Дөньяны өйрәнүгә үз өлешен керткән Урта гасырның өч мөселман сәяхәтчесе
Дөньяны өйрәнүгә үз өлешен керткән Урта гасырның өч мөселман сәяхәтчесе

Ибен Баттута, Ибен Фадлан һәм Әүлия Чәләби – дөньяны өйрәнүчеләрнең мәшһүрләре, алар Аурупага, Африкага һәм Азиягә кылган сәяхәтләре турында кызыклы хикәяләр язып калдырганнар.
Урта гасырларда киңкырлы җирлекләрне тикшерү бик кирәк һәм Якын көнчыгыш тормышының аерылгысыз өлеше булган. Һичшиксез, асылдагы максат сәүдә юнәлешләрен киңәйтү булган. Шулай ук кешеләр дини әркәннәрне үтәү, хаҗ кылу максаты белән дә сәяхәт итәргә чыкканнар, ә кайбер вакытта бары урын алмаштыру нияте белән генә дә чыгучылар булган.
Мөселманнарның сәүдәләре Ефәк юлның һәм Якын Көнчыгышны Һиндстан, Кытай белән тоташтыручы төрле тармаклы маршруты буенча киң таралган. Шулай ук Урта диңгез аша салынган су юлы да аурупалылар белән уртак сәүдә һәм сәнгать эшләре алып баруда зур урын алып торган.
Әхмәд Ибен Фадлан
Ул 879 нчы елда туган, бу гарәп сәяхәтчесе һәм аның гаиләсе турында мәълүматлар бик аз булса да, шунысы билгеле, ул дини тәгълиматларны яхшы белгән. Габбаси хәлифе әл-Муктәдир бүгенге көндә Татарстан республикасы җирлегенә кергән Идел буе болгарлары өчен миссионер буларак нәкъ менә Фадланны сайлый. Болгарларның башлыгы Алмуш 878 нче елда Ислам динен кабул итә һәм Җәгфар бин Габдулла исемен ала һәм халкын дингә өйрәтү өчен хәлифтән тәкъвалы, дини гыйлеме булган кешене җибәрүен сорый. Бу бурычны истә тотып Фадлан Үзәк Азия һәм Көнчыгыш Аурупа буенча сәяхәткә чыга, төрле төрки халыклар белән очраша 1әм шулай ук Идел буйлап тормыш итүче руслар белән дә күрешә. Алмуш ханга бүләкләрне тапшырып, Фадлан Муктадир тарафыннан җибәрелгән билгеле мәшһүр хатны кычкырып укый һәм бу хакта: “Мин хәлифнең хатын чыгардым, һәм мин укып бетергәч алар “Аллаһу әкбәр!” дип тәкбир әйттеләр, аларның шулкадәр кычкырып әйтүләреннән хәтта җир селкенде”, - дип искә ала Ибен Фадлан. Аның киңкырлы хезмәтләре шул заманның Идел буе Болгар өлкәсе турындагы шәһадәтнамәләрнең берсе. Ул хезмәтләрдә шулай ук бу халыкның тормышы гореф-гадәте турында тәфсилләп язылган мәгълуматларны да үз эченә ала. Ул ирләрне һәрвакыт кылычлар, пычаклар белән коралланган, тырнакларыннан алып муеннарына кадәр тату ясалган итеп тасвирлый. Ә хатын-кызларга килгәндә, алар күкрәкләрендә тимердән, алтыннан, көмештән яисә бакырдан ясалган тартмалар йөрткәннәр. Бу аларның ирләрен никадәр бай булуын күрсәткән. Шулай ук Фадлан аларның көчле булуларына гаҗәпләнеп: “Мин моңа кадәр шундый дәрәҗәдә куәтле, финик пальмасы кебек озын, аксыл чәчле һәм кызгылт йөзле кешеләрне күргәнем булмады”, - дип язган. Фадланның викинглар турында язган хикәяләре бүгенге көндә рәссамнарны аларның сурәтләрен булдыруга илһамландырган, ә аның тасвирламасы голливуд фильмнарының берсе “13 гаскәри” исемле фильмны төшерүдә кулланылган.
Ибен Баттута
Әбу Габдулла Мөхәммәд ибен Баттута 1304 нче елда Марокко иленең Танҗер шәһәрендә мөселман фикыһ галимнәре гаиләсендә туа. Ибен Баттута сәяхәт итеп 120 мең км юл үткән, Кытайдан Испаниягә барып җиткән, бу аның иң мәшһүр казанышлары. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу үтелгән юлның күбрәк өлешен ул җәяү, хавайннар җигелгән караваннар белән үткән. 1325 елда бердәнбер юлдашчысы булган ишәге белән берәр эш табырга өметләнеп бер белмәгән тарафка юл ала, аңа үзенең маҗараларын финансларга бик кирәк була. Аның “укудагы тәнәфес елы” 29 елга сузыла. Һичшиксез сәяхәт итәргә теләге шулкадәр дәрәҗәдә көчле була һәм ул “беркайчанда бер үткән юлдан икенче тапкыр сәяхәткә чыкма” дигән кагыйдәгә таянып йөри. Сәяхәтенең башында Искәндәрия шәһәрендә Баттута суфи Шәех Борһанеддинны очрата, ул аңа Һиндстанга һәм Кыятайга сәяхәт итәчәген фаразлый. Һәм Ибен Баттутадан бу чит җирләрдә яшәүче үзенең кайбер танышларына сәлам тапшыруын үтенә.
Икенче тапкыр хаҗ кылгач, Баттута берничә агач көймәне Җиддәдән Африка Рогына таба җибәрә. Аннан ул Сомали шәһәре Могадишоны зиярат итә, бу җирлекнең халкын, аларның юмартлыкларын мактый. Көньякка таба юнәлеп, Көнчыгыш Африка яры буйлап Кенияга һәм Танзаниягә барганда, Баттута бөек мәчет Килваны күреп ала. Бу мәчет коралл ташыннан ясалган була, ул моңа игътибар итеп: “Килва – ул иң матур һәм нәфис җирлекнең берсе”, - дип яза. Ул заманнарда Килва иң җанлы порт һәм Үзәк көнчыгыш Африкага илтүче капкаларның берсе була. 1334 елда Дели Мөхәммәд ибен Туглук солтан турында һәм аның мөселман галимнәренә карата аеруча юмарт булуы турында ишетеп, Баттута солтанга хезмәт итү юлдын таба, мөселман казые хезмәтенә алына һәм аңа хатын белән кәнизәк бирелә. Әмма бәрбәр сәяхәтчесенең монда торуы башта ук бик үк кызыклы тоелмый аңа. Солтан үзенең дәрте белән бик мәшһүр була, ул Баттутаны премияләр белән кызыктыра һәм хыянәт өчен төрмәгә ябу белән куркыта. Кытайда Дели илчесе булып билгеләнгәч, Баттута солтаннан качып китә. Ул Кытайда Бөек стенаны һәм гарәп сәүдәгәрләре арасында Зәйтүн буларак мәшһүр булган көнчыгыш Цюаньчжоу шәһәрен зиярат итә.
Әүлия Чәләби
Госманлы дәүләтендә иң беренчеләрдән һәм иң мәшһүрләрдән булган язучы сәяхәтче Әүлия Чәләби 17 нче гасырда Стамбул шәһәрендә туа. Үзенең 50 еллык сәяхәтче эшендә ул Аурупаны һәм Госманлы империясен зиярат итә. 1611 елда Дәрвиш Мәхмәд Зилли исеме асытнда туган яшь төрек балачагын Коръән ятлап һәм дини гадәтләре өйрәнеп мөхтәрәм титул Әүлия Чәләби (изге әфәнде дигән мәгънәдә) исеменә лаек була. Госманлы солтаннарының зәркәненең улы 12 яшендә акыллылыгы һәм телгә осталыгы сәбәпле солтан Морад 4нең имамының укучысы була. Яшь чакта Чәләби сәяхәткә чыгарга бик тели һәм дөньяны бу шәһәрдән читтә ачарга тели. Үзенең беренче әсәрләрендә ул Константинополь халкының төрле тормыш гадәтләрен, урамдагы артистлардан алып галимнәргә кадәр тасвирлап яза. 20 яшь тулгач ул төш күрә, төшендә Мөхәммәд галәйһиссәләм Чәләбигә кирәк-яракларын җыеп дөньяны күрү өчен сәяхәткә чыгарга куша. Аның иң беренче сәфәре Кырым ханлыгын зиярат итүдән башлана, ул анда кәнизәкләр базарын тасврилый: “Бу базарны күрмәгән кеше, димәк ул бу дөньяда берни дә күрмәгән. Бу базарда ана улыннан һәм кызыннан аерыла, ир бала атасыннан һәм ир туганыннан аерыла һәм алар елаш, кычкырыш, кайгы арасында сатылалар”.
Икенче бер сәфәрендә Боснияның Нәрәтвә елгасына барганда госманлы архитекторы Мимар Хәйреддин тарафыннан төзелгән мәшһүр Иске күперне очрата. Бу күпер үзенең зурлыгы һәм бөеклеге белән аны гаҗәпкә калдыра.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, аның сәяхәт турындагы хикәяләренең һәркайсы уңайлы сүзлек белән тәмамлана. Бу сүзлектә төрле телләрдә яңгырашлы сүзләрнең мисаллары китерелә. Соңрак Чәләби Каһирәдә туктала һәм 1684 нче елда шунда вафат була. Аның язмалары ул үлгәч 50 елдан соң гына табыла һәм Стамбулга төпләү өчен кайтарыла.