Ислам шәригатенең хатын-кызга биргән хокуклары

Ислам шәригатенең хатын-кызга биргән хокуклары

Ислам дине иргә биргән хокукларны хатын-кызга да биргән. Хатынкыз да ир кеше кебек һәрнәрсә белән мөкәлләф (йөкләнгән). Диннең аңа йөкләве, иске карашларга караганда, хатын-кыз өчен бер хак һәм ихтирам.

Йөкләүләрдә хатын-кыз ир кеше белән тигез. Ир кеше ия булган мал-мөлкәт хакларына хатынкыз да ия. Ир кешегә ваҗиб булганнар, хатын-кызга да ваҗиб. Хатын-кызның вазифалары да ир кешенең вазифалары кебек. Башкалар кебек хокукый эшләрдә катнаша. Акылы камилләшкәч боларны эшли, малдагы вазифаларны кабул итә. Шәригать кабул иткән бөтен идарә итүләрдә хатын-кыз мөстәкыйль эш йөртүгә ия.

Ислам фәкыйһьләре хатын-кызга моның кадәр хакларны биреп, аның һәр нәрсәдә тулы хокуклы булуын күрсәтә. Бөтен галимнәр фикеренчә, хатын-кыз кияүгә чыгуда мотлак ирекле түгел. Аның сүзе белән генә никах инде булган дип санала алмас. Ләкин хатынкыз акыллы, балигъ булса, кияүгә чыгу аңа мәҗбүри рәвештә кабул иттерелми, үз тиңен сайлауда хокукы бөтенләе белән кулыннан алынмаган. Теләгән кешесен үзенә тормыш юлдашы итеп сайлый ала, әмма бу эшләрне үзе генә эшли алмый, вәлиләре белән бергә хәрәкәт итәргә мәҗбүр. Вәли дә арадан аңа, аның күңеленә иң якын булганны бирер, күрсәтер. Хатын-кызның үзенә тормыш иптәше итеп сайлаган кеше үз тиңе булса, вәлиләре хатын-кызны өйләнүдән тыя алмыйлар.

Әгәр хатын-кызга хаксызлык кылып, тиңе булган ир белән өйләнүдән аны тыйсалар, хатынкыз вәлиләренә шикаять кылыр, билгеле урыннарга мөрәҗәгать итү белән бу золымның бетерелүен сорар. Әбү Хәнифә фикеренчә, хатынкыз кияүгә чыгу хосусында ирекле, теләгән кешесе белән өйләнә ала, ир буласы кеше үзенә тиң булса, аның бу кияүгә чыгуына һичкем катнаша алмый. Бары тик никахны вәлисенең укытуы әйбәтрәк булыр. Әбү Хәнифәнең әйткән кайбер дәлилләрне китерәбез:

1. Ирекле кешенең вәли булуы, бары тик зарурлык сәбәбе белән булыр. Чөнки вәләят хөррияткә каршы килә. Иреклелекнең таләпләре – бер кешенең эшләрендә мөстәкыйль булуы һәм һәр эшен үзе каравы. Аның үз эшләрендәге идарә итүен һичбер кеше чикли алмас. Бары тик башкаларга зарар китергән шәхси идарәсеннән генә тыелыр. Никахның вәлиләрнең сүзләре белән төзелеп, хатын-кызның үз сүзе сүз булмавына китергән һичбер хокукый зарурәт юк. Зарурлык булмаганда вәлилек расланмый. Бу акыллы, балигъ булган кешенең иреклелеген тыю була.

Башка тарафтан, фәкыйһьләр фикеренчә, бер кагыйдә буенча хатын-кызның малында тулы хокукы һәм вәлилеге бар. Малы өстеннән хуҗа булып та, үзе өстеннән ничек вәли булмасын? Мал һәм җан үзенеке. Кияүгә чыгуда үзенә үзе хуҗасы. Мал белән җан арасында аерма юктыр. Вәлилекнең тулы булуы – балигълыкка ирешүе. Мал-мөлкәттә болар белән тулы вәлият иясе булгач, никахта да вәлиятле булуы дөрес. Өченче бер җәһәт бар: егет кеше балигъ булдымы, өйләнүдә тулы хокуклы, ирекле кешегә әйләнер. Кыз кеше дә балигъ булгач, шундый ук хокукларга ия булыр. Кыяс моны таләп итә. Өйләнү эшләрендә егет белән кыз, ир белән хатын арасында һичбер аерма юк. Өйләнү икесе өстендә дә бер үк. Бер үк дәрәҗәдә. Өйләнешүдә вәлиләргә зарар булу ихтималы күрсәтелсә, бу егеткә нисбәтән дә күрсәтелә. Яхшы гаиләдә тумаган балалар гаиләгә тап китерерләр. Вәлиләр кызларының үзенә тиң булмаган берсе белән өйләнүеннән, гаилә намусына зарар килүеннән курыксалар, аларда каршы килү хакы бар.Әбү Хәнифәдән риваять ителә: Хәсән бине Зияднең бик кызу, усал бер вәлисе булган: “Кыз үзенә тиң булмаган берсенә кияүгә чыкса, бу никах бозык булыр”,– дигән. Вәлиләрнең хокукларында бу соңгы чик. Бу чикне үтеп тә хатынкызның иреклелеген кысу һәм аны кулыннан алу дөрес булмас.

2. Әбү Хәнифә менә шушы мантыйклы кыясларга таяна. Бу кыясны шәргый текстлар да куәтли. Коръән Кәрим никахны хатынкызга бәйли. Никах килешүенең хатын-кызга нисбәт ителүе, аны үзе эшли алачагына бер дәлил. Мәсәлән, шушы аять кәримәләргә күз атыйк: «Әгәр берәү хатынын талак кылса, бу талактан соң ул аңа хәләл булмас, хәтта үзен башка бер ир белән никахлаганга кадәр, теге ир дә талак кылса, беренче ире белән яңадан никахланып тора алалар, әгәр Аллаһының чикләреннән үтмибез дисәләр. Бу Аллаһының чикләре, аларны аңлый белгән кешеләр өчен бәян итә» («Бакара» сүрәсе, 230). Бу аять кәримәләрдә Җәнәби Хак никахны хатынга нисбәт итә. Никах бер вакыйга, ул аны эшләгән кешегә нисбәт ителер. Монда никахның хатын-кызга нисбәт ителүе, килешү сүзләренең хатын-кыз тарафыннан әйтелүенә шәригатьнең аеруча игътибар итүен күрәбез. Коръән ике урында, ике сүздә никахны хатын-кызга нисбәт итә. Берсе: «үзен башка ир белән никахлап», икенчесе «яңадан никахланып».

Бу гыйбарәләрнең хатын-кызга нисбәт ителүе, аның кулланган никах сүзләренең мөгътәбәр булуын һич шөбһәсез дәлилли. Шәригать аның авызыннан чыккан сүзләрне игътибарга алмаса, аның кылган эшенә никах дип әйтмәс иде. Икенче ирдән аерылганнан соң, беренче иргә кире кайтуына, аның мөрәҗәгате исемен бирмәс иде. Бүтән яктан хатын-кызның үзен башка бер ир белән никахлавы, арадан хәрамлыкны бетерә. Шәригать хәрам кылган нәрсә, аннан соң хәрамлыкны юк иткән бер эш белән югала. Бу да шәригатьнең хатын-кыз үзенә укыткан никахны мөгътәбәр тотуы белән булыр. Никахны хатын-кызга нисбәт иткән аятьләрнең тагын берсе:

«Хатыннарыгызны аерган вакытта гыйддәтләре беткәч, аларның иргә баруларына киртә булмагыз, авырлык чыгармагыз» («Бакара» сүрәсе, 232). Монда да никах хатын-кызга нисбәт ителә. Бу да хатын-кызның никахына шәригать игътибар итүен күрсәтә. Моннан башка аять тә башка бер дәлил дә бар, ул да булса хатын-кызның үз-үзенә тулы хуҗа булуы. Үзенә тиң булган бер тормыш иптәшен сайласа, вәлиләрнең аңа катнашырга хаклары юк. хатын-кызны тиңе белән өйләнүгә киртә булуларыннан вәлиләр тыелалар, чөнки аятьтә мәшәккать чыгарудан тыю бар. Хатын-кызны үз тиңенә кияүгә чыгудан тыю, аңа хаксызлык кылу. Бер нәрсәдән тыю, аның хаксыз булуын, шәригать моңа риза булмавын күрсәтер. Вәлиләрне моннан тыю, хатын-кызның кияүгә чыгуына киртә булуга хаклары юклыгын күрсәтә. Моны эшли алмаслар. Моннан аңлашылганча, хатын-кызның үзенә тиң ир кешене сайлап, аңа кияүгә чыгуга тулы хокукы һәм иреге бар. 3. Сөннәттән дәлилләре: хатынкызның үзенә тиң кешегә кияүгә чыгу хосусында, аның иреклелегенә кагылышлы Әбү Хәнифәнең карашына сәнәд булачак кайбер хәдис шәрифләр дә бар. Хәзрәти Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән: «Ире булмаган хатын, үзе өчен вәлисеннән дә зуррак хокук иясе».

Янә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Тол хатын хакында вәлисе өчен бернәрсә дә юк». Бу хәдис шәриф тол хатынның үзен никахлавы шәригать тарафыннан мөгътәбәр булуын күрсәтә. Әгәр кияүгә чыгуы бары тик вәлинең рөхсәте белән генә дөрес булса, вәлигә бу вазифа бирелер иде. Хәлбуки, хәдис шәрифтә бу хакта берни дә әйтелмәгән.

МӨХӘММӘД ӘБҮ ЗӘҺРА

“ӘБҮ ХӘНИФӘ” КИТАБЫННАН

ХИКМӘТЛЕ СҮЗ

Явызлыкны – явызлык белән бетерергә мөмкин дип әйтүче кеше – ялган сөйләче булыр; хәтта ул хаклы булса да, аның сүзе белән эш итү – ике учакны яндырып, аларның берсе – икенчесен сүндергән кебек булыр. Бу исә – ахмаклыктыр, чөнки утны су сүндергән кебек, явызлыкны да, бары тик изгелек кенә бетерә. Акыллы кеше үзенең белгәнен генә түгел, бәлки, тыңлаучыларның фикерләрен искә алып һәм аны аңлауларына игътибар итеп сүз сөйләр. Теләсәң ничек яшә – үләчәксең; теләсәң кемне ярат – аннан аерылачаксың; теләсәң нәрсә кыл – гамәлләрең өчен, аларга муафыйк булган җәза алачаксың.

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Рамазан ае фазыйләтләре

Бөтен җанлы һәм җансыз барлыкларны яраткан, безгә үзенең нигъмәтләрен һәрдаим биреп торган Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгаләгә иксез-чиксез мактауларыбыз, шөкраналарыбыз, рәхмәтләребез булса иде. Безгә бу һәм киләсе дөньяда да бәхетле булырга, хакыйкатьне ялганнан аерырга өйрәткән, нурлы, сөекле...


Изге Рамазан

Җомга киче, саф һава Тын гына яңгыр ява. Дымы җирләргә сеңә Күктән бәрәкәт иңә. Бер күренә, бер күмелә Күктә ай, күктә ай. Шәгъбан ае узып бара, Якынлаша изге ай.   Йолдызлар җем – җем итә Зәңгәр болытлар аша Гөнаһлар кичерелә Торган ай якынлаша. Шәһәрне нурга...


Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте

Ульяновскиның хәләл сертификатына ия булган “Редиссон” кунакханәсендә көтеп алынган күркәм вакыйга – “Хатын-кызлар – дөньяның кыйммәте” дип аталган форум узды. Анда өлкәбезнең төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар – дистәләгән мөслимә...