Фиргавен хатыны – Асия
Фиргавен хатыны – Асия

Асия – Ислам тарихында иң бөек хатын-кызларның берсе, ул Аллаһыга тугрылыгын саклар өчен, явыз иренә каршы чыгудан курыкмаган. Хәдисләрнең берсендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ Асия турындагы сүзләре китерелә: «Ир-атларның күбесе камиллеккә ирештеләр, ләкин Гыймран кызы Мәрьям һәм фиргавен хатыны Асиядән кала, бу эш хатын-кызлар көченнән килми иде (имам әл-Бохари)”.
Чынлыкта, Асия, әлеге рухи камиллеккә ирешү өчен, үзенең гомерен корбан итәргә мәҗбүр була, чөнки ул дөнья рәхәтлекләре һәм ләззәтләреннән Ахирәтне өстен күргән. Әмма бу гыйбрәтле кыйссаны ахырыннан түгел, башыннан өйрәник әле. Асия – Фиргавеннең сөекле хатыны... Үтә дә чибәр һәм даншөһрәткә, күз күрмәгән сансыз байлыкка ия Нил патшабикәсе... Аның ирен халык илаһ дип белә һәм аңа табына. Шуңа Асия дә, теләгән булса, кешеләрне үзенә баш иеп гыйбадәт кылырга мәҗбүр итә алган булыр иде. Әмма Аллаһның рәхмәте белән аның калебе иман китерү өчен ачык була. Көннәрдән бер көнне хезмәтчеләре белән бергә Нил ярлары буйлап йөргәндә, биек булып үскән үсентеләр арасында Асия сандык таба - аның эчендә кечкенә генә бер сабый яткан була.
Чынлыкта, Раббыбыз бу баланы, Фиргавеннең башка яһүди балалары белән бергә үтерүеннән саклап калу өчен, шушы мәрхәмәтле хатын-кыз кулына эләгүне насыйп итә. Аллаһның рәхмәте киң – Асия үзе дә белмичә Муса галәйһиссәламне үстерә, ә аннары аның Пәйгамбәрлегенә һәм Аллаһының барлыгына-берлегенә иман китерә. Хакыйкатькә төшенгән Асия, диннән башка хакимлек итү һәм бай булуның бернинди дә кыйммәте булмавын аңлый. Ул, Аллаһтан Җәннәттә сарай бүләк итүне сорап, таҗдан, тәхеттән һәм сарайларыннан баш тарта. Раббыбз Асияне Җәннәттә патшабикә дип игълан итә. Коръәндә Ул болай ди: “Аллаһ иман китерүчеләр өчен фиргавеннең хатынын үрнәк итеп китерә. Менә ул: “И, Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның (көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек) гамәленнән коткар!
Залим кешеләрдән дә мине коткар!” – дигән иде” (“Әт-Тәхрим” (Тыю) сүрәсе, 66:11) Асия үз тормышын Аллаһы юлында корбан кыла. Аллаһы Тәгалә аның иманын ныгыту һәм Үзенең Рәхимлелеген күрсәтү өчен, Асиягә Җәннәттәге сарайны үлеме җиткәнче үк күрсәтә. Асиянең әле җаны тәненнән аерылырга өлгерми, ә ул инде шушы сарайда патшабикәгә әверелгән була. Хәдисләрнең берсендә әйтелә ки, Аллаһы илчесе e болай дигән: “Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асия бинт Мүзәһим Җәннәттә иң изге хатын-кызлар урынын алачак”. Башка бер хәдистә исә: “Фиргавен хатыны – Асия, Гыймран кызы Мәрьям, Һүвәйлид кызы Хәдичә һәм Мөхәммәт кызы Фатыйма – чын камиллеккә ирешкән дүрт хатын-кыз», – диелә. Билгеле булганча, Муса галәйһиссәламнең әнисе кешеләрдән качып бала тапкач, Фиргавен кешеләре бу баланы үтермәсен өчен, ул Мусаны, агач сандыкка салып, Нил елгасына агызып җибәрә. Моның турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Һәм Без (ул вакытта улын ничек яшерергә белми йөргән) Мусаның (галәйһиссәлам) әнисенә: “(Саклана алган вакыт дәвамында) Син аны имез, әмма әгәр аның өчен (күршеләрдән бер-бер зарар килүеннән) курыксаң, аны (сумалаланган бер сандык эченә салып) диңгезгә (Нил елгасына) ташла. (Суга батуыннан, сөтсез калуыннан) курыкма һәм кайгырма. Һичшиксез, Без аны сиңа кайтарачакбыз, һәм аны пәйгамбәрләрдән берсе итәчәкбез”, – дип илһам иттек” (“Әл-Касас” (Кыйсса) сүрәсе, 28:7).
Сандык, агым уңаена йөзеп, Фиргавен сарае диварларына кадәр килеп җитә. Аны Асиянең хезмәтчеләре табып ала. Бу табылдыкны алар Асиягә тапшыра. Ул исә сандыкны кызыксынып ача һәм анда нур сирпеп торган баланы күрә. Шулай итеп, аның калебендә Муса исемле бу нарасыйга мәхәббәт уяна. Хәер, бу баланы күргән һәркем аңа карата битараф кала алмаган. Үзенең зирәклеге, тышкы матурлыгы, акыллы һәм вөҗданлы булуы белән Асия күп тапкырлар Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның явыз кешеләреннән коткарган. Балигълык яшенә җиткәч, Муса галәйһиссәлам Мәдьянга күчеп китә, ул анда ун ел дәвамында яши. Мисырга инде ул пәйгамбәр сыйфатында кайта. Муса галәйһиссәлам Фиргавен янына килеп, аны дингә өнди, таягын еланга әверелдерү могҗизасын күрсәтә.
Шуларны үз күзләре белән күргән Асия акылы белән дә, йөрәге белән дә Аллаһка иман китерә һәм пәйгамбәрнең динен кабул итә. Аллаһының рәхмәте белән, хакыйкатьне күргән һәм Муса галәйһиссәлам белән көрәштә җиңелгән фиргавеннең сихерчеләре дә Асия белән бергә иман китерә. Әмма ачыктан-ачык шуны белдергәнәре өчен, аларны газаплап үтереп асып куялар. Фиргавен сараенда шулай ук Мәшитә исемле бер хатын-кыз яшәгән була, ул да яшерен рәвештә иман китерә. Асия белән Мәшитә бер-берсен дус-сердәш һәм таяныч итеп күрәләр. Аллаһыга гыйбадәт кыла башлавын белгәч, Фиргавен Мәшитәне дә каты җәзага тарта. Асия дус кызының үтерелүен йөрәгенә якын алып, кайгыны бик авыр кичерә, аның күңеле хәсрәткә бата, ул дустының эзәрлекләнүен, газаплануын исеннән чыгара алмый. Диннең тәмен тойгач, Фиргавен сараенең киң һәм бай диварлары аның өчен төрмә рәшәткәләренә әйләнде... Вакытының күп өлешен ул үз бүлмәсендә Аллаһыга гыйбадәт кылуга багышлый һәм мөмкин булганча Фиргавеннән ераклашырга тырыша. Хатыны ягыннан салкынлыкны Фиргавен, әлбәттә, сизми калмый. Тик Асиягә карата чиксез мәхәббәте аны хатының эшенә тыкшынудан саклады. Ләкин фиргавен сөеклесенең үпкәләве, күңел халәте үзгәрүе тиктомалдан гына булмавын көннән-көн яхшырак аңлый башлый.
“Ул илдә барлыкка килгән яңа дин йогынтысына эләккәнме икән әллә?” – дигән сорау уена килгән саен, Фиргавеннең тыны кысылып, тире бәреп чыга. Дөрестән дә, Муса галәйһиссәламнең дине һәм бербер артлы җиңүләре Фиргавен кавеменә зур йогынты ясый. Тормышларына куркыныч янауга карамастан, мөселманнар саны арта. Асиянең дә Фиргавеннең илаһилыгын танымавы аның дәрәҗәсен халык каршында нык какшата. Һәм ул, Асияне чын күңелдән яратуга да карамастан, хакимлек итү аннан да кыйммәтрәк булын аңлый. Шуңа күрә Фиргавен дүрт кадак белән хатынын җиргә кадакларга әмер биреп, күкрәгенә зур тегермән ташы салдырып, аны кызу кояш астында калдыра – шулай итеп газаплап, ул Асиядән диннән баш тартуын таләп итә. Әмма бу хатын үлем каршында көчле рухлы булып кала. Сәлман Фариси (радыйАллаһу ганһүдән) тапшырылган риваятьтә болай диелә: «Асия бу җәзаларга дучар булганда, фәрештәләр аны үзләренең канатлары белән кояшның кызуыннан каплаганнар. Шул мизгелдә ул үзенең Җәннәттәге йортын күреп ала”. Шулай итеп, Асия Җәннәттәге урынын исән чагында ук күрә икән. Хәлсезләнеп, газапланып беткән Асия янына Муса галәйһиссәлам дә килә.
Ул пәйгамбәргә әйтә: - Муса! Раббым миннән канәгатьме, әллә Ул миңа ачулымы? Муса галәйһиссәлам аңа: - Асия! Аллаһы Тәгалә сине данлый! Күк әһелләренең барысы да сиңа төбәлгән. Ни генә теләсәң дә, теләгең, һичшиксез, башкарылып чыгачак. Һәм шунда йөзен күккә күтәреп, Асия әйтә: – И, Раббым! Җәннәттәге хозурыңда минем өчен бер өй сал! Мине фиргавеннән һәм аның (көферлегеннән, Синнән башкага гыйбадәт һәм кешеләрне гаепсез хәлдә җәзалау кебек) гамәленнән коткар! Залим кешеләрдән дә мине коткар! (“Әт-Тәхрим” (Тыю) сүрәсе, 66:11) Риваятьләрдә әйтелә: “Асиянең җәннәттәге урыны аңа кәшеф (интуитив тоемлау) юлы белән күрсәтелә, җаны чыкканда ул бернинди дә авырту, газап тоймый. Ә аның өстенә салынган зур тегермән ташы җансыз гәүдәдән шуып төшә”.
Иң зур явызлыкны һәм ширекны символлаштыручы Фиргавен Асияне үзе белән бергә җәһәннәм утына ияртергә теләгән, әмма бу хатын-кыз, иманлы, эчкерсез булуы сәбәпле, Җәннәтнең иң югары урынына лаек була. Һәр кеше үз гамәлләре өчен җаваплы. Һәм яман бәндәнең хатыны булган һәрбер тәүфикълы хатын, иманын һәм ихласлыгын саклаганда, иренең мәрхәмәтсезлекләре өчен Аллаһы каршында җавап бирмәячәк. Раббыбыз безгә явыз Фиргавеннең хатынын мисал итеп китерә. Асия авыр вакытларны һәм яман ирне сылтау итеп, диненнән баш тартмый, хәтта дин хакына үзенең гомерен корбан итә. Безгә гыйбрәт булсын өчен...
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН