Хүрем солтан – юмарт иганәче хатын

Хүрем солтан – юмарт иганәче хатын

 

Мөхтәшәм Сөләйманның хатыны Хүрем китапларда һәм киноларда еш кына хакимлек итү өчен бар нәрсәгә дә әзер булган хәйләкәр хатын буларак сурәтләнә.

 

Шулай булса да Госманлы дәүләтендә ул иң юмарт иганәче хатын буларак тарихка кереп калган. Аның эшчәнлеге Стамбулны гына камап алмыйча, Балканнан алып Иерусалимга кадәр булган дәүләтләргә кадәр таралган, дип яза Сабри Чәләби улы.

Хүрем улы Мәхмәтне тапкач, солтан Сөләйман аңа рәхмәт йөзеннән яхшы керемле күп кенә җирләрне бүләк итеп бирә. Шул керемнән хасәки иганәчелеккә зур суммалар сарыф иткән, хәйрия фондлары (вакыфлар) булдырган.

 

Хасәки Хүрем солтанның Стамбулдагы үзәге

Бу көллия 1538-1550 елларда Мимар Синан исемле архитектор тарафыннан төзелгән һәм ул мәдрәсә, мәчет, мәктәп, ә иң мөһиме шифаханә – Дәрүш-шифа биналарын үз эченә алган. Ул хәзер дә “Төркиянең сәләмәтлек министрлыгы гомумбелем һәм эзләнүләр Хасәки шифаханәсе” дип атала. Бу үзәк һәркөнне меңләгән кешене кабул итә. Шулай итеп ул даими рәвештә хезмәт күрсәтеп тора.

Хүрем солтан шәхсән үзе мәдрәсә өчен китаплар ала, китапханә булдыра, шулай ук белем бирүгә зур өлеш кертә. Хасәки бу үзәкне генә төзеп калмый, дәвалау һәм дару чыгымнарын да үз өстенә ала.

Айя Сафияга каршы якта төзелгән Хүремнең мунчасы Стамбулда иң искеләрдән санала, ул солтан тарафыннан шифаханәне финанслау өчен төзелгән була.

 

Иерусалимда иң беренчеләрдән булган һәм зур госманлы вакфы

Хүрем тарфыннан төзелгән иң әһәмиятле вакфларның берсе Имарат үзәге (хәйрия ашханәсе) дип йөртәләр. Ул Иерусалимда (әл-Кудста) урнашкан. Госманлы дәүләте тарафыннан Иерусалим (әл-Кудс) яулап алынгач, бу үзәк госманлыларның иң зур хәйрия фонды була. Имарат фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне ашата һәм аларга матди ярдәм күрсәтә һәм бүгенге көндә дә шул юнәлештә эшчәнлеген дәвам итә.

 

Изге шәһәрләр

Хүрем солтанның хәйриячелек хезмәте Ислам диненең өч шәһәрен камап ала. Ул вафат булгач, солтан Сөләйман аның исеменнән васыятенә таянып Мәккә белән Мәдинәдә дә Имаратлар төзетә. Кызганычка каршы алар безнең көннәргә кадәр сакланып калмаган.

 

Мостафа пашаның караван сарае, мәчете һәм Җиср имараты

Бу үзәк Капыкүледән ерак булмаган җирдә вакф буларак төзелгән, мосафирларны ашату һәм ял итеп чыгу урыны буларак хезмәт күрсәткән.

“Хүрем солтанны сериалдан түгел Айя Сафия яныннан эзләгез”

Тарихчы Мостафа Гүлер әйтүенчә: “Телевизор сәнгате безне уйлаудан мәхрүм итә. Без һәркөнне Стамбулда Хасәки Хүрем солтанның үзәген күрәбез. Аның нечкәлекләрен, бөек сәнгать дәрәҗәсен, юмартлыгын һәм кешеләр каршында булган бурычын никадәр тирән аңлаганы өчен ул үзе безнең карашыбызны үзгәртергә мәҗбүр итәргә тиеш. Хүремне сериаллардан эзләүдә мәгънә юк. Без бүген дә Айя Сафия янында төзелгән аның мунчасына, мохтаҗларны бушка ашатучы имаратына һәм шифаханәсенә карап аны күрә алабыз”.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, сәясәт эшендә еш кына солтаннарның хатыннары эшчәнлегенә басым ясала, үз улларын тәхеткә утыртырга теләкләренә аеруча да игътибар бирелә. “Аларның чынлап күрсәткән хезмәтләре күләгә астында кала. Бу хатыннарны бары тик балаларын тәхеткә утыртырга теләп хәйлә корганнар дип күзаллыйлар. Дөресен генә әйткәндә безнең беребез дә бу мөмкинчелектән баш тартмас иде дип уйлыйм. “ Минем улымның сәләте юк, ул хакимлек итәргә тиеш түгел”, - дип әйтүе бик авыр”.

 

Гөләндәм Әхмәтханова

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Хаҗ – Аллаһка якынаю юлы

Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров үзенең хаҗда булган кичерешләре белән уртаклаша:   Минем Мәккәдә алтынчы мәртәбә булуым. Бу юлы төркемдә Россиянең төрле төбәкләреннән – Татарстаннан, Оренбург шәһәреннән, Красноярскидан, Чиләбе, Самара, Тольяттидан төрле милләт кешеләре...


Корбан гаете

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә,...


Сугыш чоры балалары

22 июнь – илебез тарихында иң коточкыч көннәрнең берсе, ул кара хәрефләр белән язылган хәтер һәм кайгы көне. Нәкъ шул иң озын көндә, дөресрәге – 1941 елның 22 июнь таңында фашистик Германия илебезгә бәреп керә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта безнең илебез 27...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...