Габделхак Хәлфә Каюмов (1921-1999) турында хәтирәләр

Габделхак Хәлфә Каюмов (1921-1999) турында хәтирәләр

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте Баш мөфтие, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин:

“...Халык арасында “эшләпә Габделхак” дип йөртелгән хөрмәтле остазыбыз Габделхак абый Каюмов – бик тә ихласлы, күптәннән белешә, йөрешә торган күркәм кардәшебез иде. Фронтовик, Ватан сугышында контузияләр алган, ә тыныч тормышта бик тә хәрәкәтле, тырыш, тәвәккәл абзый булды. Мәрҗани мәчете мөтәвәллиятенә кергәнче дә шыпырт кына динне өйрәтеп, укырга-язарга өйрәтеп, тәҗвид өйрәтеп ятты.

Безнең яшьлектә күңелләребезгә иман орлыклары салган, дин нигезләрен сеңдергән остазларның тагын бер бик күркәм гадәтләре бар иде. Алар шәкертләренә шушы дөньяны алып барырлык һөнәрләргә, тормыш көтү өчен кирәкле кәсепләргә дә бик тырышып өйрәттеләр. Габделхак абый Каюмовтан мин бүрек тегергә өйрәндем. Габделхак остаз – тарих борылышларында яшәп, бәрәкәтле гомер кичергән, динисламыбызда зур урын тоткан, бик күп эш-гамәлләргә өлгергән шәхес. Гомере буена ул халыкта Аллаһка, Аллаһның хак илчесенә, динебезгә мәхәббәт тәрбияләде”.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире, Казан шәһәренең “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин:

“...Дин өлкәсендә зур вазифаларга ирешмәсә дә, ул совет хакимияте елларында ук остаз-хәлфә бабай булып танылды. Габделхак абый дингә өндәү, дин сабагы укыту тыелган совет чорында дин нигезләрен укытуга җөрәт итә. Билгеле, аңа кадәр дә яшеренеп кенә дингә укыту барган, әмма нәкъ Габделхак остаз тырышлыгы белән укыту шәхси ысулдан төркем ысулына күчә. 1960 еллар уртасында Г.Каюмов теләүчеләрне төркемнәргә туплап укыта башлый.

Ул үзен дин галиме дип санамады, әмма үзе белгәнне башкаларга өйрәтү методикасын камиллеккә җиткереп, әсбаплар булдырып, бөтен булмышын мөгаллимлеккә багышлады. Күпчелек уку-укыту материалларын, үз кулы белән плакатлар ясап, файдалана торган булды. Гыйлем өстәү нияте белән килгән кешегә аларның ишекләре һәрвакыт ачык иде. Һәм шәкертләренең белем алуларын дәвам итүләрен, мәдрәсәләрдә укуларын кайгыртты. Габдулла Галиуллин, Госман Исхаков, Җәлил Фазлыев, Рәхимулла Яруллин, Басыйр Бикбаев, Габдерәшит Закиров, Әхмәт Сабиров, Камил Вәлиуллин, Рөстәм Вәлиуллин, Габделхәмит Зиннәтуллин, Рамил Зарипов һ.б. – барысы да заманында Габделхак хәлфә мәктәбен узучылар. Шунысы мөһим: Габделхак абый гарәп имлясы белән укытуны җәдит галимнәре әзерләгән дәреслекләрдән алып барды. Аның тәэсирендә халкыбызда җәдит ысулы табигый төстә таралды. Һәм Габделхак остаз методикасы күп мәдрәсәләрдә әлегә хәтле кулланыла. Ул гомеренең ахырына кадәр безнең мәхәллә әһеле булды, мәдрәсә хәлләре белән кызыксынып торды. Белем йортыбыз яңа урынга күчкәч, ул беренче уку көнендә үк килеп, шәкертләрне котлады.

Г.Каюмов бик сирәк очрый торган кешеләр рәтенә керә. Ул үзендә динебез хуплаган бөтен хәерле сыйфатларны җыярга тырышкан шәхес булды. Аның кыяфәтеннән, үз-үзен тотышыннан ук Исламның тынычлык, хәерлелек дине икәнлеген аңларга була иде. Әдәпле сөйләшүе, пөхтә киенүе, гайбәткә катнашмавы һ.б. – безгә үрнәк алырлык сыйфатлар. Аңардан кешеләргә уңай тәэсирләр генә күчә иде. Аның үрнәге бүген дә зур тәрбияви өлге булып тора. Габделхак абый мисалы күрсәтә ки, бездәге шартларда исламча яшәргә бик мөмкин һәм үзеңне кеше буларак шәргый идеалга якынлаштыру да хәл итәрлек мәсъәлә. Габделхак абый үзендә динебезнең рухилыгын сеңдергән, аны үрнәк дәрәҗәсендә калыплаган, халыкка ачык булуы, халыкны агартуга тырышуы аркасында ул бу рухи дәрәҗәгә ирешкән кеше”.

Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе, Борбаш авылы мәчете имам-хатыйбы Җәлил хәзрәт Фазлыев:

“...Габделхак абый һәр аваз, һәр иҗек, һәр тыныш билгесе җиренә җитсен дип тырыша иде. Йөзләгән шәкертләр белән шулай итеп шөгыльләнү өчен күпме сабырлык, күпме көч кирәк! Мин аларда ун елдан артык шәкерт булдым. Шундый остаз насыйп иткән өчен Аллаһ Раббыбызга чиксез шөкераналар кылам. 35 ел бергә гомер иткән җәмәгате Наҗия апа белән намаз укучы иманлы яшьләрне үзара таныштыру, кавыштыру өчен дә күп тырышлык куйдылар. Алар ярдәме белән мөселман гаиләләрее корылды. Мин аларда вакытта кайберәүләр “Габделхак абый, килен өчен бик зур рәхмәт”, яисә “Кияү өчен зур рәхмәт” дип әйтеп китәләр иде. Ул бер мәчеттә дә имам булып тормады, мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләмәде. Әмма үз артыннан йөзләгән шәкерт тәрбияләп калдырды Мин бу очракта тәрбияләү дигән сүзгә басым ясыйм. Бүген шәкертләрне укытабыз дип сөйлибез. Шәкерт белемле булудан бигрәк, тәрбияле булырга тиеш. Ә бу мәсъәләдә әле безгә остазларыбыздан бик күп өйрәнәсе бар.”

Наҗия абыстай Каюмова, 35 ел бергә гомер иткән җәмәгате:

“...1967 елдан башлап 1997 елның апреленә кадәр дин сабагы алырга теләүчеләр җыелган саен, һәр атнада Арчага йөреп сабак бирдек. Ә Казанда кечерәк төркемнәрне чиратлап төрле урында укыттык. 2-3 ел Рәшидә абыстай Исхакыйларда. Бер ел җәен балалар җыелды. Рәшидә абыстайлар сараенда аларны укытуны Тәлгатькә (Таҗетдин) кушты. Ике атна укыткан өчен Габделхак яшь мөгаллимгә магнитофон бүләк итте. Тәлгать Вәлиуллиннар өендә берничә кыш укыттык. Балалары каникулларда безгә килеп укыйлар иде. 1968 елны бер бүлмәле фатир алдык. Биредә күп укыттык. 10-15 әр кеше укып китүгә, икенчеләре килә иде. Дин тотуга рөхсәт чыккач, Габделхак Мәрҗанидә, Әҗемдә, Иске Таш мәчетендә, 1998 елдан Нагорный мәчетендә укытты. Арча, Балтач һәм Кукмара районнары авылларына йөрү гадәтебезгә керде. Туган авылы Ядегәргә (Кукмара районы)дә атна саен укытырга кайтып йөрдек.”

Заһит Каюмов, энесе:

“ Туган авылыбыз Ядегәрдә узган гасыр башында указлы мулла булып торган Таҗетдин бабабыз салдырган мәчет урынында 1994 елның 2 декабренда җомга көнне күмәк көч белән мәчет ачылды. Абый канатланып йөрде инде: ничек булдыра ала – шулай тырышты, даими төстә матди ярдәм күрсәтте, оештыру эшләрен башлап йөрде, манарага ай эшләтеп алып кайтты. Мәчет ачылганда Коръән китаплары, үзенең бихисап методик әсбапларын бүләк итте. Һәм гомере буена туган авылыбызга, мәчеткә кайтып йөрде, китаплар, мөселман календарьлары бүләк итте. 2006 елны абыебыз Габделхакның тууына 85 ел тулганда авыл халкы мәчеткә “Габделхак” исеме бирү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә Г.Каюмовны искә алу мәҗлесе узды. Гаиләләребез белән барып, абый ядкарен барладык. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб оештырган “Иман” нәшрияты абыйны белүче замандашларының хәтер-хәтирәләрен туплап, “Остазларның остазы” дигән китап чыгарды.

2015-2016 елларда Габделхак абый уллары Зөфәр белән Рәшит энекәшләр мәчеттә капиталь ремонт ясаттылар. Манарадагы айны да алыштырырга туры килде. Мәчеткә исем бирү бер эш. Аны әледән-әле халык күңелендә искә төшереп торуны, истәлекләр яңартуны мактаулы вазыйфабыз дип саныйбыз. Үсеп килүче ядегәрлеләргә Габделхак Каюмовның кем булуын, нинди эз калдыруын аңлатуны гаиләбез белән теләп башкарабыз. Быел март аенда мөгаллим, бик күпләргә туры юлны табарга булышкан абыебызның гаять зур мирасын, бай тәҗрибәсен барлаячакбыз. Г.Каюмовның тууына 100 ел тулу уңаеннан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә “Габделхак остаз” укулары, ә Ядегәр авылы мәчетендә юбилей кичәсе белән искә алачакбыз.”

Зөфәр Каюмов, олы улы:

“... Аллаһыга шөкер, әтиебезнең туган ягында мирасы онытылмый. 2015 елны әтиебез исемен йөрткән мәчетне энем Рәшит гаиләсе, улым Рөстәм гаиләсе белән бергәләп эчтән-тыштан рәтләдек, заманча төс керттек. Мәчеткә өстәп янкорма төзелде. Ул хәзер дүрт авылга мәдрәсә булды. Мәдрәсәгә дә манара куйдык, авыл халкы аңа Фаиз хәзрәт Якупов исемен бирде. Мәчет-мәдрәсә ишек алдын матурлауны ландшафт дизайнерларыннан эшләттек.

2017 елның 25 мартында Ядегәр урта мәктәбендә мәктәп директоры Илфат Әхмәдуллин тырышлыгы белән Габделхак Каюмов исемендәге I Республика күләм ”Эзләнүләр аша – камиллеккә” дип аталган фәнни-гамәли укулар узды. Өч ел рәттән уздырылган бу чарада Татарстан мәктәпләре укучылары фәнни-гамәли хезмәтләре белән катнаштылар. Ә без анда әтиебез Габделхак остаз мирасын җентекләп өйрәнгән иң тырышларга бүләкләр тапшырдык. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан якын-тирәдәге 4 авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугышта катнашкан фронтовиклар исемлеге язылган обелискны яңарттык, тирә-ягын төзекләндердек. Хәтер сагында торып һәм әтиебез башлаган игелек-хәйрия эшчәнлеген дәвам итеп, авылдашларыбыз күңелендә югалмас, онытылмас эз калдырасыбыз килә. Мәчеткә дә, авыл җирлегенә булышуны да изге бурычыбыз дип саныйбыз”.

ЯЗМАНЫ ЖУРНАЛИСТ

ВӘСИЛӘ РӘХИМОВА ОЕШТЫРДЫ

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә музей эшли башлады

Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме Галимҗан Барудига багышланган халык музее ачылды. Әлеге музей – Баруди мирасына багышланган беренче даими музей экспозициясе. Мәдрәсә директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, музей идеясе...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...