Гыйбрәтле вакыйга

Гыйбрәтле вакыйга

Бер ир бик матур кызга өйләнә. Алар бер-берсен хөмәт итеп, яратышып яшиләр. Бервакыт хатынында яман чир табалар һәм шул авыру сәбәпле аның гүзәллеге акрын гына югала, сүнә.

 

Бу көннәрдә ире эш буенча сәфәргә чыга һәм кире кайтканда билгеле булмаган сәбәпләр аркасында сукырая. Әмма бернигә дә карамастан, алар бергә яшәүләрен дәвам итәләр. Тора-бара хатынының матурлыгы тәмам бетә, әмма сукыр ире аның ямьсезләнүен күрми һәм хатынын элеккегечә сөюен дәвам итә. Бердән-бер көнне хатыны вафат була. Ире бу хәлне бик авыр кичерә. Хатынын күмгәннән соң ул шәһәрдән китәргә карар кыла.

Бер узып баручы аңардан: “Син кая барырсың, ничек итеп ярдәмчесез йөри алырсың? Бу көнгә кадәр сиңа гел хатының ярдәм итә иде бит”, – дип сорый.

Бу ир: “Мин сукыр түгел, мин күрмәмешкә салындым гына. Әгәр хатыным үзенең ямьсезләнүен күрүемне белсә, бу аның өчен тагын да авыррак булыр иде. Ул минем өчен яхшы хатын булды. Мин бары тик аның бәхетен сакларга гына теләдем”, - дип җавап бирә.

Нәсихәт: Кайвакытта безгә башкаларның кимчелекләрен күрмәскә тырышырга кирәк. Тешләр телне ничек кенә тешләмәсеннәр, алар барыбер бергә авыз эчендә калалар. Бу бер-береңне кичерә белү, гафу итү хисе дип атала. Күзләр бер-берсен күрмәсәләр дә, алар икесе бергә берүк вакытта бу дөньяга карыйлар, бергә елыйлар, бергә керфек кагалар. Бу бердәмлекне аңлата. Аллаһ Тәгалә безгә кичерә белү, гафу итү хисләрен, бердәмлекне насыйп итсен.

Ялгыз булганда без уйланабыз, бергә булганда сөйләшәбез; ялгыз булганда без рәхәтлек тоябыз, бергә булганда бәйрәм итәбез; ялгыз булганда без елмаябыз, бергә булганда көләбез. Бу кешеләр арасындагы мөгамәләнең гүзәллеге. Без бер-беребездән башка беркем түгел. Бу дөньяда һәрбер кешенең үз вазыйфасы бар, шул вазыйфа сәбәпле ул үзенә хас булган эшен башкара. Беркемгә дә тәкәбберләнеп карамагыз.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


Бер кирпеч һәм тукыма кисәге өчен хисап

Бервакыт Муса галәйһиссәләм Аллаһка дога кылып: “Әй Раббым, миңа Үзеңнең бер колыңны күрсәт”, - дип мөрәҗәгать иткән. Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәләмгә вәхи иңдергән: “Фәлән тауга мен. Ул тауда мәгәрә бар. Шул мәгәрәдә син Минем дустымны күрерсең”.   Муса галәйһиссәләм бу урынга таба юнәлгән һәм...


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


СОРАУ-ҖАВАП

Хәзрәткә гүр сәдакасын акча белән генә бирергәме? Әллә он, яки тавык бирелергә тиешме? Элек мәетне җирләү эшен үз өстенә алган, аны озатканда булышкан өчен, хәзрәткә гүр сәдакасын тере сарык белән биргәннәр. Аннары сарыкны тавык алыштырган. Кечкенә чагымда үзем дә хәтерлим: әбине җирләгәч, имамга...