Корбан гаете

Галәмнәрнең раббысы булган Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Бөтен пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.
Хөрмәтле мөселманнар! Елга бер мәртәбә була торган бөек бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!
Аллаһы Раббыбыз һәркайсыбыздан догага мохтаҗ булган барлык әрхавларыбызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шат кылса иде.
Корбан сүзе нәрсәне аңлата соң? Корбан гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.
Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю, хөрмәт, бер-береңә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбарәк көнне нәфрәт һәм ачулар юкка чыга, дошманлык һәм үпкә хисләре бетә.
Хөрмәтле мөселманнар! Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм “Гыйд әл-әдха” дип атала. “Әдха” сүзе корбан чалу дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган.
Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә. Бу хакта Аллаһы Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә:
“Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять).
Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла. Коръәни-Кәримдә әйтелгән:
“Әй иман китергән кешеләр, гөнаһ эшләп, Аллаһ каршысында җавап бирүдән куркыгыз. Аңа якынлашырга юллар эзләгез, Аның юлында Җиһад кылыгыз (тырышыгыз): бәхеткә ирешерсез” (“Маидә” сүрәсе, 35 нче аять).
Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әгәр без Аллаһ газабыннан котылырга һәм Аның рәхмәтенә ирешергә, бәхетле булырга телибез икән, алдагы аятьтә әйтелгәнчә, Ислам юлында тырышырга, ягъни Корбан бәйрәме көннәрендә генә түгел, ә һәр көнне гөнаһлардан сакланып, Аллаһка шөкрана кылып, күбрәк игелекле гамәлләр эшләп яшәргә тиешбез.
Аллаһы Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 29-30 нчы аятьләрендә болай дип әйткән:
“Җир йөзендә ни булса, Ул барысын да сезнең өчен яралтты. Соңрак күкне төзергә теләде һәм аны җиде кат итеп корды. Ул – барысын да белүче. (Ий Мөхәммәд) исеңдә тот, Раббың фәрештәләргә әйтте: “Мин Җир йөзенә (Адәмне) хәлифә (башлык, хуҗа) итеп яралтачакмын”, – диде.
Шул рәвешле, Аллаһы Раббыбыз Адәм балаларын күркәм сурәттә яралтып, акыл, зиһен биреп, барлык мәхлуклардан өстен кылган. Аллаһы Тәгалә җир өстендә һәм астында булган байлыкларны, судагы хисапсыз күп балыкларны, бөтен җан ияләрен безгә буйсынучы, итагать итүче итеп яралткан. Безгә, Адәм балаларына бернинди мәхлукка бирелмәгән хәлифә дәрәҗәсе бирелгән. Инде Аллаһ Раббыбыз безне шундый олуг нигъмәтләр белән бүләкләгәннән соң, безгә зур гына вазыйфалар, бурычлар йөкләгән. Коръәни-Кәримдә “Тәхрим” сүрәсенең 6 нчы аятендә адәмнәр өстендәге олуг вазыйфаларның кайберләре искә алына. Шул вазыйфаларны үтәмәүчеләр каты газапка дучар булачаклары турында белдерелә:
Әй, иманлы бәндәләр, үзегезне, гаиләгезне уттан саклагыз. Ул утның утыны кешелек вазыйфаларын, кешелек бурычын үтәмәгән адәмнәр булыр.
Шулай итеп, Аллаһы Раббыбыз бу аять белән безгә белдерәдер ки, үзебезне һәм гаиләбезне дөнья, ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булган начар эшләрдән тыеп, җәһәннәм газабыннан сакларга куша. Өстебездә булган зур бурычларыбыз хакында Рәсүл әкрам галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: “Әй, бәндә, синең өстеңдә Раббыңның хакы, нәфесең һәм әгъзаларыңның хакы бар һәм гаиләңнең хакы бар, һәрбер хак иясенә хакларын бир, вазыйфаңны үтә”, – дигән.
Адәм баласының үзе хакындагы икенче бурычы – акылны гыйлем белән баету. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: “Белем алу – һәрбер мөселман өчен фарыз (тиешле)”, – дигән (Ибне Мәҗә).
Мөселман кеше, дөньяви һәм дини гыйлемне – икесен дә тигез күреп, өйрәнергә бурычлы, чөнки дөньяви гыйлем белән дини гыйлем, үзара бәйләнгән рәвештә, бер-берсен тулыландыра.
Адәм баласының үзе хакында өченче бурычы – күңелен, җанын тәрбияләп, начар сыйфатлардан арындырып, күркәм сыйфатлар белән бизәп, бөтен кешеләр белән дус, тату, тыныч торырга һәм игелекле гамәлләр кылырга тырышу. Рәсүл әкрам галәйһиссәлам әйткән: «Аллаһы Тәгалә сезне тышкы кыяфәтегез һәм матди быйлылыгыз буенча бәяләмәс. Ул сезнең күңелләрегезгә (калебләрегезгә) һәм сез кылган гамәлләрегезгә карый», – дигән (Табарани).
Икенче хәдис-шәрифтә болай дип әйтелгән:
“Белегез, кеше тәнендә бер ит кисәге бар, әгәр ул сәламәт булса, бөтен тән сәламәт булыр, әгәр ул авыру булса, бөтен тән авыру булыр. Белегез ки, ул ит кисәге – калебтер” (Бохари, Мөслим).
Бу хәдисләрдән күренгәнчә, динебез калебкә зур әһәмият биреп, аңа игътибарлы булырга боера. Һәр мөселман үз калебенә хуҗа булырга тиеш. Калебләребезне сафландыру – һәрбер мөселманның изге бурычы.
Иң гүзәл калебләр – иман, Ислам нуры белән нурланган, күркәм гамәлләр белән бизәлгән һәм һәртөрле гөнаһтан сакланган сөенечле калебләр. Аларга ия булучылар ике дөньяда да бәхеткә ирешәчәкләр. Шуңа күрә мөселман һәрвакыт һәм һәр урында калебне каралта торган гамәлләрдән ерак торырга тырыша. Киресенчә булса, ул үзен олы куркынычка илтә. Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән:“Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе пакьләнә. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәлне кылуны дәвам итсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе каралана”, – дигән (Ибне Мәҗә).
Газиз дин кардәшләрем! Вәгазем ахырында сезне бер риваять белән таныштырып үтәсем килә.
Бөек галим Җүнәйд Багдадига (Аллаһы Тәгалә аны рәхмәтеннән аермаса иде) 7 яшь булганда, абыйсы Сарий Сакати аны үзе белән хаҗ гыйбадәтен кылырга алып барган. Хәрәм мәчете (“Изге мәчет” дигән сүз) эчендә, ягъни Кәгъбәтулла янында төрле мәсьәләләр буенча сөйләшүләр барган, шуларның берсе шөкрана кылу турында булган. Анда катнашкан һәр шәех бу турыда үз белем-тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Сарий Сакати Җүнәйдкә борылып, аңа шөкрана турында үз фикерен белдертергә кушкан. Бераз уйлагач, 7 яшьлек Җүнәйд түбәндәге гаҗәеп матур җавап биргән: “Шөкрана кылу – ул Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булмау, Аның нигъмәтләрен файдаланып, шулар белән гөнаһ кылмау”, – дигән.
Мөхтәрәм җәмәгать! Бу җаваптан күренгәнчә, Аллаһка шөкрана кылу, Аңа рәхмәт әйтү – ул намаз уку, ураза тоту, Коръән уку кебек гыйбадәтләр белән генә чикләнми. Без Аллаһы Раббыбыз биргән әгъзалырыбыз белән дә гөнаһ эшләмәскә тиеш. Күзебезне хәрәм булган нәрсәләрдән, телебезне – гайбәттән, ялганнан, яла ягудан, буш сүзләрдән саклыйк. Телләребез белән күбрәк Аллаһны искә алыйк, файдалы, дөрес сүзләр сөйлик. Карыныбызны хәрәм ризыклардан, кулларыбызны хәрәм гамәлләрдән, аякларыбызны Аллаһның ачуын китерә торган җирләргә барудан саклыйк. Хәдис-шәрифтә болай диелгән: “Файдасыз эшләрдән качу – яхшы мөселманның билгесе” (Тирмизи).
Аллаһы Тәгалә барчабызга да ихлас шөкрана кылучылардан булырга, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде.