Добруҗа – Балкандагы “кече Татарстан»

Добруҗа – Балкандагы “кече Татарстан»

Балкан ярымутравының төньягында хәзерге Румын һәм Болгар җирлекләрендәге тарихи өлкә Добруҗа дип атала. Анда элек-электән төрки мөселман халыклары яшәгән, үз тарихында бик күп борылышларны үткән.

 

Добруҗада төрки халыклар бик борынгы заманнардан ук бар. 678 елда Идел буе болгарлары Аспарух хан җитәкчелегендә Дунайны кичеп чыгып, Төньяк Добруҗада яшәүче славян халкын буйсындырганнар. Ләкин акрынлап алар үзләре дә шул милләт белән катнашып китәләр. Соңгы гасырларда төбәккә бәҗәнәкләр, угызлар, команнар кебек төрле төрки кабиләләр күченеп килгән. XIII гасырда монда сәлҗүкләр дәүләтеннән монголлар һөҗүменнән качып күчүчеләр дә килеп чыккан.

XIV-XV гасырларда Добруҗа Госманлы дәүләте составына керә. Госманлылар заманында төбәк халкының күпчелеген төрки-мөселманнар тәшкил иткән, ләкин христиан авыллары һәм шәһәрләре дә сакланып калган. Россия дәүләте Кырымны һәм төркиләрнең башка тарихи җирләрен басып алгач, Добруҗага күпләп Кырым татарлары һәм башка төрки халыклар күчеп килә башлый. Бу чорда төбәктә Кырым татарларының саны шулкадәр зур була ки, Добруҗаны «кече Татарстан» дип атыйлар.

1878-1878 еллардагы рус-төрек сугышы барышында Добруҗа Россия тарафыннан яулап алынса да, Сан-Стефан һәм Берлин солых килешүләре нигезендә, бу төбәк Румын һәм Болгар арасында бүленгән була. Берничә сугыш барган чакта Көньяк Добруҗа бу илләрнең әле берсенә, әле икенчесенә күчә, ниһаять, 1940 елның 7 сентябрендә имзаланган солых килешүе буенча ул Болгариягә бирелеп, хәзерге Болгар-Румын дәүләт чикләрен билгели.

Күп кенә кыенлыкларга һәм җәберләүләргә карамастан, Икенче бөтендөнья сугышына кадәр Добруҗада мөселман мәктәпләре эшләвен дәвам итә. 1930 елларга кадәр төбәктә хәтта шәригать судлары да булган. Мөселманнар шулай ук мәдәни һәм дини-агарту эшчәнлеген алып барганнар, бик күп газеталар чыгарганнар.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң коммунистлар режимы барлык мөселман мәктәпләрен һәм газеталарын яптыра, ә мөфтиятләрне һәм югары дәрәҗәле затларны үз кул астына алып халык белән идарә итүдә файдалана. Авыл җирендә күмәкләштерү үткәрелә һәм мөселманнарның җирләре тартып алына. Әгәр элек җирле халык үз ихтыяҗларын канәгатьләндергән, шулай ук ит, сөт, сыр, балык һәм башка ризыкларны чит илләргә саткан булса, коммунистлар чорында ул авыр вакытлар кичергән.

Румын составына кергән Төньяк Добруҗа халкы хәзер якынча 850 мең кеше дип бәяләнә. Бу халыкның якынча 5% төркиләр һәм добруҗа татарлары вәкилләре булган мөселманнар тәшкил итә. Болгариягә караган Көньяк Добруҗа халкы якынча 400 000 кеше тәшкил итә, шуларның якынча 30% ы – төрекләр һәм татарлар. Алар аеруча Лудогориядә, Силистра һәм Тутраканда күп.

Добруҗаның иң күп санлы азчылыклары булган төрекләр, татарлар һәм чегәннәрдән тыш, бу төбәктә шулай ук аз санда яһүдләр, әрмәннәр, греклар һәм урыслар яши. XIX гасырда Төньяк Добруҗга килеп урнашкан алманнар 1945 елдан соң Алманиягә китәләр. Төбәктә урыс иске дин тотучылары тупланып яши торган берничә җирлек бар, аларны липованнар дип атыйлар.

XVIII гасырда Петр патшаның реформаларын кире кагып һәм үз карашларын саклап калырга теләп, Госманлы дәүләтендә сыену урыны эзләгән иске христиан диненең нәсел варислары.

Румын Добруҗасы Тулча һәм Констанца өязләреннән тора. Болгар Көньяк Добруҗаны бүлгән, көнбатыш өлешен Русен өлкәсе белән, ә көнчыгыш өлешен Варна өлкәсе белән тоташтырган, Добруҗаның тарихи бердәмлегенә һәм бөтенлегенә чик куйган. Румыннар бу тарихи өлкәнең үз составына кергән җирлекләрен румынлаштырырга омтыла, ә Болгария болгарлаштырырга омтыла.

Добруҗада әле дә Госманлы дәүләте чорындагы һәйкәлләр саклана. Төньяк Добруҗада Бабадаг шәһәре тирәсендә төбәккә ислам динен алып килгән суфи Сары Салтук кабере, шулай ук башка суфиларның каберләре бар. Алар арасында XVI йөздәге Гази Али паша кабере һәм мәчете аерылып тора. Мәчеттә 1982 елдан бирле намаз укымыйлар, ләкин реставрация үткәрелгән. Бабадагада әлегә кадәр өч фонтан һәм Госманлы чорының берничә йорты тора. Исакчада бер хатынның мәчете һәм мавзолее, ә Тулчыда, Хыршовода һәм Мәчинәдә мәчетләр сакланып калган.

Мангалия шәһәрендә 1590 елда төзелгән «Эсмехан солтан» мәчете бар. Ул Румын иленең иң борынгы мәчете. Аның янәшәсендә 300 елдан артык каберләре булган мөселман зираты урнашкан. Мәчет тә, зират та Румын иленең тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән.

Көньяк Добружда, бигрәк тә Лудогориядә, шактый күп төрки халык саклана. Әмма күп кенә җирле төрекләр һәм татарлар, хакимият басымына дучар булып, аерым алганда, исем-фамилияләрне Болгарныкына үзгәртү кампаниясе барышында Төркиягә китүне өстен күрәләр. Моннан тыш, төбәкнең күп санлы төрки топонимнарының бер өлеше Болгар топонимнарына үзгәртелгән.

Болар барысы да Добруҗадагы мөселман халкының акрынлап үз тиңдәшлеген югалтуына китергән. Шулай ук Госманлы дәүләте чорыннан калган мәчетләр, каберлекләр һәм җәмәгать биналары кебек һәйкәлләр саны кими бара.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...