Сорау-җавап

Сорау-җавап

Өйләрне һәм сәүдә рәтләрен арендага алуга карата нинди шәригать хөкемнәре каралган?

Яшәү өчен өйләрне арендага алырга яки сату өчен сәүдә рәтләре алырга рөхсәт ителә.

Төзелеш яки пальма яисә башка төрле агачлар утырту өчен арендага җир алырга ярыймы?

Аларны бу нәрсәләр өчен арендага алырга ярый.

Арендага кибет алганда, аренда бирүче шундый шарт куя: «Әгәр син бирегә хуш исле әйберләр сатучыны урнаштырсаң, ул вакытта айга бер дирһәм түләрсең, әгәр тимерчене урнаштырсаң айга ике дирһәм түләрсең» – моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Мондый аренда һәм арендага бирү рөхсәт ителгән, һәм боларның икесе өчен дә әйтелгән түләү тиеш була, Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан риза булсын) шулай дип саный, ә аның ике шәкерте: «Мондый аренда дөрес түгел» диләр.

Берәү арендага өй ала, арендага алган өйне караклар басса, бу очракта аренда бәясен түләү буенча шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Әгәр караклар арендага алучы анда урнашканчы ук баскан булса, ул вакытта арендага алучы аренда өчен түләүдән бөтенләе белән азат ителә. Әгәр арендага алучы инде урнашкан булып, карак шуннан соң гына керсә, арендатор аренда өчен өйдә яшәгән вакытына туры китереп түләргә тиеш, ә калган сумма юкка чыгарыла.

Уртак милекне арендага алу буенча шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) «уртак милекне арендага алырга ярамый» – дип саный. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (Аллаһ алардан разый булсын) ярый дип санаганнар.

Арендага алучыга ни теләсә шуны эшләргә ярыймы?

Әйе, аңа үзе нәрсә тели шуны эшләргә рөхсәт ителә, бары тик: тимерчелек, тукыма буяу һәм он тарттыру белән шөгыльләнүдән башка; әгәр арендага бирүченең бу эшләргә рөхсәте булса, монысы да мөмкин.

Кеше җирне агач утырту һәм төзелеш өчен арендага ала. Аренда срогы үткәч, ул бу җирне хуҗасына ничек кайтарып бирә?

Әгәр җир хуҗасы төзелешне һәм агачларны шул килеш калдырып, аларның суммасын түләп, үз милке итәргә риза булмаса, арендага алучы төзегәннәрен сүтәргә, бөтен утыртылган агачларны алып җирне хуҗасына чиста килеш тапшырырга тиеш. Әгәр җир хуҗасы шуңа да ризалашмаса, ул вакытта төзелеш һәм агачлар арендага алучыныкы, ә җир хуҗасыныкы булып кала.

Берәү бер дирһәм түләп арендага бер айга өй ала. Моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Бу килешү бер ай өчен дөрес, ә калган айлар өчен, әгәр калган айлар төгәл күрсәтелмәгән булса, дөрес түгел. Әгәр ул киләсе айның берничә көнен генә яшәгән булса да арендага бирүче аны шул ай бетмичә чыгара алмый. Әгәр кеше айның башында бер көн яки күпмедер вакыт яшәгән булса, шундый ук карар һәр айга карата чыгарыла.

Берәү арендага өй алганнан соң анда яшәвенә комачаулый торган җитешсезлек тапса, ул нәрсә эшли?

Ул аренда килешүен гамәлдән чыгара.

Берәү кияр өчен арендага күлмәк ала, әгәр аңа нинди дә булса шарт куелмаган булса, бу күлмәкне башка кешегә кидерергә ярыймы?

Бу очракта аңа күлмәкне башка кешегә кидерергә ярый, ләкин әгәр ул «Аны фәлән кеше киячәк» дип әйтеп тә күлмәкне башка кеше кия икән, ул аның сакланылышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала.

Эшкәртү өчен арендага җир алырга ярыймы?

Эшкәртү өчен арендага җир алу рөхсәт ителә, ләкин килешү шул очракта гына дөрес була ки, әгәр анда үстереләсе нәрсә төгәл аталса, яки аренданы алучы ни теләсә шуны үстерә ала дигән шарт куелган булса. Килешүгә җирне сугару һәм юл да керә, гәрчә алар килешү шартында искә алынмаган булсалар да.

Берәү арендага күчемсез милек ала. Аренда бирүче: «Анда фәләнне кертергә тиеш буласың», – дип шарт куя һәм кем икәнен дә төгәл атый. Аңа бүтән кешене анда урнаштырырга рөхсәт ителәме?

Арендаторга бүтән кешене кертү рөхсәт ителә, күчемсез милек анда кем яшәвенә карап үзгәрми.

Берәү бәясе ун дирһәмнән дип бер елга арендага өй ала, ә айга күпме түлисен ачыкламый, моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Аңа бу рөхсәт ителә һәм монда бернинди начарлык та юк.

Аренда алучы арендага өй ала, ләкин анда яшәми, моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Ул анда яшәсә дә, яшәмәсә дә аренда өчен түләргә тиеш, чөнки ул аннан файда алу мөмкинлегенә ия.

Әгәр өй ишелсә яки эшкәртелә торган җирдә су бетсә яки су тәгәрмәченә су килми башласа – моңа карата шәригатьтә нинди хөкемнәр каралган?

Ике тараф та аренда килешүен гамәлдән чыгара.

2026-03-01 (Шәүвәл 1447 ел.) №3.


Саранга җәза

Бер кечкенә авылда Хәлил исемле бик саран кеше яшәгән. Аның кибете булган. Авыл халкы шул кибеттән төрле кирәк-ярак, азык-төлек сатып алып көн иткән.   Кибеттәге һәр әйберне Хәлил кыйммәт хакка сатарга тырышкан. Бурычка сораганнарга ул: “Юк!” – дип кенә җавап биргән. Бер...


Казанда мәчет каршындагы татар теле курслары турында семинар узды

  Татарстанда мәчет каршындагы курслар һәм дини уку йортлары программалары кысаларында шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Без туган телне өйрәнәбез!» дәресләрен оештыру буенча семинар узды. Татар теле дәресләре 2 марттан 29 майга кадәр атнасына ике...


Кадер кич

(Сүрәи кадердән)  Бу кадер кич елда бер кич — барча кичләр изгесе; Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе. Сафланыр ул, пакьләнер, — бик зур Ходайның дәүләте; Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капугы шәүләсе. Шул капугъдан күндерермез Тәңремезгә без теләк, — Бер кадер кич Тәңре каршында мең...


Мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды

Нәзарәтнең ”Зәкят” хәйрия фондында мөслимәләр өчен Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнүгә багышланган очрашу узды. Очрашуда фонд карамагындагылар гына түгел, ә барлык теләүче хатын-кызлар – 20 дән артык кеше катнашты. Кунаклар алдында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе...


Фитыр сәдакасы

Хәлле кешегә Рамазан аеннан соң, Ураза гаете көнендә үзе һәм сабый балалары өчен фитыр сәдакасын бирү – вәҗиб, ягъни үтәлергә тиешле гамәл. «Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам фитыр сәдакасын кешеләр бәйрәм намазына басканчы таратырга кушкан» (әл-Бохари).   Фитыр сәдакасы күләме...