Нух галәйһиссәләм тарихы

Нух галәйһиссәләм тарихы

(дәвамы. Башы март ае санында)

Нух галәйһиссәлам үзенең кавеменә әйтте:

– И халкым минем! Дөреслектә, мин сезнең өчен кисәтүче һәм аңлатучы дәгъвәтче, Ләкин аның халкы арасында:

– Кайсы вакыттан әле ул пәйгамбәр булды? Әле кичә генә ул безнең беребез иде, ә инде бүген үзен Аллаһның пәйгамбәре диме? – диюче кешеләр табылды. Бай һәм тәкәббер кешеләр әйтәләр:

– Нәрсә, Аллаһ аннан башка берәүне таба алмыймени? Бу ярлы кешедән башка лаеклылар да бар бит! Усал кешеләр:

– Ул бит гади халыкның берсе! Аллаһ теләсә, фәрештәләр җибәрер иде. Без мондый хәл турында аталарыбыздан ишетмәдек, – диләр. (23:24)

Нух галәйһиссәлам һәм аның кавеме

Кешеләр потларга табынуны дөрес һәм акыллы дип уйлыйлар. Ә ул юл белән бармаучыларны алар акылсызлар дип уйлап яратмыйлар.

Алар: – Безнең аталарыбыз потларга табынучылар булганда, ни өчен без дә потларга табынырга тиеш түгел ди? – диләр. Үзләрен бар иткән Аллаһка гыйбадәт кылмыйча, ниндидер җансыз потларга табыну, әлбәттә, адашу һәм аңсызлык иде. Нух галәйһиссәлам үзенең кавеме каршына чыга һәм көчле тавыш белән:

– И кавемем минем! Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, чөнки безнең Аннан башка гыйбадәткә лаеклы иләһләребез юк! Мин Бөек көнне сезгә газаплар килер дип куркамын! – ди. (7:59)

Аның халкының затлы кешеләре: – Без синең ачык адашуда икәнлегеңне күрәбез, – диләр. (7:60)

Сиңа ярлылар иярәчәк

Нух галәйһиссәламнең кавеме үзләренең потларыннан баш тартып, бер Аллаһка ышансыннар өчен армый-талмый тырыша. Ләкин аның дәгъвәтенә кавеменең бик аз кешеләре иярә. Тәкәбберлек һәм байлык аларның күзләрен каплый. Үзләренең байлыкларына мөккиббән китү, аның өчен тәкәбберләнү байларны хакыйкый юлдан яздыра. Алар:

– Без – җәмгыятьнең иң өстен кешеләре, ә болар – иң аскы, – диләр. Нух галәйһиссәлам аларны бер Аллаһка гына ышанырга чакырганда:

– Сиңа иярүчеләр шушы түбән кешеләр булганда, без сиңа иярәбезме инде?! – диләр. Һәм Нух галәйһиссәламнән шул мескен халыкны үзенең яныннан кууын таләп итәләр. Бай кешеләр әйтәләр:

– Нухның чакыруы дөрес түгел! Беләсезме ни өчен? Чөнки бөтен яхшылыклар башында без торабыз! Иң яхшы ашамлыклар һәм иң яхшы киемнәр – бездә генә. Кешеләр безгә гыйбадәт кылырга тиешләр. Әгәр дә дин шундый яхшы икән, без аны бу ярлылардан беренчерәк кабул итәр идек.

Нух галәйһиссәламнең дәгъвәте

Нух галәйһиссәлам тырышып үзенең кавемен дингә чакыра:

– И кавемем! Дөреслектә, мин сезгә кисәтүче һәм үгетләүче. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, Аннан куркыгыз һәм мине тыңлагыз! Ул сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр һәм билгеле бер көнгә кадәр сезгә соңару бирер. Дөреслектә, Аллаһтан вакыт килеп җиткәч, ул инде кире чигәрелми. Сез моны белсәгез иде! (71:2 -4) Аллаһ бу кавемгә ачулана һәм яңгырны бирми башлый. Нәтиҗәдә, эшләренә күп зарар килә. Нух галәйһиссәлам:

– Раббыгыздан гафу үтенегез, дөреслектә, Ул – бөтен гөнаһларны Кичерүче. Ул күктән мул яңгырлар җибәрер. Сезгә балалар һәм мал белән ярдәм итәр. Ләкин Нух галәйһиссәламнең кавеме уйлый торган булмый һәм алар динне кабул итмиләр. Нух галәйһиссәлам аларга үгет-нәсихәт әйткәндә, алар колакларына бармакларын тыгалар. Ишетмәүче кеше ничек аңласын ди?! Тыңлыйсы килмәгән кеше ничек ишетсен ди?! Нух галәйһиссәлам үзенең кавемен бик озак еллар дәвамында дәгъвәт кыла. Ул тугыз йөз илле ел буе кавемен Аллаһның диненә чакыра. Ләкин аның кавеме динне кабул итми. Алар таш сыннарга табынуны калдырмыйлар һәм Аллаһка гыйбадәт кылмыйлар. Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә алдагы сүзләрне җиткерә:

– Синең кавемеңнән иман китерүчеләр моңарчы иман китергәннәр генә булачаклар. Алар кылган гамәлләрдән сагышланма. (11:36) Нух галәйһиссәлам кавемен тагын бер тапкыр Аллаһка чакыргач, алар аңа:

– Йә, Нух! Син безнең белән озак вакытлар буе бәхәсләштең һәм бәхәсләшүеңне дәвам итәсең. Безне куркытып янаган нәрсәне күрсәт безгә, әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң! – диләр. (11:32) Нух галәйһиссәламнең алар динне кабул итәрләр дигән өмете өзелә.

Нух галәйһиссәлам көймәсе

Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә зур көймә төзергә куша. Һәм ул төзи башлый. Бу хәлне күреп, аның кавеме аны мыскыллап көләләр: – Йә Нух! Нәрсә бу? Син кайсы вакыттан алып балтачы булдың әле? Без сиңа шул түбән кешеләр белән йөрмә, дип күпме әйттек! Ләкин син безне тыңламадың, һәм менә син инде үзең аларның берсе булдың, балтачы булдың! Синең гамәлләрең бигрәк сәер! Йә Нух, синең көймәң кайда йөзәр соң? Әйләнә-тирәдә ком бит! Әллә ул тауга менәрме? Диңгез бит моннан бик ерак! Аны җеннәр тартып барырмы, әллә үгезләрме? – диләр. Нух галәйһиссәлам аларның мыскыллауларына сабыр иткән, көймәсен төзи биргән. Һәрвакыт аны берәр бай кеше мыскыллаганда, ул: “Сез бездән көлсәгез, без дә, сез көлгән кебек көләрбез”, - дип җавап бирә. (11:38)

Су басуы

Аллаһ Тәгалә ант иткән көн килеп җитә. Яңгыр башлана. Ул көндезен һәм төнен, бер туктамыйча ява. Су кешеләрне бар яклап та әйләндереп ала. Аллаһ Тәгалә Нух галәйһиссәламгә һәм аңа иярүчеләргә көймәгә утырырга куша. Шулай ук көймәгә бөтен кош һәм хайваннарны парлап алып керергә әмер итә. Чөнки бөтен дөньяны су баса һәм моннан котылып калырга мөмкин булмый. Нух галәйһиссәлам Аллаһ Тәгалә кушканча эшли. Ул үзе белән көймәгә бөтен иман китергән кешеләрне, шулай ук хайван һәм кошларны парлап ала. Җирдә калган кавем Аллаһ Тәгаләнең газабыннан котылырга теләп, тау башларына менә башлыйлар. Ләкин Аллаһ Тәгаләдән качып булмый. Бөтен кешеләр дә Аллаһ Тәгаләгә кайтарылачаклар.

Нух галәйһиссәламнең улы.

Нух галәйһиссәламнең потларга табынучылар ягында булган улы була. Үзенең улын күреп, Нух галәйһиссәлам аны коткарырга тели һәм үзе белән көймәгә утырырга чакыра:

– Улым! Безнең белән утыр һәм кәферләр белән калма! Улы: “Мин тауга менеп яшеренермен, ул мине судан саклар”, – ди. Нух галәйһиссәлам:

– Бүген берәү дә Аллаһ Тәгаләнең газабыннан коткара алмас, мәгәр дә Ул рәхимлелек кылган кешеләр генә котылырлар. Шунда араларына дулкын төшеп аларны аерды һәм карышкан улы вафат булды. (11:43)

Су басудан соң.

Аллаһ Тәгалә кушуы буенча булган вакыйгадан соң, күк йөзе суны туктата, ә җир суны сеңдерә һәм көймә Җуди дигән тауда туктый. Һәм Нух галәйһиссәламгә:

– Ий Нух, Безнең тарафтан имин булып көймәдән төш вә сиңа һәм синең белән булган мөэминнәргә күп бәрәкәт булган хәлдә көймәдән төшегез, дәхи сезнең нәселдән булган бер өммәтне дөньяда файдаландырырбыз, соңрак, азганнары өчен, аларга Бездән рәнҗетүче газаб ирешер, – диелә. (11:48)

ДАРЬЯ АБДУЛЛАЕВА

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...