ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Ана каргышы

Яңа гына савып кергән сөттән мөлдерәмә чиләк шалтырап идәнгә тәгәрәде. Идәнгә сөт келәме җәелде.

– Беткере, аягың сынгыры…

– Килен, баланы каргама! Кечкенә бит әле ул, аягы ялгыш тиеп киткәндер. Ана каргышы бик зәһәр, тиз төшә, сак бул! Мәфтуха карчык менә ничә еллар инде йортта булганнарны сәкедә әнә шулай җаны белән тоеп утыра. Күзләре сукырайганга быел биш ел була. Бар йөргән юлы – яткан түшәгеннән өстәл почмагына кадәр. Кармалана-кармалана сәкегә тотынып барып, табынга утыра. Яшен дә ачык хәтерләми. Бик зурдыр инде аның яше. Хәтер йомгакларын сүтә китсәң, шулай тоела. Ул ничектер үзен хәзер ике дөнья (фани һәм бакый) вәкиле итеп күрә, әллә нинди изге затлар белән сөйләшә. Шуңа да якыннарына, хәл белешергә кергән кешеләргә киңәшләрен биреп калырга тели.

– Әй, каркылдап утырдың инде. Тузга язмаган нәрсә сөйләп. Күпме сөтне әрәм итте бит, каймаксыз да калдык. Көне буе чабып аякларым сызлый, ничек кабат җыештырып чыгасы, – дип, сыкравын дәвам итте Рауза килен. – Синеке шул инде. Тегеләй ярамый, болай ярамый. Кеше хакына тимә, хәрам мал ашама. Кеше малына кызыкма!

Туйдырып бетердең тәмам. Әнә күрше Сәлих малае. Ниндидер сату-алу эше белән шөгыльләнә. Өр-яңа йорт салды, ялтырап торган машина алды, туп кебек бүксә үстерде. Түбән оч Сабир малае сөйләп торды әле. Эшләтә, эшләтә икән дә, тиеннәр түләп чыгарып җибәрә икән. Әнә Әнисәне кара. Безнең кебек уттай кызуда печән чабып, мал асрап, сыер савып та яшәми. Бармаклары тулы алтын, көн саен өстендә бер яңа күлмәк. Ә синең Заһирың кояш чыкканчы эшкә чыгып китә, майга-тузанга батып караңгы төндә генә кайтып керә. Эшләгәне ашарга да җитми бит. Ә син “намуслы яшәгез, кеше хакы” дисең. И, әни…

– Алай димә әле син, кызым. Ходай Тәгалә бар ул. Һәрбер бәндә үзенең кырын гамәле өчен җаваплы. Бер бирмәсә, барыбер үз җәзасын бирә ул Аллаһ. Әнә бер кардәшебез. Бик мул яшәде, йорт-җирләре чын ясау, өстәле безнең төшләребезгә дә кермәгән ризыклардан сыгылып торды. Менә шушы Заһирымны укытырга җибәрәм дип, бераз әҗәткә акча сорап кергән идем.

Бирмәде, “Ипигә дә акчабыз юк әле”, – диде. Ә бит өстәлдәге нигъмәтләрнең барысы да күз алдында, чәйгә дә чакырмадылар. Рәнҗемәскә тырыштым инде үземчә. Ә бер көнне “Хәле бик авыр, урын өстендә ята икән”, – дигән хәбәрне ишеткәч, янә керәсе иттем. Ни дисәң дә, кардәш бит. Балалары бар нәрсәне төяп кайтканнар, “Күгәрчен сөте” дә бардыр.

Тик танышым бер йотым су, бер валчык икмәккә тилмереп ята. Чире шундый: тамагыннан ризык үтми икән бичараның. Килен әллә тыңлады, әллә тыңламады. Идән юды, ахры. Су чайпалган, мунчала сыккан тавышка карчык йокыга талган иде. Көн артыннан – көн, ел артыннан ел узды. Беркем дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән кебек, Мәфтуха карчык та китеп барды. Чая кыз Алсу инде буй җитеп килә. Тик әти-әниләрен сөендермәде ул. Кичләрен бизәнеп-ясанып чыгып китә дә, иртә белән генә кайтып керә. Әтисенең “чыбыркысына” да, әнисенең зәһәр сүзләренә дә исе китми. Ишекне бикләсәләр, тәрәзә ватып булса да чыгып китте Алсу. Кызларының тулып килгән корсагын әти-әни бик соң гына искәреп алдылар. Инде барысы да соң иде.

“Тапсын, бәлки бераз акыл керер”, – дип, телләрен тешләде әти-әни. Ә Алсуны авырлы килеш тә йортта тотып тора алмадылар. Чыкты да китте, чыкты да китте. Бәбилисе көнне дә шыр исерек иде булачак ана. Әнә шулай өйгә сабый кайтты. Бер булмагач, булмыйдыр инде ул. Алсуның әни буларак, бала имезеп, бала чүпрәкләренә төренеп утырыр исәбе юк иде. Элеккеге “эшен” дәвам итте. Көннәрдән бер көнне әниләренә “кияүгә чыгам” дигән хәбәр алып кайтты. Ата-ана ике куллап ризалаштылар. Тик сөенеч озакка бармады. Кызы яшәгән йортка барган саен оныгының ничек җәфалануын күреп, әби кешенең йөрәге телгәләнде. Бу гаиләдә бала кайгысы юк иде. Кайчан килмә – музыка, исерек дус-иш, тәмәке сөреме.

Бер килүендә Рауза түзмәде, баланы үзенә алып китте. Ныклы карарга килде: таш яуса да, баланы кире анда илтмәячәк иде ул. Икенче көнне үк Алсу баласы артыннан килеп җитәр дип уйлаган иде. Тик ялгышты: бер атнадан да, бер айдан соң да ана күренмәде… Сабый әби-бабасы йортына ияләшкән иде инде. Анасының чаялыгы баласына да күчкән, ахры. Тиктормас малайны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кинәт нәрсәдер килеп төшеп, бик каты бәрелеп, вак-вак кыйпылчыклар идәнгә чәчелде. Кыйммәтле бәллүр ваза чәлпәрәмә килгән иде. Телевизор алдында йокымсырап киткән Рауза эшнең нидә икәнлеген бик тиз төшенде:

– Эх, җен малай, аягың…

– Баланы каргама, кызым… Рауза тетрәнеп, элек сукыр карчык яткан сәке урынына карады.

– Әллә төшләнәм инде.

– Кил, улым, курыкма. Хәзер җыярбыз аны. Дөнья малы бетми лә ул. Куркынып почмакка елышкан бала йөгереп әбисе янына килде. Рауза калтыранган куллары белән баланың башын күкрәгенә кысты. Күзләреннән мөлдерәмә аккан яшьләрен балага күрсәтәсе килми иде аның

НӘСИМӘ ФАЗЛЫЕВА

Ата-анага киңәшләр

Барыбызга да мәгълүм булганча, безнең сүзләребезгә караганда гамәлләр күбрәк тәэсир итәләр. Әңгәмә һәм нәсыйхәтләрдән тыш балагызга үрнәк булырга тырышыгыз. Телефон шалтырагач, үзегезне өйдә юк дип әйтәсез икән, балага «алдарга ярамый» дип әйтүдән һәм тәмәке тартуны дәвам итеп, «тәмәке – агу ул» диюдән файда булмаячак. Үзеннән соң чүп-чар калдыра икән, атаның чисталык турындагы нәсыйхәте файда бирәчәкме? Игътибарлы булыгыз, сүзләрегез гамәлләрегезгә туры килсен.

Тәрбияләгәндә балагызның дәрәҗәсенә төшегез. Онытмагыз, баланың әле зур кеше булганы юк, ә сезнең инде бала булганыгыз бар. Үзегезнең нәрсә эшләгәнегезне һәм тойганыгызны искә төшереп, сез аның белән якыная аласыз. Алай эшләмәсәгез, сез чит телдә сөйләшүче чит ил тәрбиячесенә әвереләчәксез. Ешрак үзегезне аның урынына куегыз, кечкенә чактагы кичерешләрне исегезгә төшерегез. Шул кичерешләрегезне балагыз белән дә уртаклашыгыз. Үзегезнең мәрхәмәтлегегезне кирәкмәгән урында кулланмагыз. Аллаһ Тәгаләдән дә артыграк мәрхәмәтле булып булмый. Тулы ирек бирү аңа файда түгел, зарар гына китерәчәк. Мәсәлән, дин буенча, мәктәп баласын намаз укырга өйрәтергә кирәк. Гаиләне һәм үз-үзеңне уттан саклау турында аять иңгәч, сәхабәләр Аллаһның Илчесеннән: «Әй Аллаһның Илчесе, без Аллаһның боерыкларын үтибез һәм тыйганнарыннан тыела алабыз, әмма балаларыбызны һәм гаиләбезне без ничек итеп сакларбыз?» – дип сораганнар. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Сез аларга да Аллаһның боерыкларын үтәргә һәм тыйганнарыннан тыелырга боерыгыз», – дигән.

РИФКАТЬ ИБАТУЛЛИН

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Бәхетеңә киртә корма

Үз бәхетебезгә үзебез киртә кормыйча, уйлана, нәтиҗәләр чыгара һәм бәхетле булырга өйрәнсәк иде.   Кеше бәхетсезлегенең төп сәбәпчесе – аның бәхетле булырга теләмәве. Кызык яңгырый һәм аңлашылмый, билгеле. Әмма бу сүзләрнең мәгънәсе бар. Бу сүзләргә дин ягыннан игътибар бирсәк, аның...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...