Мәдинә шәһәрендә Сәлман әл-Фәрисинең бакчасы

Мәдинә шәһәрендә Сәлман әл-Фәрисинең бакчасы

Мәдинә шәһәрендә Сәлман әл-Фәрисинең бакчасы

 

Бу бакча Мәдинә Мөнәүвәрә шәһәрендә матур тарихи урын булып тора. Нәкъ менә монда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Сәлман әл-Фәрисине (Аллаһ аңардан разый булсын) коллыктан азат итү өчен 300 финик пальмасын утырткан.

 

Сәлман әл-Фәриси (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең сәхабәсе булган. Ул тумышы белән Фарсы иленнән. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч Ислам динен кабул итә.

Сәлман әл-Фәрисинең бакчасы Мәдинәдә тарихи урыннардан санала һәм ул Пәйгамбәребез мәчетеннән 9 км ераклыкта урнашкан. Бакчага бару өчен юл – ул Пәйгамбәребез мәчете яныннан кузгалып китүе кулайрак. Бакчада төче сулы кое бар, у финик пальмаларын сугару өчен кулланыла. Бу урынга хаҗилар, Мәккәне һәм Мәдинәне зиярат итәргә теләүчеләр килә. Алар монда бу коедан татлы су эчә алалар һәм бу изге урында финик сатып алырга да була.

Бу бакча Ислам тарихында гаҗәеп әһәмияткә ия. Чөнки ул Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре тарафыннан Сәлман әл-Фәрисине коллыктан азат итү өчен утыртылган. Аллаһ Тәгалә аларның барысыннан да разый булсын.

Сәлман әл-Фәриси ислам динен кабул иткәндә Бәнү Курайза кабиләсеннән булган бер яһүднең колы була. Шул сәбәпле ул мөселман кардәшләре белән даими бәйләнештә тора алмаган һәм сугышларда да катнаша алмаган. Мәсәлән ул Бәдер һәм Өхед сугышларында катнашмаган. Шуңа күрә ул хуҗасыннан билгеле бер түләүгә үзен азат итүне сораган. Хуҗасы риза була, әмма бик зур бәя куя һәм моннан тыш аның бакчасында 300 финик пальмасы утыртырга куша. Сәлман әл-Фәриси (Аллаһ аңардан разый булсын) бу шартларны үти алмаячагын аңлап, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә мөрәҗәгать итә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үз чиратында сәхабәләреннән ярдәм сорый. Мөселманнар финик үсентеләрен садака итеп бирәләр һәм шулай ук аларны утырту өчен чокырлар казыйлар. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам үзенең мөбарәк куллары белән 300 пальма утырта. Әмма Сәлман әл-Фәриси (Аллаһ аңардан разый булсын) моннан тыш билгеле бер сумма да түләргә тиеш була.

Шул вакытта бер кеше Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә килеп, йомырка зурлыгындагы алтын кисәген фәкыйрьләргә садака итеп тапшыра. Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам бу мөмкинчелектән файдаланып, сәхабәләренә, колны азат итүче өчен бирелгән садака фәкыйрьләргә бирелгән садакадан яхшырак булуын хәбәр итә. Аннан ул бу алтынны Сәлман әл-Фәрисигә бирә. Ул бу алтынның җитәрлек түгел хуҗасы күбрәк сораганын әйткәч, Пйәәгамбәребез галәйһиссәлам аңа: “Ал, Аллаһ моның белән синең буручыңны түләр”, - дигән. Дөрестән дә, бу алтын кисәге Сәлман әл-Фәрисинең (Аллаһ аңардан разый булсын) хуҗасы күпме теләгән булса, шулкадәр күләмдә булып чыга. Шулай итеп ул коллыктан азат ителә.

Бу вакытлардан соң 1440 ел узса да, бакча элеккечә үз урынында, әлбәттә пальмалары инде Пәйгамбәребез галәйһиссәлам утыртканнары түгел.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


Мәшһүр шәхес – Имам Бохари

(Аллаһның рәхмәтендә булсын) Имам Бохари хәзрәтләре һәм аның хәдисләр җыентыгы “Сахих Бохари” турында ишетмәгән кеше юктыр. Бүгенге көндә күп кенә мөселманнар бу җыентыктан файдалансалар да, җыентыкның авторы турында мәгълүматлары юк. Коръән Кәримнән соң иң ышанычлы китап буларак...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...