Эш
Тынма, эшлә, и сабый! Бел,Аллаһтан эшләргә — көн,
Эшләп аргачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн.
Күр, ничек эшли кояш: иртә тора, таң аттыра,
Көнозын күктә йөзә һәм көн буенча яктыра.
Соңра, арган төсле, ул ирнеп кенә тауга бата,
Йоклый рәхәт, ял итә һәм җир йөзен дә йоклата.
Син кояштан үрнәк алсаң, тырышсаң һаман,
Күп арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!