыйлем алучы шәкертләргә һәм мөгаллим әфәнделәргә мәзкүр тәфсирдән берәр нөсхәне булдыру шөбһәсез ләзимдер. Безнең ничә еллар буе бик күп тапкырлар нәшер ителгән «Тәфсир Фәвәид»не ихластан яратып укучыларга да ошбу «Тәсһилел-бәйән» тәфсирен алып файдалануны киңәш итәбез».
Мәкаләгә йомгак ясап шуны әйтергә була: М-С. Иманколый үзенең «Тәсһилел-бәйән» әсәре аша гарәп һәм фарсы тәфсирләрендә язылган мәгълүматларны татар халкына җиңеләйтеп, алар аңлый торган рәвештә җиткерде. Аның тәфсире Коръәнне татар телендә аңлатуда хәзерге көнгә хәтле үрнәк булып тора. Үзенең тәфсире аша ул татар халкына Коръәннең мәгънәләрен, иман нигезләрен һәм шәригать кануннарын аңлатырга тырышты.