Башкортстанның Борай авылында 1914 елда татар сәүдәгәре төзи башлаган мәчет ачылды

Башкортстанның Борай авылында 1914 елда татар сәүдәгәре төзи башлаган мәчет ачылды

Татар сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов мәчетне төзеп бетерә алмый, кулак дип эзәрлекләүдән куркып Кытайга күченгән булган.

«Тарихи мәчет"не шул авылда яшәгән татар сәүдәгәре Шәрәфетдин Хәмитов 1914 елда ук төзи башлаган була. Мәчетнең түбәсен ябып, манараларын күтәрәсе генә калган була. Шул елларда совет хакимияте кулакларга каршы көрәш алып барганлыктан, эзәрлекләүләрдән куркып, Шәрәфетдин Хәмитов гаиләсе белән Кытайга күченеп китә. Борайның җиденче Җәмигъ мәчете шулай ачылмаган килеш кала. Совет чорында бинаны ашлык саклау урыны, клуб, кинотеатр һәм китапханә итеп кулланалар. 2000нче еллар башында мәчет бинасын сүтеп, аның урынында күңел ачу үзәге төземәкче булалар, ләкин авыл халкы бинаны яклап кала.

Мәчет бинасына тарих һәм мәдәният истәлеге статусы бирәләр һәм 2003 елда аны торгызу эшләре башланып китә. Мәчетне торгызу эшләрен Борай авылы халкы район имам-мөхтәсибе Рифат Зарипов җитәкчелегендә башкарган, бу эштә Равил Гайнетдин кул астындагы Русия мөфтиләр шурасы ярдәм иткән. Мәчетне ачу тантанасы вакытында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин 1906 елда Борайда алты мәчет һәм дүрт мәдрәсә эшләгән, дип искә алды. Мәчетне ачу тантанасында Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Рушан Әббәсов, Сарытау өлкәсе мөфтие Мөкаддәс Бибарсов, Пенза өлкәсе мөфтие Ислам Дашкин, Ульян өлкәсе мөфтие Мөхәммәт Байбиков, Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев һәм башка кунаклар катнашкан.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...