СОРАУ-ҖАВАП
«Мөзәрага» дигән төшенчә телдә һәм шәригатьтә нәрсәне аңлата?
«Әл-мөзәрага» сүзе «зәрага» («чәчү, җирне эшкәртү») фигыленнән барлыкка килгән, ә шәригатьтә – җир хуҗасының килешү нигезендә икенче кешегә җирен аренда хакына (алган уңышның ⅔ яисә ¾ өлешен үзенә калдырып, ә ⅓ яисә ¼ өлешен игенчегә биреп) игенчелек белән шөгылләнергә бирүе.
Мөзәрага мәсьәләсенә галим-имамнар (Аллаһ алардан разый булсын) ничек карыйлар?
Әбү Хәнифә (Аллаһ аңардан разый булсын) мондый килешүне батыйль килешү дип саный, ә аның шәкертләре (Аллаһ алар белән разый булсын) бу мәсьәләне 4 очракка бүлеп карыйлар. Шул очракларның өчесе рөхсәт ителә, ә берсе батыйль була, диләр:
1) җир һәм орлыклар милекчедән (хуҗадан), ә җирне эшкәртү һәм җир эшкәртү хайваны игенчедән;
2) җир хуҗадан, ә җирне эшкәртү, орлыклар һәм җир эшкәртү хайваны игенчедән;
3) җир, орлыклар һәм җир эшкәртү хайваны хуҗадан, ә җирне эшкәртү игенчедән;
4) җир һәм җир эшкәртү хайваны хуҗадан, ә орлыклар һәм җир эшкәртү игенчедән. Монысы батыйль килешүдер.
Мөзәраганың рөхсәт ителгәннәре нинди шартларда башкарыла?
Ике шарт үтәлергә тиеш: 1) башкарыласы эшнең вакыты алдан ук билгеләнгән булуы; 2) җирдән алынган уңышның уртак булуы (бүлешүдә башка кешеләрнең катнашмавы).
Бу ширкәтьтә кем күпме өлеш (ничә капчык) алачагы турында алдан килешеп буламы?
Юк, алай итәргә ярамый.
Килешкәндә аларның берсе «миңа арык тирәсендә үскән уңыш булачак» дип әйтә аламы?
Юк, әйтә алмый.
Мөзәрага ширкәтчеләре уңышны ничек бүләләр?
Ширкәтчеләр уңышны, алдан килешкәнчә, үзара бүлешәләр. Әгәр дә җирдә бернәрсә дә үсмәсә, ширкәтче бернәрсә дә алмый.
Әгәр дә эшкәртелгән җир уңыш бирсә, әмма игенченең бу җирдә дөрес булмаган мөзәрага килешүе нигезендә эшләгәне ачыкланса, бу очракта уңыш ничек бүленәчәк?
Бу очракта уңыш бүленми. Ул уңыш орлык хуҗасына булачак. Орлык җир хуҗасыныкы булганда хезмәтчегә гадәти мондый эшләргә уртача түләнә торган хезмәт хакы түләнелә (әмма шул килешенгән өлеш микъдарыннан артык түгел). Мөхәммәд имам (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: «Хезмәтче, күпме генә уңыш алмасын, ул барыбер мондый эшләр өчен уртача түләнә торган гадәти хезмәт хакы алачак». Әгәр дә инде орлыклар хезмәтченеке булса – ул очракта хезмәтче тарафыннан җир хуҗасына аренда хакы бирелә (аренда хакы хуҗага шулай ук гадәти (уртача) булган бәя белән бирелә).
Эшкә алынган орлык хуҗасы (орлык белән килгән игенче) мөзәрага килешүен бозып эшеннән баш тартса – аны эшен дәвам итәргә мәҗбүр итү дөрес буламы?
Юк, аны мәҗбүр итәргә кирәкми.
Әгәр дә мөзәрага килешүенең гамәлдә булу вакыты уңыш өлгергәнче тәмамланса, җир хуҗасы һәм игенче нишлиләр?
Алар килешү вакытын уңыш өлгергәнчегә кадәр озайталар һәм икесе дә үз йөкләмәләрен тулысынча үтиләр.
Ашлыкны уру, көлтәләрне җыю һәм аны суктыру чыгымнарын кем тотарга тиеш?
Бу эшләрне башкару өчен һәрберсе алдан килешенгән өлештән чыгым сарыф итә. Әгәр дә чыгымнар хезмәтчегә генә йөкләнсә, мөзәрага килешүе дөрес булмый.
Мөзәрага килешүе төзүчеләрнең берсе үлсә, килешү үз көчендә каламы?
Килешү гамәлдән чыга.
Бу эшне башкару өчен солтанның рөхсәте кирәкме?
Әбү Хәнифә (Аллаһ аннан разый булсын) мондый җирләрне үзләштергәндә солтаннан рөхсәт алуны төп шарт итеп куя. Берәү солтаннан рөхсәт алып андый җирне үзләштерсә, ул җир аның милке булып санала, рөхсәтсез үзләштерсә, ул җир аның милке булып саналмаячак.
Ташланган җирнең үзләштерелгәнлеген нинди билгеләрдән белеп була?
Әгәр дә ташландык җир кемдер тарафыннан сукаланса, сугарылса яисә ул җирдә арыклар казылган булса, кое яисә су тота торган дамбалар ясалса, яисә ул җирдә нәрсәдер чәчелгән булса, агачлар утыртылса, бу җир үзләштерелгән булып санала.
«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип нинди җирләрне атыйлар һәм шәригать андый җирләрне үзләштерү мәсьәләсенә ничек карый?
«Эшкәртелми һәм файдаланылмый торган ташландык җир» дип су булмау сәбәпле, яки башка сәбәпләр аркасында эшкәртергә кыен булган һәм файдаланырга яраксыз булган җирләрне атыйлар. Андый җирләрне үзләштерергә ярый. Шулай ук бу җир төренә элек яшәгән кешеләрдән калган җирләр дә яисә элек мөселманнарда булган ташландык җирләр дә керә. Аларны да үзләштерергә һәм эшкәртергә (кулланышка кертергә, файдаланырга) рөхсәт ителә. Андый җир кешеләр яши торган урыннан кычкырып сөрән салганда ул тавыш ишетмәслек ераклыкта булырга тиеш.