Рөхсәт сорамыйча
Рөхсәт сорамыйча

“Без кешегә ата-анасына игелек кылырга васыять иттек. Анасы аны зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән йөрткән. Аны имүдән аеруы исә ике ел эчендә. Боларның барысы өчен дә иң элек (Яралтучың буларак) Миңа һәм (шуннан соң барлыклар арасыннан яратылыш сәбәбең булган) ата-анаңа шөкер кыл, чөнки кайту – Миңа булачак” (Локман сүрәсе, 14 аять)
Мәрьям инде ничә көннәр буе акча җыя, дус кызы белән паркка барасы килә аның. Дус кызы барырмы-юкмы, анысы әлегә билгесе. Шулай да бик үтенгәч, ул риза булды. Сәидә һәм Мәрьям икенче көнне мәктәп янында очрашырга сөйләштеләр. дәресләрне калдырырга дигән карарга килеп, һәм әлбәттә инде беркемгә дә хәбәр итеп тормадылар. Икенче көнне килешенгәнчә кызлар паркка таба юл алдылар.
Парк шәһәрнең читендә урнашкан. Юлны да бик белеп бетермиләр, әмма Мәрьям әнисе белән берничә тапкыр булганы бар иде һәм шуңа күрә үзе дә булдыра ала дип уйлады. Сәидә олылардан башка һәм рөхсәт сорамыйча ялгызы гына беренче тапкыр гына чыгышы, дус кызы аны әти-әнисеннән рөхсәт сорап тормаска күндерде. Кызлар автобуска утырып парк тарафына юнәлделәр. Акчалары беткәнче көне буе төрле атынгычларда атындылар. Караңгы төшкәнен дә сизми калдылар. Кайтырга вакыт җиткәч кызларның йөрәкләрен курку басты, чөнки алар өйләренә дәресләр беткән вакытка кайтып җитергә тиешләр иде бит.
Нишләргә белмичә аптырап калдылар, ничек итеп өйгә кайтырга, дип уйга калдылар, чөнки аларның автобуска түләргә акчалары калмаган иде, җәяү бара торган юлны белмиләр. Кызлар кайгыга баттылар, бу гамәлләрен ничек итеп аңлатырлар һәм җитмәсә әле укытучылары да бик нык әрләячәк. Сәидә елый ук башлады һәм бөтенсе өчен дә Мәрьямны гаепләде. Мәрьям хатасын аңласа да нык торды, ничек итеп өйгә кайту турында уйлады. Акчалары булмаса да автобуска утырырга булдылар, акчасын иртәгә дә түләргә була бит, дип уйлады Мәрьям.
Ә өйдә ата-аналары ут йотып торалар, кызларының кая китүен берничек тә аңлый алмыйлар иде. Ә инде мәктәптә дә булмаганнарын белгәч, тагын да күбрәк кайгыга баттылар. Алар бөтен күршеләрен әйләнеп чыктылар, классташ кызлардан сораштылар, әмма беркем берни күрмәгән һәм берни дә белми булып чыкты. Сәидәнең әтисе полциягә шалтыратырга уйлаган иде инде, шул вакытта тукталышка автобус килеп туктады һәм аннан куркынган кызлар килеп чыкты. Атааналары аларны әрләргәме, яисә кочакларгамы дип аптырашка калдылар, чөнки кайгыдан башлары әйләнгән иде. Мәрьям үз гаебен таныды дус кызын яклап чыкты.
Сәидә куркынган халәттә гафу үтенүләрен ялварды. Бу юлы аларны кылган эшләре өчен артык әрләмәделәр, әмма киләчәктә бу хәл кабатланмасын, дип кисәтеп куйдылар. Шулай ук ата-ананың рөхсәтеннән башка берни дә эшләргә ярамаслыгын аңлаттылар, чөнки ата-ана тәҗрибәлерәк һәм алар бары тик яхшылыкка гына өйрәтәләр, әгәр балалар ата-анасын тыңласа, бернинди бәла-казага да тарымаслар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: “Төн җиткәч, балаларыгызны үзегезгә якын тотыгыз, чөнки дөреслектә бу вакытта җир буйлап шайтаннар таралалар”. (Бохари, Мөслим)
ЛИЛИЯ ШӘРӘФЕТДИНОВА