Сорау-җавап

Сорау-җавап

Сорау-җавап

 

Зур сәүдә үзәкләренең барысында да диярлек төп аренда түләвеннән тыш, процентлы аренда ставкасы бар, ул уртача 10% килеп чыга. Килешүләр дә шуны истә тотып төзелә. Мисал өчен, аренда аена 70000 сум ди, сатучы аена 1000000 сумлык керем ала, шул керемнең 10% ы 100000 сум чыга. Шул суммадан 70000 сум аренда түләвен аласың һәм 30000 сум кала. Менә шул 30000 сум акчаны сатучы төп аренда түләвенә кушып бирергә тиеш була. Мондый түләү рөхсәт ителгәнме соң?

Шәригать буенча аренда түләве алдан билгеле булырга тиеш. “Әл-Лүбәб фи Шәрх әл- Китаб”та болай диелә: (Аренда килешүе – куллану хокукын сатып алу дигән сүз. Күрсәтелгән хезмәтнең күләме һәм аның бәясе билгеле булмаса, аренда килешүе дөрес булмый), чөнки килешүдә күрсәтелгән хезмәтнең күләме һәм бәясе билгесез булу низаг китереп чыгарырга мөмкин.

Сезнең очракта төгәл билгеләнгән түләүгә генә ризалашырга кирәк, ә процентлы ставкадан баш тартырга. Шул очракта гына сезнең килешүегез шәригать буенча дөрес булачак.

 

 

Минем бер иренем икенчесенә караганда зуррак. Шул сәбәпле үземне уңайсыз хис итәм һәм, миңа калса, бу минем иремә дә ошамый, гәрчә ул бу хакта миңа ачыктан-ачык әйтмәсә дә. Башка бернәрсәгә дә кагылмыйча, миңа иренемнең формасын төзәтү өчен операция ясатырга ярыймы?

Әйе, сез иреннәрне бер үк размер итеп, аларның формасын төзәттерә аласыз. Пластика операцияләре мәсьәләсендә гомуми кагыйдә түбәндәгечә: әгәр мондый операция тышкы кыяфәт дефектын (тумыштан булган яки яшәү дәверендә барлыкка килгән дефектын) бетерү өчен эшләнсә, бу рөхсәт ителә.

Әгәр дә операция болай да дефектлы булмаган кыяфәтне төзәтү яки бизәү өчен эшләнсә, бу Аллаһы яралткан, бар кылган нәрсәне, ягъни кешенең табигыйлеген үзгәртү дип санала һәм моны эшләү тыела.

Бу мәсьәләдә нигез булып тумыштан килгән дефектны бетерүнең рөхсәт ителгәнлеге турында хәнәфи мәзһәбе фәтвасы тора. “Фәтава әл-Һиндийә” китабында болай диелгән: «Әгәр кем дә булса артык бармагын кисеп алырга яки башка нәрсәне [тумыштан килгән дефектны төзәтергә] теләсә, Нусайр, Аллаһы аннан разый булсын, болай дигән: “Әгәр мондый гамәлләрдән соң кисүчеләр еш үлсә, моны эшләргә ярамый, ә киресенчә ешрак уңай тәмамланса - болай эшләргә мөмкин”.

Мөфти Мөхәммәд Такый Усмани “Тәкъмилә Фәтх әл-мүлхим” китабында болай дип ачыклык кертә: «Артык бармакны һәм шуңа охшаш башка физик җитешсезлекне бетерүгә килгәндә, бу Аллаһы Тәгалә бар кылган әйберләрне үзгәртү дип саналмый, бәлки җитешсезлекне бетерү яки авыруны дәвалау дип атала”.

 

 

 

Кибетләрдә мәчеләр өчен махсус ризык сатыла, аларның ите, әлбәттә, хәләл түгел. Мондый ризыкны мәчегә ашатырга ярыймы?

Хәзер мәчеләр өчен чыгарыла торган ризыкның составында хайван компонентлары да (ит, ит ризыклары, балык) һәм үсемлек компонентлары да (яшелчәләр, бөртеклеләр) бар. Димәк, мондый әзер ризыкның составында хәләл булганы да, нәҗес булганы да, бигрәк тә хәләл булмаган ит, очрый дигән сүз. Имам әл-Касаниның “Бәдаиг әс-сәнаиг” китабында болай диелә:

“Әбү Хәнифәдән, Аллаһ аннан разый булсын, китерелә: “Хәрам белән кушылган, әмма хәләл өлеше күбрәк булган әйберне сату тыелмаган”. Димәк, әгәр хәрам күбрәк икән, аны сату тыела, мәсәлән, тычкан төшкән май яисә камырны. Шулай ук Мөхәммәд [ибн әл-Хәсән] үләксә мае төшкән май турында болай дигән: “Әгәр үләксә мае күбрәк икән, андый майны сатарга ярамый”, чөнки хәләл артыграк булганны куллану ярый <…> әгәр хәрам күбрәк булса, аны куллану ярамый”.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без сезгә төп компоненты балык аксымы булган әзер ризыклар яисә ите 50% тан артмаган ризыклар сатып алырга киңәш итәбез.

 

 

Самолетта очканда намазны ничек уку хәерлерәк?

Самолет җиргә утырганда намаз вакыты әле чыкмаган булса, намаз самолеттан төшкәч укыла.

Әгәр самолетта очу вакытында намаз вакытлары да керә икән, намазны, борт хезмәткәрләре белән сөйләшеп, кыйблага карап, басып укырга тырышырга кирәк. Мондый намаз дөрес була һәм аны каза кылуның кирәге калмый.

Самолет хезмәткәрләре басып укырга рөхсәт бирмәсә, намазны утырган килеш укырга, ә сәҗдәләрен тулысынча башкарырга кирәк.

Әгәр болай да уку мөмкинлеге юк икән, креслода утырган килеш укыла, рокугъ, сәҗдәләр ярым бөгелеп кенә башкарыла. Бу рәвешле укылган намазны самолеттан төшкәч кабаттан укырга кирәк булачак – намазның дөрес булмау куркынычы бар, чөнки кыям намазның рөкеннәреннән санала, ягъни мәҗбүри өлеше. Ә намазның рөкеннәрен бары авырган кешегә генә калдырырга ярый. Башка вакытта намазны бөтен шартларын саклап укырга кирәк.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...