Бишбалтаның биш почмагы: Хәсән Туфан көймәсе, борынгы зират, мәчет биләмәсендәге чүплек

Бишбалтаның биш почмагы: Хәсән Туфан көймәсе, борынгы зират, мәчет биләмәсендәге чүплек

Идел буенда койма белән әйләндереп алынган, эчке ягына агач, адәм буе кадәр үлән үсеп беткән борынгы зират утыра. Идел ярында су коенган, кызынып яткан, музыканы бөтен көчкә ачып куеп, катерда җилдерүчеләр ул каберлек турында белми дә торгандыр. Шуңа өстәп, зиратның күпмедер өлеше су астында калу ихтималы да бар, ди.

Борынгы татар зираты янын төзелеш комы алу өчен дип бүлеп биргәннәр дигән хәбәр дә таралган иде. Каберлектәге сөякләргә, гомумән тарихи зиратка кул сузучыларга җавап итеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Ачык Университет Казанның иң борынгы урыннарының берсе булган Бишбалта, яки Адмираллык бистәсе буенча экскурсия оештырды.

Бишбалта тарихы

Бишбалта бистәсе – Казанның иң борынгы урыннарының берсе. Монда татарлыкның эзе дә юк кебек. Татарлык сизелеп торган бер генә объект та юк кебек тоела башта. «Провинция», кыскасы. Әмма татарлыкның исе дә килмәгән кебек тоелган бистәдә татар тамырлары бар. Урамнарыннан атлап барганда татарча орнаментлы тәрәзә рамнары, Хәсән Туфанның Бишбалта мәктәбендә укытуы, Сара Садыйкованың бабасының сакланып калган йорты – һәммәсе. Йөри һәм өйрәнә башласаң, Бишбалтаның чын татар бистәсе булуына инанасың. Кызганыч, элеккеге татарлык сакланып калмаган биредә.

Чыганаклар буенча, Богылтау тавында Бишбалта авылы якынча 1000 елларда болгарлар тарафыннан нигезләнә. Идел буе Болгары хакиме Абд ар-Рахман ибн Мөэмин төньяк чикләрен саклау өчен Богылтау тавында кирмәнгә нигез сала. Шулай ук бу болгар әмире Бишбалта кирмәне янында Казан кирмәнен нигезли. Ике кирмән Идел буе Болгары дәүләтенең төньяк чикләрендә сәүдә, һөнәрче (соңрак хәрби дә) үзәгенә әверелә.

Бишбалта авылы тирәсендә нарат һәм имән урманнары булган. Шуңа күрә болгарлар монда көймәләр ясый башлыйлар. Гомумән, Бишбалта исеме дә биш балтачы дигәннән килеп чыккан, чөнки монда балта осталары яшәгән. Осталарга бистәдә хәзер һәйкәл дә куелган. Пычкы белән агач кисеп торучы осталар һәйкәле. Аннары патша басып алганнан соң бу җирләрне монастырьгә бирәләр һәм кенәгәләрдә җирлекнең исеме «Бешбулда» дип язылган була. Ягъни, Бишбалта яңа гына уйлап табылган исем түгел.

Хәзер Бишбалтаны Адмираллык бистәсе дип атыйлар, чөнки Казан тарихында тагын бер үзенчәлекле вакыйга да шушы бистәдә була. Казан ханлыгы буйсындырылганнан соң бер ярым гасыр узгач, 1718 елда Петр I Санкт-Петербургтан соң илнең икенче адмираллыгын Казан янында нигезләргә боера. Адмираллык нәкъ менә Бишбалта бистәсендә оештырыла. Казанның Адмираллык бистәсендә баш Идел флоты, Каспий диңгез флоты ясала, Адмираллык бистәсеннән Фарсы походы башлана.

Адмираллык 1829 елда эшчәнлеген туктата, дөресрәге, ул Каспий диңгезенә якынрак булган Әстерханга күчерелә. Адмираллык бетерелсә дә, бу бистә барыбер Адмираллык бистәсе дип йөртелә. Тик аның Бишбалта бистәсе дигән исеме халык телендә булса да сакланган әле.

Шуңа өстәп, бистәдәге олы урам – Клара Цеткин урамын 2005 елда, урамнарның тарихи исемен кайтару боерыгы чыккач, Бишбалта урамы дип үзгәртәләр. Әмма, ни кызганыч, бер елдан боерык кире алына.

«Бишбалта гомер-гомергә эшчеләр бистәсе булган. Башта агач белән эшләгәннәр, аннары Адмираллык ачылгач, корабльләр төзегәннәр. Мондагы кешеләрнең яшәяеше гел эш белән бәйле булган. Хәзер без бөтенләй башка бистәне күрәбез. Элек ул пычраграк та булган. Кешеләр болай гына күченми инде монда», – дип сөйләп китте экскурсияне алып баручыларның берсе, журналист Рәдиф Кашапов.

Үзәк урамнардан күпкә аерылып тора бистә. Монда бөтенләй башка дөнья кебек. Әйтерсең, ул бөтенләй Казан түгел. Күпкатлы йортлар белән янәшә гади авыл йортлары утыра, аларның да күбесе җимерек. Иделгә табарак шәхси секторлар күбәйгәннән күбәя. Араларында катлы-катлы коттеджлар да, җимерелеп, җиргә сеңеп баручы иске агач йортлар да бар. Адым саен өянкеләр, чүп үләннәре үсеп утыра.

Мәчет урынында – чүплек

Столяров паркындагы пычрак фонтан һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Столяровның үзенә куелган һәйкәл яныннан Бишбалта мәчетенә таба киттек. Кызыл кирпечтән, өске өлеше купол кебек итеп ясалган мәчет 2000 нче еллар башында төзелә. Ул Болгар, Бохарадагы мәчетләргә охшамаган.

Бишбалта бистәсендә элек ике мәчет булган. Бишбалтаның беренче мәчете 1805 елда гына төзелә. 80 нче елларда, тарихи һәйкәлләргә игътибар арткан вакытта ул җимерелеп төшә. Җиләкле бистәсе татарлары да Бишбалта мәхәлләсендә торганнар һәм Бишбалта мәчетләренә җомгага йөргәннәр.

Ә икенче мәчеткә 19 гасыр азагында гына җир бирәләр. Сөләйман Аитов тарафыннан төзелә ул мәчет. «Мәчет урынына барабыз», – диде спикерлар. Аннары: «Анда хәзер чүплек», – дип өстәп куйдылар. Чыннан да мәчет биләмәсендә шыплап тулган һәм ачы-төче исләр чыгарып торучы чүп контейнеры тора. Якын-тирәсен агач баскан, арткы өлешләрендә – коттеджлар. Тарихи мәчет биләмәсе булган дигән бер кәлимә сүз язылган күрсәтмә тактасы да, ни кызганыч, юк.

Беренче мәчет дигәне Зур урам дигән урам башында була. Зур урамда җиргә сеңеп баручы йортлар байтак. Шуларның берсенә төбәп, «бу йорт сәүдәгәр, мәгърифәтче, укытучы Рәфыйковларның йорты булырга тиеш» дип әйттеләр. Кызганыч булып китте. Гомумән, бистәдә революциягә кадәрле булган 58 йорт сакланып калган икән.

Габдрахман Рәфыйков – Казанда рус-татар училищесын 13 нче мәктәп итеп үзгәрткән, соңрак 17 нче мәктәп директоры, 1921–1924 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты президиумы әгъзасы һәм инспекторы. 11–13 чакырылыш Казан шәһәр советы депутаты, Хезмәт Герое. Совет районында Габдрахман Рәфыйков урамы бар.

Аның улы Хәбибрахман исә татарлар арасында беренче елга флоты капитаны була. Казанның елга техникумында укыта, директоры урынбасары булып та эшли. 1937 елда репрессиягә эләгеп, исән кала.

Икенче бер урамда Сара Садыйкованың бабасының йорты да сакланган. Ике катлы ныклы бүрәнәдән төзелгән йортта да бер мемориаль такта да юк.

Хәсән Туфанның Бишбалта белән бәйләнеше: эш, дуслар, мәхәббәт

Аңлавыбызча, Бишбалта бик күп татар шәхесләре белән бәйле бистә. Истәлек такталары булмаса да, аларның биографияләрендә Бишбалта сүзе һичшиксез ярылып ята. Шундый шәхесләрнең тагын берсе – Хәсән Туфан.

Ул 1926 елда Бишбалтадагы Нариманов исемендәге 17 нче мәктәпкә әдәбият укытучысы булып килә. Әйтеп үткән Габдрахман Рәфыйков директорлык иткән мәктәп була ул. Кайбер истәлеклекләрдә Хәсән Туфанның Рәфыйковлар йортында торуы да язылган.

Хәсән Туфан янына аның иҗатташ дуслары еш килә торган була. 17 нче мәктәпнең даны шагыйрьләр ярдәме белән еракка тарала. Бишбалта шагыйрьләре феномены килеп чыга. 30 нчы елларда милли интеллигенциясе йөзенә әвереләләр. Әдипләрнең махсус Бишбалтага багышлап язылган шигырьләре дә байтак.

Атом-төш коралы һәм җимерек заводлар

Бу бистә эшчеләр, җитештерү бистәсе булып санала. Завод-фабрикалар, төзелеш объектларының күп булуы да шуның белән бәйле. «Серп и молот» заводы, Алафузов фабрикалары, тегермәннәр, хәрбиләр өчен казармалар – кыскасы, эшче-хәрбиләр бистәсе булган Бишбалта.

Бишбалта атом-төш коралын әзерләүгә дә өлеш керткән бистә. Эвакуация вакытында Казанга килеп эләккән физик, атом бомбасын уйлап табучы Иван Курчатов исеме «Серп и молот» заводы белән бәйле. Нәкъ менә Казанда ул беренче атом электростанциясе проектын төзи.

Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе рәисе Фәнил Габдрахманов җитештерү объектлары буенча туристик маршрут ачарга кирәк дип уйланып тора иде. «Бу бистә җитештерү белән бәйле. Без дә шул өлкәдә укытабыз. Шуңа бу экскурсия миңа кызык тоелды. Предприятияләрне, безнең музейне кертеп, хезмәтне саклау маршруты ачарга кирәк дигән фикер дә уятты. Монда андый нокталар да бар. Нинди генә җимерек биналар булмасын, монда безнең тарих, без аны белергә тиеш», – диде ул.

Борынгы зиратта – ком алу зонасы?

Экскурсиянең төп ноктасы – борынгы татар зираты. Идел яр буенда урнашкан зират 18 нче гасырга ук барып тоташа. Анда хәзер кереп булмый. Агачлар, кеше биеклегендә чүп үләннәре басып бетергән. Кабер ташлары койма яныннан гына бөтенләй күренми. «2013 елда татар яшьләре форумы өмә оештырган иде. Хәзер үлән үскән. Бер яктан караганда үсүе яхшы да. Чөнки кеше керми. Чистарткач, кеше керә башлаган иде. Шашлык пешерүчеләр, эчкә кереп, хәтта аракы эчеп, зиналар кылып… Ну бар иде. Өмәдә җыештырганда начар әйберләрне күрәсең бит инде», – ди Айрат Фәйзрахманов. Шуңа күрә, борынгы зиратка Идел ярында кызынучы, су керүче, гомумән, ял итүчеләр кермәсен өчен агачларның, үләннәрнең үсүе әйбәт тә булып чыга.

Рәдиф Кашапов та мондый тарихи урынга кагылырга ярамый дип белдерде. «Бу тарихи урын, аны алып булмый һәм ярамый да. Монда парк ясап булмый. Минемчә, бу урынга тияргә ярамый. Зират өстенә комплекс төзесәң дә, начар хәлгә киләчәксең», – ди журналист.

Бишбалтада туристик комплекс кирәк!

Бу борынгы бистәдән рәхәтләнеп туристик комплекс ясап булыр иде. Журналист Ленар Гобәйдуллин да: «Татарга бәйле хәтер биредә сакланырга, күрсәтергә һәм башкаларга җиткерелергә тиеш», – ди.

Татар рухы җирлектә татарлар компактлы яшәүгә бәйле. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә татарлар компактлы яши дип әйтеп булмый, башка милләт кешеләре белән аралашып яши бит инде. Татар рухы булсын өчен татарларның күпләп яшәве кирәк.

КФУ укытучылары йөри монда. КФУ студентларын алып килеп, монда дәресләр оештырырга була. Нәрсәдер оештырасың икән, аның күрсәтерлек әйбере дә булырга тиеш. Әйбере юк икән, урынында истәлек билгесе булса да куярга кирәк. Татарга бәйле хәтер биредә сакланырга, күрсәтергә һәм башкаларга җиткерелергә тиеш, – ди Ленар Гобәйдуллин.

Энҗе Габдуллина

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...