Бохариханнар – Имам Бохариның хәдисләр җыентыгын укучылар

Бохариханнар – Имам Бохариның хәдисләр җыентыгын укучылар

Бохариханнар – Имам Бохариның хәдисләр җыентыгын укучылар

Госманлы дәүләтендә Имам Бохариның “Сахих” хәдисләр җыентыгы Коръән Кәримнән соң иң мәшһүр һәм мөхтәрәм китаплардан булган. Мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә, соңрак төрбәләрдә һәм суфилар тәккәсендә кычкырып уку гадәте киң таралган. Шулай ук бу авыр заманнарда әлеге укудан бәрәкәт алу максатыннан да эшләнгән. Халык арасында фетнә вакытларында, ачлык, җир тетрәү, сугыш һәм эпидемия булганда “Сахих” җыентыгын уку гореф-гадәт булып киткән. Бу гадәт шулай ук дәүләт биналарында да, аерым алганда гаскәриләрдә дә кулланылган. Әлеге хәдисләр җыентыгын укытучыларны һәм укучыларны “бохариханнар” дип йөрткәннәр, ә гадәтне “бохариханлык” дигәннәр.

 

Бохариханнарны мәдрәсә укытучылары арасыннан сайлап алганнар. Алар җәмгыятьтә зур ихтирамга лаек булучылар һәм еш кына медаль һәм бүләкләр белән бүләкләнгәннәр. Стамбулда “Сахих” җыентыгы укуны Хиркаи-Шәриф мәчетендә яисә Пәйгамбәребез хиркасы мәчетендә (бу мәчеттә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хиркасы (ягъни плащы) саклану сәбәпле шулай аталган) үткәргәннәр. Моны нәкъ монда үткәрү аеруча да хөрмәткә лаек булган һәм бохариханнар бу эш өчен имтихан аша сайлап алынганнар.

Чыганакларда искә алынганча, бохарихан вазыйфасы атадан улга күчеп барган, “Сахих” җыентыгын уку һәм моңа укыту мөмкинчелегенә ирешү өчен махсус иҗәзәтнамә (рөхсәт кәгазе) алырга кирәк булган. Бу хезмәтне тулысынча укуга багышланган һәм мондый хәтемгә (тулысынча укуга) лаек булган күпсанлы хезмәтләр язылуы, ул әдәбияттә тулы бер жанр булуын раслый.

Мондый гадәт дәүләт сагы астында булып Стамбулның бөтен солтан мәчетләрдә: Айя-София, Фатих, Сөләймания мәчетләрендә укылган. Стамбул мөфтиятенең Шәйхелислам идарәсе архивында “Сахиб-и җиһәт дәрсиямнәр” исеме астындагы реестрда 90 бохариханның исеме саналып киткән. Шул документ нигезендә, Нурусмания, Вәлидә, Бишекташ, Фатих, Хирка-и Шәриф мәчетләрендә һәм Хәмидия, Нәкшидил Вәлидә солтан, Мәҗидия, Солтан Мостафа төрбәләрендә “Сахих” Мөслим җыентыгын укулары да оештырылган. Архивта бу хакта кайда һәм кайсы көннәрдә укылуы да теркәлгән. Шулай итеп, димәк, хәдисләр уку гадәте төрле урыннарда һәм төрле вакытта укылу сәбәпле, Стамбулда бу укулар даими, һәркөнне үткәрелгән.

Сугыш вакытында гаскәриләр Аллаһтан җиңү сорап төбәк мәчетләрендә “Сахих” Бохарины укып, шуның бәрәкәтендә җиңүне теләп укыганнар. Мәсәлән, Россия белән сугыш вакытында, Наполеонның Мисырга төшкән заманнарында Хирка-и Шәриф даирәсендә, Топкапы сараенда берничә кеше 10 көн эчендә “Сахих” Бохарины тулысынча укып чыкканнар. Гаскәриләр арасында бу уку белән берничә кеше шөгыльләнгән.

Госманлы дәүләтенең соңгы солтаны Габделхәмид II үзенең хакимлеген югалткач та Йолдыз сараенда һәм солтанның сәркатиплегендә “Сахих” Бохарины уку дәвам ителгән.

Китапханәләр ачылу тәкәллефендә “Сахих” Бохари җыентыгы буенча дәресләр үткәрү бу гадәтнең дәвам ителүен аңлата. Бу бер яктан яңа ачылган урында бәрәкәт булсын дип эшләнелсә, ә икенче яктан Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әхлагына нигезләнгән гыйлем бу урында тамыр җәйсен дип тә эшләнелгән. Мәсәлән, солтан Мәхмүд I дә булган Айя-София китапханәсе ачылышы тәкәллефе алдыннан “Сахих” җыентыгын хәтем кылынган һәм тәкәллеф вакытында бу хәтемгә багышлап дога кылынган. Моннан тыш китапханәгә эшкә алынган мөфәссирләр һәм мөхәддисләр теләгән кешегә дәресләр дә биргәннәр. Фатих мәчете көллиятендәге китапханәдә “Сахих”ны уку айга бер тапкыр үткәрелгән һәм моның өчен 10 кеше билгеләнгән.

Бохариханлыкның киң таралышы Имам Бохариның хәдисләр җыентыгын матур каллигарфик кулъязмалар тудыруга китергән. Аларны бүгенге көндә дә Төркиянең китапханәләрендә һәм музейларында күрергә була. Госманлы дәүләтендә мондый укуларны һәм башка хезмәтләрне укуларны да киң кулланганнар.

Мәсәлән, Имам Гыйадның (1083-1149) Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламне яратуга һәм мөселманнарның аңа карата булган вазыйфаларына багышланган “әш-Шифа бит-тәгриф хукукул-Мустафа” әсәрен уку киң таралыш алган. “Әш-Шифа” укучыларын шифаханнар дип йөрткәннәр һәм алар дәүләт хезмәткәрләре булып саналган. Күп кенә вакыф (хәйрия фондлары) биналарында да бу әсәрне уку шарт итеп куелган була.

Республика чорында җәмәгать белән гыйбадәт кылулар хупланмау сәбәпле, “Сахих” җыентыгын уку сирәк булган. Беркүпме вакыттан соң мондый укуга өйрәтергә иҗәзәсе булган (рөхсәт ителгән) борханиханнар да калмаган.

Бүгенге көндә бу гадәт югалган дияргә дә була. Бары тик Әюб Солтан мәчетендә “әш-Шифа” дәресләре үткәрелсә, ә Стамбулда зур булмаган төркемнәр бергә җыелып “Сахих” Бохари җыентыгын укыйлар.

 

Гөләндәм Әхмәтҗан

 

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...


Малайзиядә Кабан арты мәчете халыкара күргәзмәдә күрсәтелде

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнаштылар. Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм...


Балык Бистәсендә Рамазанга багышлап “Гыйлем мәҗлесләре” үткәрелде

Балык Бистәсе районы үзәгендә “Гыйлем мәҗлесләре” проектының чираттагы очрашуы узды. Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында үткәрелә һәм ул халыкның дини гыйлемен, әхлагын күтәрүгә юнәлдерелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...