СОРАУ-ҖАВАП

СОРАУ-ҖАВАП

Шәригатьтә икърар итүгә (ягъни хаталарны тану) карата нинди хөкемнәр каралган?

Әгәр ирекле яшүсмер үзендә булган нинди дә булса йөкләмәне икърар итсә, ягъни таныса, ул вакытта ул таныган нәрсә аңарда булу-булмауга карамастан, аның өчен мәҗбүри була. Шул рәвешле икърар итүче үзенең тануы белән җаваплылыкны үз өстенә ала.

 

 

 

Аңа билгеле булмаган нәрсә өчен ул ничек җавап бирә?

Аңа: «Билгесез нәрсәне аңлат» дип кушалар, әгәр ул аңлатмаса, казый аны аңлатма бирергә мәҗбүр итә.

 

 

 

Ул кемгәдер: «Мин фәлән кешегә нәрсәдер бирергә тиеш», дип әйткән имеш һәм кешеләр аңардан бу турыда сораша башлаганнар. Казый аны сөйләргә мәҗбүр иткәч, ул: «Мин аңа бер тамчы су тиеш» яки «... бер бөртек бодай тиеш» дип әйткән. Шәригатьтә моңа карата нинди хөкемнәр каралган?

Аның бу сүзләре кабул ителми һәм ул бәясе булган нәрсә хакында сөйләп бирергә тиеш.

 

 

 

Кеше билгеле яки билгесез нәрсә хакында икенче кеше файдасына икърар итә, шул икенче кеше бу хакка караганда күбрәк белдерә – шәригатьтә моңа карата нинди хөкемнәр каралган?

Әгәр ул билгесез нәрсә хакында икърар итсә һәм: «Мин аңарга милек бирергә тиеш» дисә, ул вакытта аның моны аңлатуы, ант белән расланганлыгы игътибарга алына.

 

 

 

Әгәр кеше: «Мин фәләнгә бик күп милек тиеш» – дисә, ә аннан соң: «Бу ун дирһәм» – дип аңлатса, моңа карата аның аңлатмасы кабул ителәме?

Юк, бу очракта аның аңлатмасы, әгәр ул ике йөз дирһәмнән азрак булса гына кабул ителә.

 

 

 

Әгәр ул: «Мин фәләнгә бик күп дирһәм тиеш» – дисә, ләкин аннан соң ачыклап: «Бу өч дирһәмр», дисә, моңа карата аның аңлатмасы кабул ителәме?

Ул дирһәмнәр санын «бик күп» дип әйтеп, ун дирһәмнән дә ким булмаган сумманы атаган булса, аның аңлатмасы кабул ителә.

 

 

 

Әгәр ул: «Мин фәләнгә дирһәмнәр бирергә тиеш» дисә, аңардан нәрсәләр таләп итәләр?

Аңардан өч дирһәм таләп итәләр һәм әгәр ул моннан тыш башка сумманы атамаган булса, бу иң азы.

 

 

 

Әгәр ул: «Мин фәләнгә фәлән кадәр дирһәм бирергә тиеш» яки «Мин фәләнгә фәлән кадәр тиеш һәм тагын фәлән кадәр» дисә, шәригатьтә моңа карата нинди хөкемнәр каралган?

Беренче очракта, ул уннан да ким булмаган дирһәмне атаса, ә икенчесе – әгәр ул егерме икедән дә ким булмаган сумманы атаса, аның аңлатмасы кабул ителә.

 

 

 

Әгәр ул: «Минем фәләнгә бүрычым бар» яки «... фәләнгә миннән фәлән тиеш» дисә, шәригатьтә моңа карата нинди хөкемнәр каралган?

Бу сүзләрне бурычны тану буларак кабул итәргә кирәк.

 

 

 

Әгәр ул: «Миндә фәләннең...» яки «Миндә фәлән өчен...» дип әйтсә, бу тану ничек аңлатыла?

Бу аның кулында аңа сакларга бирелгән нәрсәдер бар икәнлекне икърар итү.

 

 

 

Бер кеше икенчесенә: «Син миңа 1000 дирһәм тиеш» дисә, ә тегесе әйтә: «Мин инде аны түләдем» яки: «Ул аны миңа санап бирде», «Ул аны миңа үлчәде» яки «Ул аны миңа кичектерде» дисә, моның хакында шәригать хөкеме ничек?

Бу кеше үз сүзен таныган дип аңлатыла.

 

 

 

Берәү кичектерелгән бурычын берәр кеше файдасына икърар итә, һәм ул кеше аның бурычын раслый, ләкин бурычны кичектерүе хакындагысын кире кага. Ул бурычын шунда ук түләргә тиешме яки кичектерелгән бурыч хакында карар чыгарыламы?

Ул бурычны шунда ук түләргә тиеш. Бу бурычны биреп торган кеше, бурычны кичектермәгән булуы хакында ант итәргә тиеш.

 

 

 

Кеше бурычын таный, ләкин теге яки бу нәрсәгә карата төзәтмә кертә, моның хакында шәригать хөкеме ничек?

Бу очракта аның төзәтмә кертүе дөрес, ә калганын ул тулаем түләргә тиеш.

 

 

 

Әгәр ул бөтенесенә карата төзәтмә кертсә, сез нәрсә диярсез?

Ул чагында аның төзәтмә кертүе дөрес түгел, ә бурычын тануы – аның өчен мәҗбүри була.

 

 

 

Әгәр ул: «Мин аңа динардан башка 100 дирһәм бурычлы» яки «Бер капчык бодай тиеш» дисә, моның хакында шәригать хөкеме ничек?

Ул чагында игътибарга йөз дирһәм алына һәм аңардан динарны яки бер капчык бодайны исәпләп чыгарабыз.

 

 

 

Берәү: «Мин аңа 100 һәм дирһәм тиеш» ди, ягъни ул йөз саны белән бергә дирһәм сүзен әйтте, ә исәпләнә торганын атамады. Бу очракта нишләргә?

Бу очракта ул йөз дә бер дирһәм тиеш булуын таныды, гәрчә ул «йөз дирһәм» дигән сүзтезмәдән «дирһәм» сүзен төшереп калдырган булса да.

 

 

 

Әгәр ул «Йөз һәм күлмәк тиешмен» дип икърар итсә, ул нәрсә бурычлы була?

Ул бер күлмәк тиеш була, ә йөз дигәнен аңлатырга тиеш була.

 

 

Мөхәммәд Гашыйкның “Әл-Кудури мәсьәләләрен тиешлечә җиңеләйтү” китабыннан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....