Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Изге эшкә - шәфкать, яман эшкә – җәза

Коръән-Кәримдә әйтелгән: (мәгънәсе) “Һәм иман китереп инанучылар белән игелекле эшләр эшләгәннәрне Без, әлбәттә, җәннәттә, асларыннан елгалар агып торган бүлмәләргә урнаштырырбыз, алар анда мәңгегә калырлар. Никадәр матурдыр гамәл ияләренең әҗере, сабыр иткәннәрнең һәм Раббыларына тәвәккәлләгәннәрнең!” (“Әлганкәбут” сүрәсе, 58 аять)

Аллаһтан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән, кылган изге гамәлләрегез өчен! Тәхкыйк Без Аллаһка итәгать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез”. (“Әл-Мүрсәләт” сүрәсе, 41-44 аятьләр)

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм әйткән: “Аллаһ Тәгалә изге коллары өчен Җәннәттә шундый нигьмәтләр әзерләгән, кайсыларны беркемнең күргәне дә ишеткәне дә юк, кешеләр андыйны күз алдына да китерә алмыйлар, хыялларында да юк”. Кешеләр җәннәтнең әз генә өлешен күрсәләр, ул бизәкләр җир белән күк арасын тутырыр иде...

Җәннәттә кешеләр өчен зиннәтле сарайлар һәм җимешле бакчалар. Һәр җирендә татлы сулы елгалар һәм ширбәтле чишмәләр агып тора. Төрле агачларда матур кошлар сайрый. Ризыклар, сулар ачыктырмый, сусатмый. Җәннәт – ул мәңгелек йорт. Җәһәннәм – кешеләр ут һәм башка төрле газаплар белән җәзалана торган урын. Ул ут җирдәге утка караганда күпкә кызурак. Җәһәннәмнең эсселеген дә, суыгын да җирдәге белән чагыштырып булмый. Җәннәт нигьмәтләренә ничек ирешергә?

· Аллаһ кушканнарын үтәп яшәргә;

· Аллаһ тыйганнардан тыелырга;

· Аллаһ Тәгаләгә дога кылырга.

Дога: «Аллааһуммә, иннии әсәлүкәл җәннәтә үә әгүүзү бикә минән нәәр» (Мәгънәсе: йә Аллаһ, чынлыкта, мин Синнән җәннәт сорыймын һәм җәһәннәм утыннан Сиңа сыенамын!)

ЛИРА ГАФИУЛЛИНА

2026-05-01 (Зөлхиҗҗә 1447 ел.) №5.


Себер мөфтие Мәскәүнең «Ярдәм» мәчетендә булды

Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов Мәскәүгә эш сәфәре барышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белән очрашты. Очрашуда Россия халыклары бердәмлеге елында планлаштырылган чаралар кысаларында уртак эш юнәлешләре...


Нурлат мөхтәсибәтендә “Яшь галим-2026” район бәйгесе узды

Нурлат шәһәрендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге бинасында “Яшь галим-2026” район бәйгесе үтте. Әлеге чарага 6-12 яшьлек 60тан артык бала җыелды. Бәйгене Нурлат мөхтәсибәте оештырды. Конкурс “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы”...


Ислам мәдәнияте музее “Татар намазлыгы” күргәзмәсе өчен экспонатлар җыя

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы татар намазлыгына багышланган уникаль күргәзмә әзерли. Экспозиция 2026нчы елның октябренә планлаштырылган һәм ул 2027нче елның февраленә кадәр “Кол Шәриф” мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда эшләячәк. Әлеге чара Россия халыклары...


СОРАУ-ҖАВАП

Аллаһны ничек яратырга? Бервакыт бөек шәех янына килеп: “Аллаһны ничек яратырга?” - дип сораганнар. Моңа каршы галим: “Синең хатыныңны, балаларыңны яратканың булдымы? Кемне булса да яраттыңмы?” - дип сораган. Бу кеше: “Юк”, - дигәч, “Әгәр синең бөтенләй дә...


Габдулла Тукай иҗатында дога мотивы

Шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының илаһият кануннары белән тыгыз үрелгәнлеге, бу бергәлекнең иҗтимагый-тарихи шартлар, мәдәни багланышлар белән бәйлелеге турында инде шактый күп язылды. Әмма Тукайның җан халәте, Ходайның кодрәтенең чикләнмәгәнлеген кабул итүе, Аңа ышануы шагыйрь иҗатын күңел нечкәлеге...