Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле

Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле

Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле

Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукай Арча районының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә туа. Аның әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалим улы, Кушлавыч авылының мулласы, улы туганнан соң дүрт ярым айдан вафат була. Ике елдан соң, малайның тол калган әнисе Мәмдүдәне, Сасна пүчинкәсе мулласына кияүгә бирәләр, ә Габдулланы туган авылындагы фәкыйрь Шәрифә карчыкка асрамага калдырып торалар. Бу вакытта малайга ике яшь һәм сигез ай була. Соңрак, өч-дүрт айдан, аны әнисе үзенең яңа гаиләсенә ала.

 

Бәләкәй Габдуллага өч яшь һәм тугыз ай булганда, ул тулы ятим булып кала — аның әнисе дә вафат була. Малайны әнисенең әтисе — Зиннәтулла хәзрәт Өчиле авылына алып китә.

Бу ярлы гаиләдә балалар күп була. Габдулланың бабасы, Зиннәтулла хәзрәт, күрше авыллардан ризык теләнеп алып кайтып, балаларны ашата. Ятим малай монда ачлыкны да татый.

Күп тә үтми, Габдулланы барабызга утыртып, Казанга җибәрәләр. Анда малайны Печән базарында Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай асрамага алалар. Әмма чама белән бер елдан алар авырып китәләр һәм бала өчен борчылып, аны кире Өчиле авылына, бабасына җибәрәләр. Бу йортта балалар күп, ә ризык әз булганга күрә, Зиннәтулла хәзрәт, теләмәсә дә, Габдулланы асрамага бирергә мәҗбүр була.

Малайны Кырлай авылында яшәгән ир баласыз Сәгъди абзый белән хатыны Зөһрә абыстай уллыкка алалар. Бу авыл Тукайның күңелендә иң якын авыл булып кала. Монда ул чагыштырмача озаграк яши, укырга өйрәнә, мәдрәсәдә белем ала башлый.

1894 елның көзендә, Габдуллага тугыз яшь булганда, йортларына Бәдретдин исемле бер кеше килеп керә. Ул, Кушлавычта яшәүче, Тукайның ерак туганы булып чыга. Бәдретдин Габдулланы озак эзләүләрен, хәзер, ниһаят, табуларын сөйли һәм бу малайны үзе белән алып китәргә һәм Җаек каласында яшәүче җизнәсенә тапшырырга теләген белдерә. Карыша торгач, тәрбиягә алган әти-әнисе ризалашалар, һәм Габдулла белән Бәдри абзый юлга чыгып китәләр.

Шул ук төнне алар Кушлавыч авылындагы Бәдретдин йортына килеп җитәләр. Бәдретдин, Тукайны үз йортында калдырып, үз эшләре буенча бер ай чамасына Казанга китә. Бу вакытны Габдулла өйдә булган китапларны укый, авыл мәдрәсәсенә йөри.

Бәдретдин кайткач, малай белән икәү Казанга китәләр. Анда Габдулланы асрамага алган әти-әнисен, Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстайны очраталар, өйләрендә куналар. Икенче көнне кунакханәдә Алты-биш Сапый исемле кешене көтеп калалар. Ул Габдулланы, җизнәсенең соравы буенча, Казаннан Җаекка илтергә тиеш була.

Алты-биш Сапый килгәч, берничә көннән, алар Җаекка таба кузгалалар. Юл унсигез көн дәвам итә. Габдулла өчен бу сәфәр бик авыр була. Җаекта җизнәсе Галиәсгар Габдуланы «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә укырга бирә. Малай бик тырышып, уку белән кызыксынып белем ала. Соңрак (10 яшендә) җизнәсе аны урыс классына да укый. Монда Габдулла урыс язучылары белән дә таныша.

1900 елны, Габдуллага ундүрт яшь булганда, җизнәсе Галиәсгар вафат була. Габдулла «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә торып укырга күчә. Монда ул 1906 елның ахырына кадәр яши.

1902 елда Тукай дусты Габ-делвәлидән төрек телен өйрәнә, төрек әдәбиятын укый шулай ук, шигырьләр дә яза башлый. Мәдрәсәләрендә Нуриәхмәт исемле яңа мөгаллим турында сатирик шигырен яза. Бу Габдулланың беренче шигырьләреннән дип санала.

1904 елны, ул Камил Мотыйгый чыгара башлаган «Әлгасрелҗәдит» журналының язучыларыннан берсе була һәм журнал идарәсендә редколлегия әгъзасы булып эшли. Ул язган шигырьләр һәм мәкалләр беренче булып шунда басылып чыга, һәм шунда аны «Әдип» дип атый башлыйлар.

Шулай ук, 1904 елны, Тукай хаҗга киткән хәлфә Гомәр Хөсәенов урынына дүрт ай буе «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә балалар укыта. Ул уку бүлмәсенә моңа кадәр булмаган кара такта алып кереп элә, балаларны укытканда язуга, телгә, хисапка игътибар бирә.

Бу елларда Габдулла Тукай әдип, шагыйрь буларак бик нык үсә. Газет-журналлар чыгаруда актив катнаша. 1905 елның ноябрь ахырында Камил Мотыйгый җитәкчелегендә «Фикер» газетасы чыга башлый. Габдулла бу газетаны чыгаруда бик актив катнаша. Камил Мотыйгый аны шул газетага мөсаххих итеп куя. Габдулла бу эшендә иң беренче хезмәт хакы итеп сигез сум алса, соңрак айга егерме биш сум ала башлый. Бу газетада Тукай төп эшләрне алып бара, шигырь һәм мәкаләләре дә даими рәвештә басылып тора.

1905 елның декабрендә Габдулла Тукай «Мотыйгыя» мәдрәсәсеннән яңа ачылган «Казан» кунакханәсенә яшәргә күчә. Шул вакыттан ул тулысынча шагыйрьлек, публицист-журналистлык юлы буенча китә.

1907 елда Тукай Казанга килүен хыялланып «Пар ат» шигырен яза. Шул ук елның февралендә Камил Мотыйгыйдан нәширлек һәм мөхәррирлек хокукы алынганга күрә, ул матбагасын сакларга вәгъдә иткән сәүдәгәр Мортаза Гобәйдуллинга сата. Ләкин Мортаза үз вәгъдәсен үтәми, Тукай эшсез кала.

1907 елның октябрендә Габдулла Тукай Казанга яшәргә күчә. Ул «Болгар» кунакханәсенең өченче катындагы 40нчы бүлмәгә урнаша. Ул монда 1912 елның декабренә кадәр яши.

Тукай Казанга үпкә авыруы белән килә. Казанда табиб шагыйрьдә икенче стадиядәге үпкә авыруын таба. Әмма ул моңа зур игътибар бирми, дәваланмый.

Казанга килгәннән соң беренче айларда ук, Габдулла күп мәшһүр әдипләр белән таныша. Соңрак ул «Китаб» нәшриятына экспедитор булып эшкә урнаша, аена 25 сум хезмәт хакы ала.

1911 елның башында, Габдулла Тукайның үпкә авыруы көчәеп китә. Шул сәбәпле, Сәгыйть Рәмиев аны кымыз белән дәвалау, яхшы табибка күрсәтү өчен, үз янына, Әстерханга чакыра. Тукай бу чакыруны кабул итә һәм, 23-24 апрельдә Әстерханга китә. Сәгыйть Рәмиев аны Нариман исемле табибка алып бара. Табиб Габдулланы карап, аңа кымыз эчеп көч җыярга тәкъдим итә.

Соңрак Тукай Идел аръягындагы «Калмык Базары» исемле татар авылында яшәгән Шәһит Гайфи исемле мөгаллимгә торырга күчеп, атна-ун көн эчендә кымыз эчү белән бераз дәвалана һәм ял итә. Аннары ул кире Әстерханга, Сәгыйть Рәмиев янына әйләнеп кайта.

6 июньдә Габдулла Тукай Казанга кайтырга чыга. Күп тә үтми, Тукайның яңадан авыруы көчәя. Моңа сәбәп булып шулай ук ул яшәгән «Болгар» кунакханәсендә бик салкын булу да тора. Шуңа күрә, ул декабрьнең урталарында «Болгар» кунакханәсеннән «Свет» кунакханәсенә күчеп тора башлый. Әмма монда да салкын була, һәм ул әнисенең туган авылына, Өчилегә, Кәшфелкәбир йортына яшәргә китә.

Авылга Габдулла Тукай бик начар хәлдә килеп җитә. Аны бик яхшы каршы алалар. Кәшфелкәбирнең хатынының сүзләре буенча, ул чанадан да үзе тора алмый, ире белән икәүләп култыклап өйгә алып керәләр. Кәшфелкәбирнең җирендә, үзләре яшәгән йорттан кала, кышын ягылмый торган кечкенә генә бер йорт була. Соңрак, аны җылытып, Тукайны шул өйгә күчерәләр. Йорт көненә ике тапкыр ягыла, җиңгәсе һәр көнне аңа үрдәк шулпасы пешереп кертә, алдында гел җылы сөт була.

Бераздан, хәле әйбәтләнә төшкәч, Тукай урамга чыгып йөри башлый, авыл мәктәбенә барып, балаларның белем алуларын карый, ә төнен иҗат эше белән шөгыльләнә.

1912 елның феврале ахырында Габдулла Тукай Казанга кайта.

1913 елның февралендә Тукайның хәле бик начарая, һәм 26 февральдә, иптәшләренең киңәше белән, ул Казандагы Клячкин шифаханәсенә керә. Гомеренең соңгы айларында да, ул мәкаләләр һәм шигырьләр язуыннан туктамый.

Үләр алдыннан Габдулла Тукай, нәширләрдән алачак биш йөз сум акчасын, бер ятим татар баласын стипендия биреп укыту өчен тотарга кушып, телдән васыять әйтә.

1913 елның 2 апреленең кичке сигез тулып унбиш минутта, шагыйрь Габдулла Тукай бу дөньядан китә. 4 апрельне, сәгать икеләрдә шагыйрьгә җеназа намазы укыла. Җеназаны Фатих Әмирханның әтисе — Зариф хәзрәт Әмирхан укый, анда биш-алты меңләп халык катнаша.

 

Мәгълүмат Габдулла Тукайга багышланган рәсми сайттан алынды

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...