Апанай мәчете үткәне һәм бүгенгесе

Апанай мәчете үткәне һәм бүгенгесе

Апанай мәчете үткәне һәм бүгенгесе

Апанай мәчете – Казанда Екатерина II боерыгы белән 1768-1769нчы елларда төзелгән ике таш мәчетнең (беренчесе - Мәрҗәни мәчете) берсе. Ул вакытта Иске Татар бистәсендә яшәүчеләр Рәсәй дәүләте башлыгыннан таш мәчетләр төзергә рөхсәт сорыйлар. Патшабикә уңай җавап бирә. Бу уңайдан кызыклы тарихи бер факт. Ул заманда мәчетләр төзелешенә каршы чыгучылар була, бигрәк тә манаралар биеклеге эчләрен пошыра. Шул чакта Әби патшаның: “Мин аларга җирдәге урыннарын күрсәттем, ә күк минем биләмә түгел!” дигән сүзләре мәгълүм.

 

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының карары нигезендә 1930 елда ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла.

1995 елда мәчетне мөселман мәхәлләсенә кайтаралар. Шул вакыттан алып, фаҗигале төстә вафат булган көненә кадәр, мәчетнең имамы мәшһүр дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов булды. Апанай мәхәлләсе бөтен Россиягә билгеле булган “Иман” нәшрияты эшчәнлеген дәвам иттерә.

Бүгенге көндә мәчетнең имам-хатыйбы булып 1999 елдан бирле Вәлиулла хәзрәт янында хезмәт иткән җөмһүриятебезнең билгеле дин әһеле Нияз хәзрәт Сабиров эшли. Мәчет Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мөхтәсибәтенә керә.

1997-2011 елларда Апанай мәчетендә комплекслы төзекләндерү эшләре үткәрелде. Манара, михраб, эчке яктагы ике этажы торгызыла. Мәчет федераль әһәмияткә ия һәйкәлләр исемлегенә керә.

Мәчет янында зур булмаган административ бина тора. Шул бинада ирләр һәм хатыннар өчен тәһарәтханәләр урнашкан.

Мәчеттә ел дәвамында балалар һәм олылар өчен ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә. Җәйге каникуллар вакытында мәктәп яшендәге балалар өчен әхлак дәресләре уздырыла. Әлеге дәресләрдә балаларга ислам нигезләрен һәм әхлак кагыйдәләрен өйрәтәләр. Шулай ук мәдәни чаралар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, уеннар оештырыла.

 

Нияз хәзрәт Сабиров

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...