Йәсин сүрәсенең фазыйләтләре

Йәсин сүрәсенең фазыйләтләре

Йәсин сүрәсенең фазыйләтләре

Аллаһ Тәгаләгә мактау, сайланган колларына сәлам булсын. Ясин шәрифнең фазыйләтләреннән беркүпмесен зикер итеп үтәбез.

 

Ясин сүрәсенең биш исеме бар: беренчесе, йәсин, икенчесе: кальбу куръән, ягъни Коръәннең кальбе, өченчесе: дәфига, дүртенчесе: кадыйә, бишенчесе: мәгимә. Әүвәлендә зикер ителеп һәм ничә яшерен ишарә булуы сәбәпле йәсин дип аталды. Иманның сихәте булып кимчелекләрен тану белән җыелу булганга, Коръәннең кальбе дип аталды. Һәрберебездән начарлыкны җибәрүче сүрә булуыннан дәфига дип аталды. Һәр хаҗәте каза кылынуы сәбәпле кадыйә дип аталды. Һәр хәере һәм бәракәте тулысынча булуыннан, дөнья һәм ахирәтнең хәерне ел сахибына кылуыннан мәгимә дип аталды.

Моннан соң мәгълүм әүвәлдә исемләнгән хәдистән китерелә торган хәдис зәгыйфь диелсә дә, җыенысы егерме өстәмә, Дәр Мәнсүрдә, Имам Суйутый, «Мусагидун-назарнам» тәэлифендә шәех Бакагый язалар, «Тәфсир Кәуәши»дә бер хәдис шәриф китерелә: “Үлгәннәргә йәсин шәрифне укыгыз”, диелә. Ризаеддин Мөкаддәси янә фазыйләтле гамәлләрдә хәдис шәриф китерә: берсе Кәүәшидәге кебек, икенчесе Әнәс риваяте белән: «Дөреслектә һәрнәрсәнең кальбе бар, Коръәннең кальбе ул йәсин, Аллаһ аны укучыга Коръән Кәримне ун мәртәбә укуның савабын язды». Тәфсир Мөдәриктә ачык өч хәдис язылган: беренчесенең аңлатмасы рәсүл әкрам галәйһиссәләм һәр нәрсәнең кальбе бар. Йәсин укучыны гөнаһлары гафу ителер, Коръән Кәримне егерме ике мәртәбә укыган кебек савап бирелә, дип шатландырды. Икенчесе, һәркем хаҗәте үткәнче йәсин сүрәсен укыса, хаҗәте үтәр. Өченчесе: берәү ач килеш йәсин укыса, Аллаһы Тәгалә аны туендыра. Сусыз булса су бирә, ялангач булса киендерә, куркуы булса имин кыла, фәкыйрь булса бай итә, төрмәдә булса азат итә, заләләттә булса һидәятьле итә. «Мөдәрик»тән китерелгәне шушында тәмам булды. Ләкин бу өченче хәдис шәриф «Тәфсир тәйсир»дә моннан озын килә, мосафир укыса, сәфәре җиңел үтәр, иртәнге намазда укыса, ахшамга кадәр бәракәте булыр.

Тәфсир тәйсирдә Хәсән Басридан хәдис шәриф китерелә: Рәсүл әкрам галәйһиссәләм: «Җәннәт әһелләре җәннәттә Коръән Кәрим укымыйлар, мәгәр Таһә һәм Йәсин сүрәләре укылыр». Әбу Һөрайрадан риваять ителә: «Берәү бер кичәдә Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен йәсин укыса, ул кичәдә Аллаһ Тәгалә аны мәгъфирәт итә». Ибне Гадел тәфсирендә: «Гафу ителгән хәлдә нурланыр» дип риваять ителә. Янә Ибне Гаделдә һәм Дәр Мәнсүрдә, Яхъя ибнү Кәсирдән риваять ителә: «Безгә балигъ булганнан соң иртәнге намаз вакытында йәсин шәриф укыса, ахшамга кадәр шатлыклы булыр, ахшам вакытында укыса, иртәнгә чаклы сузылыр» диде.

Ибне Габбастан риваять ителә: «Мөхтәрәм Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: «Мәхәббәт белән йәсин укучы, өммәтемнән һәркемнең кальбендә йәсин шәриф була».

Мәшәехләр әйттеләр: «Мәет янында йәсин шәриф укылса, аңа газап җиңеләйтелә». Гомәр бин Ясир р.г. һәр җомга көнне минбәрдә йәсин укый иде. Сәгыйд бин Җүбәер р.г. бер мәҗнүн хозурында йәсин укыды һәм ул кеше мәҗнүнлегеннән акыллы хәленә кайтты.

Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын) Пәйгамбәр галәйһиссәләм хәзрәтләреннән риваять итә: «Берәү кичен Әлифләммим, Сәҗдә, йәсин шәрифне һәм «икътарәбәтис-сәгат» аятен, Тәбарәк сүрәсен укыса, ул сүрәләр аны шайтаннан саклыйлар».

 

Тайиб бин Мулла Гыйльманның

“Мәсьәләләрнең нәтиҗәсе һәм дәлилләрнең әһәмияте” китабыннан

 

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...