СОРАУ-ҖАВАП
СОРАУ-ҖАВАП
Намазны бозучы гамәлләрне һәм сүзләрне бәян итегез әле.
Намазны бозучы гамәлләр болар: онытылып ашау һәм эчү; намазда булган гамәлләрдән (хәрәкәтләрдән) тыш гамәл (хәрәкәт) кылу; намаз укыганда белә торып тәһарәтне бозу; берьюлы өч адым атлау; күкрәкне кыйбладан авыштыру; аңны югалту; хыяллану; шәһвәт яки ихтиләм белән багу; араларында пәрдә булмаганда ир белән хатыннарның бер сафта торып намаз укуы; бер рөкүгъ беткәнгә хәтле гаурәтнең ачылуы яки намазны боза торган нәҗасәт булганда уку; кычкырып көлү.
Намазны боза торган сүзләр түбәндәгеләр: берәр кешегә сәлам бирү; бер кәлимә яки белә торып, онытылып китеп яисә хаталык белән сөйләшү; сәламгә җавап бирү; уфылдау; кисәк кычкыру; уфтану; авыртудан яки кайгыдан кычкырып елау, әмма ахирәтне күзаллап яки уйлап еласа, намазы бозылмый; төчкерүгә «ярхәмүкәллаһ» дип җавап бирү; кеше соравына «Лә иләһә илләллаһ» дип җавап бирү; кайгылы хәбәр ишеткәч: «иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун» (ягъни, дөреслектә, без Аллаһныкы һәм дөреслектә, Аңа кайтачакбыз), – дип җавап бирү; берәр шатлыклы хәбәр ишетеп: «әлхәмдү лилләһ» (ягъни Аллаһка мактау булсын), – дип әйтү; гаҗәпләнгән очракта «лә иләһә илләллаһ» (ягъни Аллаһтан башка илаһ юк) яки «субхәналлаһ», ягъни Аллаһ барча кимчелекләрдән дә пакь – дип әйтү; нинди дә булса сүз әйтү һәм җавап бирү йөзеннән сүз әйтү; имамнан узып башка кешене искәртү, төзәтү; кыйраәтнең яки тәкбирнең мәгънәсе бозылырлык итеп уку; тәкбирнең һәмзәсен сузып әйтү.
Нинди ихилафлы (ягъни капма-каршылыклы) очраклар бар?
Ихтилафлы унике мәсьәлә бар: «Тәяммүм» кылучы намазын укыган вакытта су күрсә һәм тәһарәт алырга мөмкинчелеге булса; әгәр итекләренә мәсех кылса һәм ул мәсехнең дөрес булу вакыты чыкса; әгәр аз гына вакытка читекләрен салган булса; әгәр Коръән укый белмәгән кеше берәр аять өйрәнсә; әгәр ялангач булып, кием тапмаса; әгәр намазын ишарәләп укыса, әмма рөкүгъ һәм сәҗдәгә көч тапса; әгәр намаз эчендә алдагы намазын калдырганы исенә төшсә; әгәр намаз укыган вакытта имамның тәһарәте бозылып бер надан кешене үз урынына имам итеп калдырса; әгәр иртәнге намазын укыганда кояш чыга башласа; әгәр җомга укыганда икенде вакыты керсә; әгәр яра өстенә ябылган бәйләвечкә мәсех кылган булса, ләкин төзәлгәннән соң бәйләнгән чүпрәге төшсә; әгәр хәез хәлендә булса һәм кан күренсә.
Әбү Хәнифә (аңардан Аллаһ Тәгалә разый булсын): «Әгәр бу хәлләр (унике хәл) ахыргы утыруда «әт-Тәхият» кә утырганчыга кадәр булса да, намазлары бозыла», – дигән. Әбү Йосыф һәм Мөхәммәд (алардан Аллаһ Тәгалә разый булсын): «Әгәр ахыргы утыруда «әт-Тәхият» микъдары кадәр утырган булсалар, намазлары дөрес булыр» – диләр.
Намазда мәкруһ булган эшләрне аңлатсагыз иде.
Намаз укучы өчен ошбу китерелгән нәрсәләрне эшләү мәкруһ: намазда тәне һәм киеме белән уйнау; сәҗдә урынын вак ташлардан тазарту; намазда киерелү; намазда билгә таяну; киемен күтәрү яки төшерү; чәчне үрү; нәрсәгә булса да борылып карау; эт кебек ике үкчәгә утыру; сәҗдәдә терсәкләрне җиргә тидерү; сәламгә кул белән ишарәләп җавап бирү; аякларны гозерсез чалыштырып утыру; маңгайдан һәм борыннан тузан сөртү; авызга укый алмаслык зур әйбер кабу; түбәнчелек белән укымау.
җәмәгать белән укуның савабын һәм аның шәригатьтә булган уры-
нын бәян кылсагыз иде.
җәмәгать белән уку ирләр өчен сөннәт-и мөәккәдә булып, әҗере бик олуг. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җәмәгать белән намаз уку ялгыз укудан егерме җиде мәртәбә өстенрәк», – дигән. Ибне Гомәр (алардан Аллаһ Тәгалә разый булсын): «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Авылда яки сәхрада өч кеше булса, намазны җәмәгать белән бергәләп кылырга кирәк, чөнки аерылып калган хайванны бүре ашый» – дигән. Моны Әбү Давыт, Әхмәд һәм Нәсаи риваять кылганнар.
Әбү Һөрәйрә (аңардан Аллаһ Тәгалә разый булсын) болай дип риваять кыла: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Җаннарны кулында Тотучы Зат белән ант итеп әйтәм, сезгә утын җыярга боерыр идем, утын җыелгач намазга боерыр идем һәм намазга азан әйтергә бер кешене билгеләр идем, аннан соң намазга килмәгән кешеләрнең өйләренә ут төртер идем» – дигән (Бохари). Әлеге хәдис «намазга килмәгән ирләрне җыеп, өйләрен яндырыр идем», – дигән мәгънәгә ия.
Имамлыкка кем лаеклырак?
Әбү Хәнифә: «Сөннәтне иң яхшы белүче галим кеше, ягъни шәригатъ кануннарын, гомумән, намаз мәсьәләсен башкалардан яхшырак белүче кеше» – ди. Әбү Йосыф (аңардан Аллаһ Тәгалә разый булсын): «Имамлык кылырга кыйраәттә остарак булган кеше хаклы. Әгәр кыйраәттә бер тигез булсалар, яше белән олырагы имамлыкка хаклырак була» – дип әйтә.
Имам булуы мәкруһ булган кеше бармы?
Намазда имам итеп әгърабиләрне, ягъни күчмә тормыш итү сәбәпле гыйлемсез булган халык вәкилләрен, фасикъларны, сукырларны, чөнки ул тәһарәттә игътибарсыз була, зинадан туган баланы кую мәкруһ. Ләкин шулай булса да, намазда имам булсалар, намаз дөрес була.
Хатын-кызларның җәмәгать белән намаз уку өчен мәчеткә килүләре
дөресме?
Хатын-кызларга җәмәгать намазына килү мәкруһ, алар өчен өйдә уку яхшырак. Әбү Хәнифә (аңа Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын) олы яшьтәге хатыннарның иртә, ахшам, ястү намазларына бизәнмичә килүе дөрес, дип санаган. Әбү Йосыф (аңа Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте булсын) барча намазларга да килергә ярый дигән фикердә торган.
Хатыннарның җәмәгать белән намаз укулары дөресме?
Хатыннарның җәмәгать белән намаз укулары мәкруһ, әмма укысалар араларында имам булып укучы булырга тиеш. Шулай ук ялангач кешеләр, җәмәгать белән намаз укыганда, араларында имамнары булырга тиеш.
Әгәр имамга оючы кеше берәү генә булса ул кайда торырга тиеш?
Имам иярүчене уң ягына бастырырга тиеш, әгәр оеп укучылар күбәйсә, имам алга чыга.
Әгәр оеп укучылардан бер генә хатын-кыз булып, имамга иярсә, ул кая басырга тиеш?
Имамның артында торырга тиеш.