Хатыныңны ләгънәтләмә!

Хатыныңны ләгънәтләмә!

 

Бер ир хатынына карата һәрвакыт ачулануы турында зарлана һәм шул сәбәптән алар гел әрләшәләр. Мондый очраклар бик күп: ир хатыны турында зарланмаса, хатыны ире турында зарлана.

 

Бу очракта хатынының көчсез яклары турында хәбәрдар булып, бу сыйфатлар башка хатын-кызга да хас булуын истә тотып мин болай дидем: “Мин сезнең белән килешәм, хатын-кызның зәгыйфьлеге бар. Әмма ирләрнең дә үз көчсезлекләре бар. Моннан тыш синең ачуың дөньяви сәбәпләр аркасында чыга. Син хатыныңны ләгънәтлисең һәм бу ләгънәтне син үзеңә кайтарасың”.

Аннан мин аңа аңлатып әйттем: “Син хатыныңны тыңламаган өчен, хакларыңны үтәмәгән өчен яисә ул хакларга карата гамьсез булганы өчен ләгънәтләгәндә, аның өстенә Аллаһ Тәгаләнең газабы төшә. Бу газап аңа ирешкәч, ул гына газапланмый бит. Аның ире буларак син дә газапланачаксың. Әгәр ул авырса яисә аның белән берәр авыр хәл булса, чыгымнар синең өстеңдә була, чөнки син аның ире. Син аны карарга тиеш булачаксың, шулай ук син дә авырлыкларга дучар булачаксың, чөнки ул балаларны, сине, йортны карый алмаячак. Әгәр ул сине ләгънәтләсә, ул да шулай ук сынаулар һәм авырлыкларга дучар була”.

Ирләрен, балаларын ләгънәтләү кебек гадәтләре булган хатыннар бар. Әлбәттә бу сабырсызлык һәм канәгатьсезлек аркасында килеп чыга. Аллаһ Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итәсе урында, алар шундый сүзләр әйтәләр, кайвакытта аларның сүзләре күкләрдә хуплау таба, соңыннан алар өчен зур кызгану чыганагы булып куя.

Нәкъ менә ләгънәтләүгә һәвәслек һәм ир белән хатынның бер-берсенә шөкер итмәүләре сәбәпле Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм хатын-кызларны садака таратуга һәм гафу үтенергә өндәде.

Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә ирне, баланы җәзаласа, хатын-кызга яисә анага үзен гаепләп күз яше түгәргә генә кала.

Аллаһ Тәгалә аның ләгънәтен кабул итәргә мөмкин һәм шул сәбәпле ир ачудан хатыны белән аерылыша. Ул хатынын һәм балаларын югалта, ә хатын аерылган хәлдә авыр хәлдә кала, шулай ук Аллаһ Тәгалә ләгънәтне кабул итә һәм шунда ирнең бөтен эше юкка чыга. Бу очракта фәкыйрьлек ирнең өлеше генә түгел, ә инде аны һәм балаларын ләгънәтләгән хатынныкы да була”.

Аллаһка шөкер, ир хатынына югарыда әйтелгәннәрне аңлатты һәм алар икесе дә бәхәсләрнең һәм ләгънәтнең проблеманы чишә торган ысул түгеллеген аңладылар.

Бәхәсләрдән шайтан зур канәгатьлек һәм шатлык таба, чөнки ул никахны өзү өчен күп тырышлык куя. Әрләшүләр йортта шайтанның барлыгына ишарәли. Бу ир белән хатын арасында дошманлыкка баскыч булып тора, һәм бу ахыр чиктә аерылышуга китерергә мөмкин.

Кем бәхетле гаиләне теләми? Гаиләдәге тынычлыкны кем теләми? Ләкин моңа ирешү өчен бик күп тырышырга кирәк. Без үзебезне кайвакытта сабыр булырга, бәхәсләшәсе яисә әрләшәсе килгәндә үз-үзеңне тыярга өйрәнергә тиеш булабыз.

Әгәр без барыбыз да әлеге хәдисне истә тотсак һәм Аллаһның Илчесенең сүзләренә инансак, күп кенә бәхәсләр килеп тә чыкмаслар, шул вакытта йортка иминлек һәм тынычлык килер:

“Әгәр берәү хаклы булуына карамастан бәхәстән баш тартса, мин аңа җәннәтнең үзәгендә йорты булуына әмният (гарантия) бирәм”.

 

Рәмзия Хисмәтова

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Йоклаганда төш күрү

Йокының кеше организмы өчен зарури икәнлеге мәгълүмдер. Ә нәрсә соң ул йокы? Кеше ни өчен йокыдан башка яши алмый? Башта шул турыда аңлашып китик әле.   Галимнәр фаразлаганча, адәм затының йокысы якынча 5 өлешкә (циклга) бүленә. Аларның һәркайсы сәгать ярымга сузыла. Һәр өлеш исә, үз...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Хәлифнең хезмәт хакы

Билгеле булганча, Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын) мөселманнар сайлап куйган беренче хәлиф.   Хәлиф булган көннең беренче иртәсендә үк Әбү Бәкер базарга килә. Ул гомер буе сәүдә иткән, тукымалар сату белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә хәлиф булу вазифасына ия булган көннең иртәсендә дә аны...


Социаль гаделлек – милли идеябез

Без катлаулы заманда яшибез. Мөгаен, ике мәртәбә дөнья сугышын кичергән ил тарихында иң авыр чор башланадыр. Бөек Ватан сугышы безнең илебез өчен бик зур сынау, кайгы, һәлакәт булды, ләкин без сугышта җиңеп чыктык.   Бик зур югалтулар кичерүгә карамастан, халкыбызны берләштереп торган идея...