Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин нәсыйхәтләре

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин нәсыйхәтләре

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин нәсыйхәтләре

Күркәм дога

Әллаһуммәхфазил-исламә вәл-иманә галәйнә гындәл-мәмәти вәл-хәяти бирахмәтикә йә әрхамәр-рахимиин. «Ий, Аллаһым! Сакла исламны һәм иманны үлгәндә һәм исән вакытта, Синең рәхмәтең белән, ий, Рәхимлеләрнең Рәхимлесе».

 

Хикәя

Мөэминнәрдән зур җәмәгать Гомәр хәлифә булган заманда Гали радыаллаһу ганһу (Аллаһ аннан разый булсын) янына килде. Ул мөселманнар хәзрәти Муса белән хәзрәти Хозыр баргач, кунак итмәгән яһүдләрнең нәселеннән иделәр һәм әйттеләр: «Ий, мөэминнәрнең хуҗасы! Без Аллаһы Тәгаләнең берлеге һәм Мөхәммәд саллалаһу галәйһис вәсәлламнең пәйгамбәрлеге белән икърар итүчеләрбез. Сиңа бер хаҗәт белән килдек. Әгәр шул хаҗәтебезне үтәсәң, сиңа ун дөя алтын бирербез», – диделәр.

Гали радыаллаһу ганһу: «Хаҗәтегез нәрсә булыр?» – дип сорады.

«Ий, мөэминнәрнең түрәсе! Һәрбер Коръән укучы безнең бабаларыбызны шелтәли», – диделәр.

Гали хәзрәт: «Бәс, ул авыл халкы Хозыр белән Муса галәйһиссәламне кунак итүдән баш тартты. Бабаларыгыз заманнарының иң сараннары булганнар. Мин Аллаһы Тәгаләнең сүзен үзгәртеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрелергә кәфер яисә монафикълардан түгелмен», – диде.

 

Тәнбиһ (кисәтү)

Карендәшләр, белегез, Аллаһы Тәгаләнең юлы мәшәкатьледер. Кабул ителмешләр җөмләсенә керү бик авырдыр. Вакытында кабуллык аз гына нәрсә белән булыр. Әмма вакытыннан соң бик кыйммәтле нәрсә белән дә табылмас. Вакытында ярты күмәч бирсәләр, максудлары (теләкләре) була иде. Әмма вакытыннан соң ун дөядәге алтын белән дә булмады. Бәс, әй, мөэмин, изгелекне вакытында кылырга тырыш. Терек (исән) вакытыңда ярты күмәч берлә тапкан нәрсәне, үлгәч, үзеңне һәм җаныңны биреп тә таба алмассың. Дөньядагы бер изгелеккә ун савап булганда хәзерләнмәсәң, ахирәттә кырык еллык хәзинә белән дә бер савап таба алмассың.

 

Вәгазьләнүне теләүче хакында

Бер ир (ул заманының галиме булган) олуг бер галим янына килде һәм: «Әй, мөселманнарның имамы, миңа вәгазь кыл, Аллаһы Тәгаләгә якын була торган нәрсәне өйрәт», – дип сорады. Галим әйтте: «Вәгазь кылганчы синең үзеңнән ике мәсьәлә сорамакчы буламын. Әгәр җавап бирсәң, теләгәнчә өйрәтермен», – диде. Бу ир: «Сора», – диде. Галим әйтте: «Аллаһы Тәгалә дөньяны ахирәттән артык иттеме?» – диде. Бу ир: «Аллаһы Тәгалә ахирәтне дөньядан артык кылды», – диде. Шуннан галим: «Әй ир, син дөньяны сайлыйсыңмы яисә ахирәтнеме?» – дип сорады. Бу ир: «Дөньяны ахирәттән күбрәк сөямен», – диде. Шуннан соң галим: «Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәсәллам байлыкны сөя идеме яисә фәкыйрьлекне сөя идеме?» – дип сорады кабаттан. Бу ир: «Рәсүлемез фәкыйрьлекне байлыктан артык күрде һәм фәкыйрьлекне сөйде», – диде. Галим әйтте: «Әй ир, син фәкыйрьлекне сөясеңме яисә байлыкнымы?» Бу ир: «Мин байлыкны сөямен, фәкыйрьлектән артык күрәмен», – диде. Галим әйтте: «Аллаһы Тәгалә рәхмәт кылсын, хәзер мин сораган нәрсәләргә Аллаһы Тәгалә һәм рәсүлемез теләмәгәнчә җавап бирдең. Бәс, үгет-вәгазь сиңа бик муафыйк булсын, бар кайт, эшеңне төзәт, гадәтеңне алмаштыр. Ахирәтне сөй, дөньяны ким тот, фәкыйрьлекне сөй, байлыкны ким тот. Шайтанны дошман тот. Бу рәвештә эшләсәң, Аллаһы Тәгаләнең сөеклеләреннән булып, җәннәт әһеленнән булырсың», – диде.

 

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...