Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее

Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее

Апанай мәчетендә Вәлиулла Якуповның музее

2012 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган Вәлиулла хәзрәтнең якты истәлегенә багышланган музей Апанай           мәчете эчендә урнашкан. Бу музей 2019 елдан бирле эшләп килә.

 

“Музейдагы экспонатлар аша Вәлиулла хәзрәтнең тормышын, эшчәнлеген, хезмәтләрен халыкка яхшырак аңлатырга телибез”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт Сабиров.

Музейдагы экспонатлар темаларга бүленгән. Һәр бүлек Вәлиулла хәзрәт Якуповның тормышына, иҗатына багышланган. Монда аның мәктәп елларында укыган фотографиясе, иҗаты, чыгарган китаплары, алган бүләкләре, әти-әнисенә язылган рәхмәт хатларына кадәр саклана. Шулай ук бүлекләрдә Вәлиулла хәзрәтнең аттестаты да бар. Билгеләренә килсәң, ике генә дүртлесе, калганнары бишле.

Икенче бүлектә Вәлиулла хәзрәтнең яшүсмер чагына багышланган. “Казанга килгәч, КХТИ га укырга кергән ул. Монда Вәлиулла хәзрәтнең студент вакытындагы сурәтләре бирелгән. Студент билеты, кулъязмалары, диплом. Студент вакытында бик актив булган, күп кенә грамоталар алган”, - дип сөйләде Нияз хәзрәт.

Аеруча бер фотога игътибарны юнәлтүебезне үтенде ул. 1983 елда төшерелгән фотода Вәлиулла хәзрәт түбәтәй кигән. “Студент вакытында ук татар милли гореф-гадәтләрен өйрәнгән. Күңелендәге милләткә, дингә карата мәхәббәте киемендә дә чагыла. Ул вакытта түбәтәй кигән егетне бик сирәк очратып була иде”, - диде Апанай мәчете имам-хатыйбы.

Өченче бүлек Вәлиулла хәзрәтнең 90 еллар башындагы эшчәнлеге белән бәйле. “Вәлиулла хәзрәт 90 елларда халыкның дини әдәбиятка мохтаҗ икәнен аңлаган. Иман ислам мәдәнияте яшьләр мәркәзе дигән оешманы булдырды. Монда ул белемле, изге ниятле кешеләрне җыйды. Ул үз янына кешеләрне туплый, алар белән эшли белә иде. Яшьләргә дини мирасны җиткерергә тырышты. Әлеге оешма белән төрле чаралар оештырып килде. “Иман” нәшриятын булдырды. Анда меңләгән китаплар басылды. 90 елларда татар һәм рус телендә гәҗитләр, журналлар чыгарды. Аларда дини темалар гына түгел, тарихыбыз, мирасыбыз турындагы темалар да яктыртылды”, - дип бүлекчә турында сөйләде Нияз хәзрәт.

Дүртенче бүлек Вәлиулла хәзрәтнең Апанай мәчетен торгызуын сурәтли. “Апанай мәчете 1768-1769 елларда төзелде. 1930 елда манара җимерелде. Мәчетнең эчке өлешен өч катлы итеп ясадылар. Монда төрле оешмалар эшләп килде. Бу хакта тулырак Әхмәт хәзрәт сөйләп үтсен”, - дип Нияз Сабиров сүзне Әхмәт хәзрәткә бирде.

Әхмәт хәзрәт Апанай мәчетенең тарихына да тукталып үтте. “Апанай мәчетенә 18 гасырның беренче яртысыннан ук нигез салынган. Мәчет каршында мәдрәсә дә салганнар. Бу мәдрәсәдә данлыклы шәхесләребез укыган. Үзенә күрә бер комплекс булып хезмәт иткән дисәң дә була. 1930 елда мәчет ябылганнан соң, монда хөкүмәт үзенең оешмаларын ачып җибәрә. Апанай мәчетендә балалар бакчасы оешкан була. 90 елларда ислам дине яңадан җәмгыятькә кайта башлагач, Апанай мәчетен дә торгызу мәсьәләсе туа. 1995 елда Министрлар кабинеты карары белән Апанай мәчете мөселман мәхәлләсенә кайтарыла. 70 ел эчендә мәчет бик таушалган, җимерелгән була. Реставрация проекты төзелә. Мәчетне элеккечә итеп төзергә карар кылына. Яңа төзекләндерелгән мәчетнең кыйбласын төгәл табарга карар кылынгач, Казан дәүләт университетыннан белгечләр чакырып, кыйбла тарафын билгеләдек. Келәмнәрне җәйгәндә дә төгәллек сакладык”, - дип сөйләде Әхмәт хәзрәт.

 

Мәкалә intertat.tatar сайтыннан алынды

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...