Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Гыйлемнән максат – нәфесне пакьләү

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Көферлектән һәм гөнаһлардан чистарынучылар уңышка ирешерләр” (“әл-Әглә” сүрәсе, 14 аять)

 

Ягъни адәм баласы нәфес теләкләреннән чистарынгач кына канәгатьлек таба. Аллаһ Тәгалә адәм баласын яхшылык белән яманлык арасында көрәшүче итеп яратты. Кешенең күңеленә яхшы теләкләр белән бергә яман теләкләр дә урнаштырды. Яхшы теләкнең мисалы – ул Аллаһның итәгатьле колы булырга тырышу һәм изгелеккә омтылу. Яман теләкнең мисалы – ул саранлыкны һәм тәкәбберлекне үстерүче бу дөнья мәшәкатьләре белән даими шөгыльләнү. Адәм баласы яхшы сыйфатларын күрсәтергә һәм яман теләкләреннән арынып нәфесен чистартырга тиеш. Шул вакытта Аллаһ Тәгалә аңардан разый булыр.

Гарәп телендә чистарынуны аңлатучы ике сүз бар: “тәсфия” һәм “тәзкия”. “Тәсфия” сүзенең тамыры – “пакьләнү”, ә инде “тәзкия” исә “чистарыну”ны аңлата. Көзге өстендә яткан тузанны чүпрәк белән сөртеп алсак, көзге янәдән өр-яңа кебек ялтырый башлый. Чөнки тузан көзгенең өстендә генә ята, шуңа күрә чистарту да бик җиңел. Бу “тәсфия” (ягъни пакьләнү) сүзенә мисал. Ә инде моңа капма-каршысы булганы – ул, мәсәлән, пычрак киемне чистарту өчен аны яхшылап юарга, тапны бетерү өчен сабын белән яхшылап ышкырга кирәк. Чөнки пычрак тап тукымага үтеп кергән. Бу “тәзкия” (ягъни чистарыну) сүзенә мисал. Беренче очракта пычрак эченә кермәгән иде һәм шуңа күрә таптан арыну да җиңел, әмма икенче очракта пычраклык тирәнгә үтеп кереп, ул нәрсәнең бер өлешенә әверелде. Йөрәк өчен тәсфия, ягъни пакьләү дә җитә, нәфес өчен исә тәзкия, ягъни яхшылап чистарту ләзем була.

Тимерне күгәрек каплаган кебек гөнаһлар да йөрәктә кара катлам ясый, әмма тирәнтен үтеп керми. Явызлык һәм нәфес теләкләре тирәнтен кереп яманлыкка китерә. Тимер янәдән ялтырап торсын өчен, бу күгәрекне махсус чара белән бетереп була. Шулай ук йөрәк тә үзенең ялтыравын сакласын өчен ул даими Аллаһне зикер итүгә, тәүбә кылуга мохтаҗ. Нәфес исә үсүзле, күп кенә очракта кимчелекләрдән арыну өчен күбрәк тырышлык таләп итә.

“Фәләх” ягъни уңышка ирешү сүзе зур әһәмияткә ия. Коръән Кәримдә ул өч төрле гамәл белән бәйләнгән.

Берсе – тәүбә итү. Аллаһ Тәгалә әйтте: “...Әй мөэминнәр. Аллаһка тәүбә итү белән мөрәҗәгать итегез, бәлки сез бәхетлеләрдән булырсыз” (“ән-Нур” сүрәсе, 31 аять).

Икенчесе – тәзкия, алда әйткәнебез кебек чистарыну.

Өченчесе – намаз. Аллаһ Тәгалә бу ике гамәл турында әйтте: “Тәхкыйк, хак мөэминнәр газаптан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларында итәгатьлеләр” (“әл-Муэминун” сүрәсе, 1-2 аятьләр).

Бары шуннан соң гына кеше намазга басып Аллаһ Тәгаләне олуглый, шулай итеп уңышка ирешә.

Бу тәртипне Аллаһ Тәгалә урнаштырды, кеше аны үзгәртә алмый. Бөтен нәрсәгә китерүче беренче адым – ул тәүбә итү, аны төшереп калдырып булмый. Кеше уңышка ирешергә омтыла, намазларының кабул булуын тели, әмма гөнаһлары өчен гафу үтенергә әзер түгел. Баскычның беренче басмасына басмыйча өскә күтәрелеп булмый. Шулай ук, әгәр кеше уңышка ирешергә теләсә, беренче чиратта ул гөнаһларыннан тәүбә итәргә, нәфес теләкләреннән арынырга тырышыра, аннан соң ихлас күңел һәм чын итәгатьлек белән гыйбадәт кылырга тиеш була.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә бәдәнебез намазда булса да, күңелебез белән без дөньяви эшләргә чумганбыз. Аллаһ Тәгаләгә безнең намазларыбыз кирәкми. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм, кеше намаз укыганда Аллаһ каршында басып торган кебек хисләр кичергәндә генә бу хакыйкый гыйбадәт була, диде. Һәрбер ир һәм хатын-кыз уңышка ирешергә тели. Пәйгамбәр галәйһиссәләм нәкъ менә шуның өчен җибәрелде. Ул безгә моңа ирешү юлларын өйрәтте.

Без тән авырулары, мәсәлән шикәр авыруы, ашказаны авыруы кебек авырулар турында бик күп беләбез. Әмма кешеләрдә шулай ук рухи авырулар – явызлык, саранлык, шәһвәт кебек авырулар да бар. Алар бәдән авыруларына караганда да куркынычрак. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә бу рухи авыруларның сыйфатларын билгеләп болай диде: “Аларның йөрәкләрендә авыру” (“әл-Бакара” сүрәсе, 10 аять). Шуңа күрә тәзкия, ягъни чистарыну һәрбер кешегә дә бик кирәк.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһны зикер итү – ул йөрәккә дәва”. Ислам дине галимнәре төрле зикер кылу ысуллары билгелиләр һәм Аллаһ Тәгалә шул зикер бәрәкәтендә йөрәкләрне дәвалый. Бу тәзкия-нәфс, ягъни нәфесне чистарту дип атала.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


СОРАУ-ҖАВАП

Ислам динендә уразаның хөкеме нинди? Рамазан аенда ураза тоту балигълыкка ирешкән һәрбер мөселманга йөкләнгән фарыз гамәл. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Ий, мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай рузә тоту фарыз ителде, шаять, рузәне калдырудан яки...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...


Гасырлар аша күпер

Цахурдагы ән-Низамия мәдрәсәсенә 950 ел   Дагыстан Республикасы башкаласында Урта гасыр ислам дөньясында зур эз калдырган белем бирү үзәкләренең берсе булган ән-Низамия мәдрәсәсенә нигез салынуга 950 ел тулуга багышланган зур күләмле форум узды.   2025 елның декабрендә Махачкала...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...