Әдәм гәләйһиссәләм

Әдәм гәләйһиссәләм

Аллаһ Тәгалә Үзенең чиксез кодрәте белән алты көндә җир һәм күкләрне бар итте. Бу вакытка нурдан яратылган фәрештәләр һәм уттан яратылган җеннәр бар иде. Фәрештәләр һәм Иблис исемле җен Җәннәттә яшиләр иде.

Менә Аллаһ Тәгалә кешене бар итәргә теләде. Аны Ул балчыктан яратты. Аның исеме Әдәм булды. Аллаһ Әдәмне бар иткәч, бөтенесенә дә Әдәмне ихтирам итеп сәҗдә кылырга кушты. Һәм барлык фәрештәләр дә, Аллаһ кушканны үтәргә ашыгып, сәҗдә кылдылар. Әмма Иблис исемле җен карышты, берүзе басып калды. Аллаһ Тәгалә Иблистән ни өчен шулай эшләвен сорады. Иблис Аңа җавап бирде: “Мин Әдәмнән яхшырак, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар иттең!” Аллаһ Тәгалә Иблискә бик ачулы булды, аны Җәннәттән куды: “Җәннәттән чык, син Минем рәхмәтемнән дә чыктың”, – диде.

Иблис шушы көннән башлап, Шәйтан булды. Шәйтан – Аллаһның рәхмәтеннән куылган дигән сүз. Шәйтан, үзенең Җәннәттән куылганына үзе гаепле булса да, Аллаһ Тәгаләне һәм Адәмне гаепле итеп күрде. Башта ул Аллаһтан Кыямәт көненә хәтле яшәрлек озын гомер сорады, Аллаһ аңа шундый озын гомер биргәч, Аллаһка ул: “Син мине шулай бозганың, аздырганың өчен, мин, әлбәттә, кешеләрне алдап аздырыр өчен туры юлың өстендә утырачакмын. Аларның алларыннан, артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбесен шөкер итүчеләрдән тапмассың”, – диде. Иблис Җәннәттән ачуланып чыгып китте. Эшләгән гөнаһ өчен һич тә Аллаһ каршында гафу үтенәсе, тәүбә итәсе килмәде. Чөнки аңа күңелендә булган тәкәбберлек хисе моңа комачау итә иде. Иблис, үзен өстен күреп, Әдәм галәйһиссәләмгә һәм аның балаларына Кыямәт Көненә, ягъни, яшәешнең соңгы көненә хәтле явызлыклар эшләргә уйлады. Аллаһ Тәгаләгә дә бу турыда әйтте. Аллаһ Тәгалә исә, Иблисне һәм аның сүзен тыңлап, аңа иярүчеләрне Җәһәннәмгә, ягъни утка кертәчәген әйтте. Ә инде гөнаһ эшләп, тәүбә итүче мөселманнарны Җәннәт белән бүләкләячәген белдерде.

Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләмне бар итеп Җәннәткә керткәч, ул анда ашапэчеп, рәхәтләнеп яши башлады. Ул – иң беренче кеше булып, үзе генә иде. Аннары Аллаһ Тәгалә, аңа иптәш булсын өчен, Хәва исемле хатынны бүләк итте. Аллаһ Тәгалә аны Үзенең хикмәте белән Әдәм гәләйһиссәләмнең кабыргасыннан бар итте. Әдәм гәләйһиссәләм, әлбәттә, бик сөенде, Раббыбыз Аллаһка шөкерләр кылды. Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәвага Җәннәттә булган барча нигъмәтләр белән ләззәтләнергә рөхсәт биргәннән соң, бер агачның җимешен ашаудан тыелырга кушты. Шушы тыюны явыз шәйтан белеп алып Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәваны хәйләләп тыелган агачтан ашатты. Шәйтан аларга: “Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне өчен, яки Җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен, сезне бу агачтан тыйды. Мин сезгә яхшылык кына телимен”, – диде. Алар үзләренең хаталарын соң аңладылар шул! Раббылары аларга: “Мин сезне бу агачтан тыймадыммы? Һәм дөрелектә, шәйтан – сезгә ачык дошман, аннан сакланыгыз, дип әйтмәдемме?” – диде.

Шул көннән башлап Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәва Җәннәттән чыгып, Җирдә яши башладылар. Әдәм гәләйһиссәләм белән Хәва ялгышып, хата эшләгәнлекләрен аңлагач, Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап тәүбә кылырга ашыктылар: “Әй Раббыбыз! Үзебезгә золым кылдык, әгәр безне гафу итмәсәң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, хәсрәттә калучылардан булачакбыз”, – дип әйттеләр. Аллаһ Тәгалә Әдәм гәләйһиссәләмнең һәм Хәваның тәүбәсен кабул итте. Чөнки Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гафу итүче, Мәрхәмәтле, Рәхимле, Шәфкатьле.

· Аллаһ Тәгалә Үзенең сүзен тыңламаучыларга ачулана, андыйларны яратмый.

· Аллаһ – бөтен нәрсәне белүче: безгә нәрсә яхшырак икәнен дә, безгә нәрсәләр кирәген дә Ул белә. Ул кушкан икән, димәк шул – безгә иң яхшысы.

· Тәкәбберлек – бик начар хис. Аллаһ Тәгалә үз-үзен кемнәндер өстен, яхшырак итеп күрүчеләрне яратмый.

· Аллаһ кушканнарны тыңламасак, без Җәннәтсез калырга мөмкинбез! Аллаһ кушканнарның бөтенесен дә үтәргә кирәк! · Җәннәт – ул мөселман кешесенең мәңгелек яшәү йорты. Анда бик рәхәт. Анда авырулар да, ямьсезлекләр дә, начарлыклар да юк. Анда берәү дә күңелсезләнеп утырмаячак! Җәннәттә бөтен нәрсә дә бар. Нинди тәмле ризык теләсәң, ул анда бар! Нинди матур кием теләсәң – ул анда бар! Нинди матур нәрсә теләсәң дә – ул анда бар! Ә иң мөһиме – анда мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләне күрә алачак! Аллаһ безне бар Итүче, Ризыкландыручы, туры юлдан Алып Баручы.

· Әгәр бәхет-шатлык килсә, мөселман кешесе һәрвакыт Аллаһ Тәгаләне бөекләп, шөкерләр кыла, ягъни Аңа рәхмәтләр әйтә; ә әгәр дә кайгы-хәсрәт килсә, Раббысының сынавы дип, сабыр итә. Аллаһ Тәгалә шундый кешеләрне бик ярата.

· Әгәр дә без нинди дә булса хата-гөнаһ кылабыз икән, тиз арада, кичектермәстән Аллаһ Тәгаләдән гафу сорарга һәм беркайчан да шул гөнаһыбызны кабатламаска тиешбез.

· Шәйтан – безгә ачык дошман! Ул безнең яныбызга килеп, төрле явыз фикерләр әйтә, начар гамәлләр кылырга куша. Син бу фикерләрне тиз генә куып, Аллаһка мөрәҗәгать ит: “Әгузү биЛләәһи минәш-шәйтаанир раҗиим!” Ягъни: “Мин куылган шәйтаннан Аллаһка сыенам!”

ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...