Бала тәрбиясе турында уйланулар
Бала тәрбиясе турында уйланулар
Дөньяда материалистик караш киң таралып, матди кыйммәтләр генә бәяләнә башлау кешеләрнең рухи байлыкларга карата булган мөнәсәбәтен тискәре якка үзгәртте. Бүгенге белем бирү системасы да балаларны бу материаль дөньядан, үзенең нәфесен канәгатьләндерү өчен төрле юллар беән матди байлык табарга өйрәтә.
Шуның нәтиҗәсе буларак, күп кеше, нинди генә юллар белән булса да, башкаларга читенлек, авырлык, тудырып рәнҗетеп үзенең нәфесен канәгатьлендерергә омтыла. Бер-береңә карата хөрмәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар үзара конкуренциягә һәм бер-береңне күрә алмауга әйләнә. Эчкерсез мөнәсәбәтләр юкка чыга. Дөньяны да, кешенең үзен дә материаль яктан гына танырга өйрәтү – бүгенге белем бирү системасының иң кимчелекле һәм зарарлы ягы.
Байлык туплап, яхшы өйләр салып, затлы машиналар алып биреп, баланы бәхетле итеп була, дип уйлаган әти-әни дә хаталы юлда. Андый фикерләр дә – ялгыш тәрбия җимешләре. Күпме генә тырышсаң да, барыбер сиңа караганда күбрәк байлык калдыручы булачак. Әти-әнисен калдырган байлыкларына карап кына бәяләргә өйрәнгән бала, аларны барыбер булдыксызлыкта гаепләячәк. Картаймыш көнеңдә үзең төзегән зур йортта үзеңә урын да калмаска мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “Әтинең балага калдырган иң зур мирасы – яхшы тәрбия”, - диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә, сәламәтлекне дә кире кайтарып баланың холкын үзгәртеп булмый. Ашау-эчү, күңел ачу өчен генә дөньяга килеп торасы да юк. Адәм баласының максаты югарырак булырга тиеш.
Балаларыбыз белән күбрәк аралашып, аңлашып, үзара мәхәббәт тәрбияли алсак, алар байлыкка караганда әти-әнисен яратарак төшәр иде. Җәмгыятебездә картлар йортларына да ихтыяҗ әзрәк булыр иде.
Бүген өч көнлек дөнья байлыгына шулкадәр бирелгәч, безнең намаз укырга да, әти-әни белән сөйләшеп утырырга да, балаларыбз белән аралашып, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә дә вакытыбз юк. Балалар ни эшләсә эшләсен, тик безне дөнья куудан, яки телевизор караудан гына аермасын.
Кем соң ул бала? Каян килгән? Бәлки бу сораулар сәер дә яңгырый торгандыр. Әмма бүген кечкенә баланы теләсә кем уйнап карый ала торган, аңсыз курчак дип кабул итәбез.
Бала бит ул рух рәвешендә дөнья яралтылганда ук яралтылган. Аллаһ хозурында фәрештәләр, җеннәр янында яшәгән. Җир тормышында яшәү өчен әтисендә орлык буларак барлыкка килгән. Ана карынында шул орлыктан материаль формада формалашкан. Әти кеше ничек яшәгән, нәрсә ашаган, нәрсә эчкән, шуның нәтиҗәсендә нинди орлык җитештергән, әлбәттә, балада бу чагылыш таба. Алабута орлыгыннан күпме генә тырышсаң да бодай үстереп булмый. Шулай ук булачак әни кеше дә нинди тормыш алып бара, ничек яши, кияүгә чыккач нәрсәләр ашый, нинди киемнәр киеп йөри – болар барысы да әһәмиятсез түгел. Чөнки баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан формалаша. Әти кеше аракы белән сугарылып орлык җитештерсә, әни кеше хәрам ризыклар ашап баланың тәнен үстерсә, ул бала туганда ук хәрамга, бозык эшкә хирыс булып дөньяга килә. 4 ай да 10 көндә шул формалашкан тәнгә Аллаһ хозурындагы җан иңә. Җан никадәр генә саф булмасын, аңа хәрамнан хасил булган тән белән идарә итү авыр булачак. Инде баланың тәне дә, җаны да, аңы да бар. Әмма әле ул тагын 5 ай ана карынында кала, холык формалаша. Ана карынындагы баланың аңлаганын хәзер инде фән дә раслады. Бу вакытта булачак әти-әни ниндирәк тормыш алып бара, үзара мөнәсәбәтләре нинди? Бигрәк тә әни кеше нинди фильмнар карый, тирә-юньдәгеләргә нинди сүзләр әйтә, берсе дә эзсез югалмый, баланың холкына тәэсир итә.
Шуңа күрә дә гаилә мәхәббәткә корылырга тиеш. Нәрсә соң ул мәхәббәт, ул каян килеп чыга? Ул кешеләрнең бер-берсенең матурлыгына сокланудан пәйдә буламы? Әгәр матурлыкка гына корылган икән, тагын да чибәррәкне күргәч, юкка чыгарга яки үзгәрергә тиешме? Кеше үзе дә үзгәрми тормый. Картайган саен, яше барган саен үзгәрә, әлбәттә, матурлыкка таба түгел. Алайса, яшәгән саен мәхәббәт тә сүрелергә тиешме? Ә бәлки: “Мәхәббәт – ул ике тиленең өченчесен булдырырга омтылуы” – дигән кебек җенси якынлыкка омтылумы? Алай булса, җенси тормыш та бит яшәгән саен сүрәнләнә, мәхәббәт тә сүнәргә тиешме?
Мәхәббәт ул әлеге сыйфатлардан өстен, ул – күңелләр аркылы җаннарның кавышуы, килешүе. Җаннар бер-берсе белән килешсә генә, мәхәббәт дәвамлы була, яшәгән саен көчәя һәм инде кешеләр бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Бүген яшьләр рухи якны уйламыйча, тышкы матурлыкка гына карап, кавышалар да, беренче авырлыктан ук мәхәббәт сабын куыгы кебек шартлый. Шул сәбәптән гаиләдә – еш кына аңлашылмаучанлык, тавыш-гауга, үпкәләшүләр, аерылшулар, ятим һәм китек күңелле артык балалар. Кавышучыларның күбесенең аерылышуы, ятимнәр йортларының күбәюе, илдә миллионлаган сукбай балаларның булуы – бар да тышкы матурлыкка гына корылган, җиңел мәхәббәт нәтиҗәсе. Бүген-иртәгә таркалырга торган гаиләдә ана карынында ук бала үзенең артык икәнен сизеп, кимсенеп яши менә бу – иң зур фаҗига.
Аллаһ хәрам иткән ризыкларны, дуңгыз итен кулланумәхәббттә тотнаксызлыкка китерә. Хайваннар арасындагы ирекле мәхәббәтне дуңгызлар арасында күреп була. Шуның өчен дә дуңгыз итен кулланган халыкларның күбесе ирекле мәхәббәт кысаларында һәм никахсыз яшәүне өстен күрә, аларда бер-береңә хыянәт табигый халәт дәрәҗәсендә.
Әлбәттә мәхәббәтнең иң олысы Аллаһка булырга тиеш. Ике кеше арасында булган мәхәббәт Аллаһны онытуга китерсә, бу мәхәббәт бәхетсезлеккә илтә. Аллаһка булган уртак мәхәббәт җаннарны тагын да бер-берсенә якынайта, аларны мәңге бетмәс энергия һәм илһам белән тәэмин итеп тора. Менә шушы олы мәхәббәт балага да уңай йогынты ясый. Бала бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт диңгезендә ләззәтләнә һәм аның аңында бөтен кешелек дөньясында мәхәббәт уяна. Һәм инде ул киләчәктә җәмгыятебез өен борчу-мәшәкать тудыручы булып түгел, ә гүзәл шәхес булып формалаша. Аллаһ мәңгелек, Аның кешеләргә мәхәббәте дә мәңгелек. Кем шнуы таный, шушы мәхәббәткә кушыла ала икән, ул – бәхетле. Тормышта нинди генә сынаулар булса да, андый кеше ул сынауларны уңышлы үтәргә үзендә көч таба. Чөнки ул бетмәс энергия һәм мәрхәмәт чишмәсенә тоташкан.