Тугры юл

Тугры юл
- Кемнән сорыйм, кемнән алыйм,
Яшәү көчен, дисәң, беразга?
Иренеп ятып, калдырмыйк без,
Фарыз намазларын казага.
Үз бәхетен суга салып агыза.
Таң алдыннан йоклап ятучы.
Көн буена җитәр бар шатлыкның,
Шул намазда көмеш ачкычы!
Ястүдән соң узган ничек бу көн,
Чагыштыр да, үзең чамала.
Бер кемнән дә сорап, ялынып йөрмә,
Яшәү көче ята намазда.
- Йоклар өчен төнне бирдем! – ди, Ул,
Түгел таңны. Таңны каршы ал.
Һич күпертеп әйтмим, табыныңда
Көтеп торыр сине май да бал...
– Коръән Кәрим бүләк иттем сезгә,
Көтәсез, ди тагын ни – нәрсә?
Яшәү көче шунда, эзлик шуннан,
Бәхетне без җуеп җибәрсәк.
Уку гына җитми, туку кирәк,
Һәр аятен Коръән Кәримнең.
Бу баткактан чыгу өчен безгә,
Тугры юл бүтән күренми.
Еллар аша киләчәкне күреп,
Кабул иткән Болгар бабайлар,
Дин Исламда яшәп гомер итсен,
Безнең дәвам, безнең балалар!
Барча, барча татарлар!

Хәмид Вәлиди

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


СОРАУ-ҖАВАП

Намаз вакытында, онытылып китеп, тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укысаң, ни була? Әгәр сез ялгышып тәшәххүд урынына “әл-Фатиха” сүрәсен укыгансыз икән, сезгә намаз ахырында сәҗдә сәхү кылырга кирәк. Чөнки сез хаталанып ваҗибны (“тәшәххүд” укуны)...


Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына...


Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)   Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты....


Гыйлемеңне тормышта куллана бел

Син күпме генә укымышлы булсаң да, ышанычлы, намуслы булмасаң нәтиҗә булмый.   Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы (гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла), яки гыйлемне сөюче бул (укытучыларга, мөгаллимнәргә гыйлем таратуда, шәкертләргә...


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...