Гыйлем – ул нур

Гыйлем – ул нур

Гыйлем – ул нур

Кеше хайваннан нәрсәсе белән аерыла соң? Дөрес, кеше сөйләшә ала, укый һәм яза белә, ягъни билгеле бер гыйлемгә ия. Әгәр кешенең гыйлеме юк икән, хайван белән кеше арасында аерма калмас иде.

 

Әгәр без бай булсак һәм шул байлыкка күзлек сатып алсак та, күзнең үзен сатып ала алмыйбыз. Йомшак түшәк сатып алсак та, йокыны сатып ала алмыйбыз. Китапларны сатып ала алсак та, гыйлемне сатып ала алмыйбыз бит. Шуңа күрә дә кеше беренче чиратта гыйлемне эзләргә тиеш. Шул чакта ул бу дөньяда уңышлы кеше булыр.

 

Байлык яхшыракмы икән әллә гыйлемме?

Бервакыт Гали ибне Әбү Талибтан (Аллаһ аңардан разый булсын) сәхабәләр: “Гыйлем яхшыракмы әллә байлыкмы?” – дип сораганнар. Гали ибне Әбү Талиб: “Гыйлем”, - дип җавап биргән. Шунда аңардан дәлил китерүен таләп иткәннәр һәм ул болай дип җавап биргән:

“Гыйлем – ул пәйгамбәрләр мирасы, ә байлык исә – фиргавеннеке.

Гыйлемне урлап булмый, ә байлыкны урларга мөмкиннәр.

Кеше гыйлемен тараткан саен, гыйлем күбәя бара, ә байлыкны таратсаң, ул кими генә. Гыйлем кешене саклый, ә байлыкның үзен сакларга кирәк”.

Тик шуны истә тотарга кирәк, гыйлем алуда тиешле булган билгеле бер әдәпләр бар.

Иң беренче ниятнең дөрес булуы. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Аллаһ Тәгалә сезнең тышкы кыяфәтегезгә һәм мөлкәтегезгә карамый, ә сезнең йөрәгегезгә һәм гамәлләрегезгә карый”.

Әйдәгез, фикерләп карыйк әле бергәләп. Мәсәлән, кемнеңдер укытучы буласы килсә, ул нәрсә эшләргә тиеш беренче чиратта?

Әлбәттә, яхшы һәм күп укырга, мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына укырга керергә һәм аны тәмамлап диплом алып чыгарга тиеш. Димәк, укытучы гыйлемне күтәрүче һәм аны таратучы шәхес буларак хөрмәткә лаеклы зат.

Пәйгамбәребез галәйһи-ссәлам әйткән: “Олы яшьтәге мөселманны, дин галимен, Коръән хафизны (ягъни Коръәнне тулысынча яттан белүчене), гадел әмирне һәм шулай ук укытучыны хөрмәт итү – ул Аллаһ Тәгаләнең Үзен хөрмәт итүнең бер күренеше”.

Ә ничек итеп укытучыны хөрмәт итәргә була соң? Укучы дәрескә соңга калмасын, ә ниндидер сәбәпләр аркасында соңга кала икән, укытучыга алдан хәбәр итеп искәртеп куйсын. Укытучы сораганда укучы җавап бирсен, җавапны белмәгән очракта, белмим дип әйтүнең бернинди дә гаебе юк. Дәрестә игътибар белән укытучыны тыңласа, аңламаган очракта ихтирамлылык белән яңадан аңлатуны сорарга да мөмкин. Әгәр укучы бу кагыйдәләрне истә тотса һәм шуларны үтәп торса, ул зур уңышларга ирешер.

Имам Фәхреддин (Аллаһ-ның рәхмәтендә булсын) Багдад шәһәрендә зур дәрәҗәле шәхес булган. Ул заманның әмире аңа зур хөрмәт күрсәткән. Имам Фәхреддин болай дигән: “Мин үзем укыганда укытучыма күп хөрмәт күрсәттем, аңа хезмәт иттем. Укытучыма күрсәткән хөрмәт сәбәпле хәзер мине әмир үзе ихтирам итә”.

 

Резидә Замалетдинова

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Әниләргә бала тәрбияләүдә берничә гамәли киңәш

Мөселман балаларына шәхси гигиенадан башлап финанс мәсьәләләрендә, шулай ук куркынычсызлык буенча киңәшләргә кадәр өйрәтергә кирәк булган зур булмаган, ләкин гаять мөһим әйберләр исемлеген тәкъдим итәбез.   Коръәндә һәм сөннәттә безгә, мөселманнарга, тормышны, аның төрле сикәлтәле урыннарын...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...