Чын кешеләр

Җөнәед Багдади (Аллаһның рәхмәтендә булсын) сөйләгәннәрдән: «Мин төшемдә Иблисне күрдем. Ул ялангач иде. Мин аңа: “Сиңа кешеләр каршында оят түгелме?” – ди сорадым. Ул миңа: “Болар кешеләрме, шулкадәр алардан оялырлык? Чын кешеләр – алар Шәнузия мәчетендә утыралар. Алар минем гәүдәмне эреттеләр, бавырымны яктылар”, - диде. Йокымнан уянгач та мин Шәнузия мәчетенә юнәлдем. Анда башларын иеп тәфәккүр кылып утыручы кешеләрне күрдем. Мине күргәч алар башларын күтәрделәр һәм: “Ий, Җөнәед, ләгънәт кылынган мәхлукның сүзләренә алданма”, - диделәр.
Нәсихәт:
Тәфәккүр – ул Аллаһның барлыгына ишарәләүче нәрсәләр турында, Аның берлеге һәм чиксез кодрәте турында фикерләү. Коръән кәримнең күп кенә аятьләрендә Аллаһ Тәгалә безне фикерләргә өнди. Мәсәлән, Әәли Гыймран сүрәсенең 190-191 аятьләрендә болай диелгән: «Дөреслектә җир вә күкләрнең төзелешендә һәм төн илә көннең бер-берсенә алмашынуында акыл ияләренә Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанырга, әлбәттә, көчле дәлилләр бар. Ул акыл ияләре Аллаһны зикер итәрләр баскан, утырган вә яннарына яткан хәлдә, дәхи җир, күкләрнең төзелеше хакында акылларын эшләтеп, фикерләрен йөртерләр: «Ий Раббыбыз бу төзелешне Син максатсыз бушка гына төземәдең. Мактау сиңа, Син барча кимчелектән пакь! Безне ут газабыннан сакла!» (Әәли Гыймран сүрәсе, 190,191)
Шулай ук Коръән Кәримдә әйтелгән: «Әй, кешеләр дөяләргә карамыйлармы, ничек алар бар кылынган? Вә күккә карамыйлармы – ничек күтәрелгән? Вә тауларга карамыйлармы – ничек беркетелгән ул таулар? Вә җиргә карамыйлармы – ничек палас кебек түшәлгән?» (әл-Гашийә сүрәсе, 17-20)