ЯУЛЫК – УЛ ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БИЗӘГЕ

ЯУЛЫК – УЛ ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БИЗӘГЕ

ЯУЛЫК – УЛ ХАТЫН-КЫЗНЫҢ БИЗӘГЕ

Ислам динендә билгеле бер хөкемнәр, кануннар бар. Алар мөселманның тормышына бөтен яклап кагыла, хәтта ничек итеп киенүенә дә. Шәригать буенча, ирләрнең һәм хатын-кызларның киемнәре ябышып торырга һәм үтә күренмәле булырга тиеш түгел, ягъни кием аша тәненең нинди төстә булуы күренмәскә тиеш.

 

Мөселман хатын-кызның чит ирләр каршында – битеннән, кул чукларыннан һәм аяк табаннарынна кала бөтен җире гаурәт булып санала. Хатын-кыз “мәхрәм” (хатын-кыз кияүгә чыга алмаган якын кан кардәшләре) булып саналган ир кардәшләре, ягъни әтисе, ир туганы, улы яисә уллыкка алган ир бала каршында кулларын, чәчләрен, муенын, колакларын күрсәтә ала, бу тыелмаган.

Коръән Кәримдә әйтелгән: “Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яралттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яралттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер” (Әгъраф сүрәсе, 26 аять)

Ислам дине буенча яшәгән хатын-кыз яулык ябынуны тыныч йөрәге һәм канәгать күңеле белән кабул итә, чөнки ул моның Аллаһ Тәгалә әмере икәненә инанган. Хатын-кыз хиҗәбнең никадәр мөһим икәнен һәм гади бер кием стиле генә булмавын аңлый. Бу – тормыш халәте “хәйә”, ягъни тыйнаклык, оялчанлык буларак, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтүенчә, иманның бер өлешен тәшкил итә.

Әмма бүгенге көндә кешеләрдән бу хакта төрле сүзләр ишетергә мөмкин. Мәсәлән шундыйларның берсе, мөселман хатын-кызның гаурәтен яшергән киемне хатын-кызның хокукларсыз калдыру буларак кабул итәләр. Бу хакта фикеребезне раслау максатыннан, әйдәгез тарихка күз салыйк әле.

Шунысы игътибарга лаек, хатын-кызның тәнен шәрәлән-дерүче киемнәр ХХ гасырларның цивилизациясенең мөлкәте булды. Моннан тыш, ул чорда әле “революционер хатын-кызлар” тездән өстә булган итәкләр кимәгәннәр, ә инде хатын-кызның эчке киемен күрсәтеп торган үтә күренмәле кием 20нче гасырның 60 елларына кадәр бөтенләй билгеле булмаган.

Икенче яктан караганда, башка дини конфессияләрнең гореф-гадәтләрендә әүвәлге Пәйгамбәрләр Шәригатеннән сакланып калган канун – ул хатын-кызлар тарафыннан башларына яулык бәйләү.

Библия әдәбияты буенча професссор М.Брайерның “Раввин әдәбиятында яһүд хатын-кызы” исемле китабында, яһүди хатын-кызлар иҗтимагый урыннарда башына ябынып, ә кайвакытта исә битен тулысынча томалап бер күзен генә ачык калдырган. Автор бер борынгы укытучының мондый сүзләрен китерә: “Исраил кызларына башларын капламыйча чыгу килешми”.

Христиан дине гадәтләренә карасак, борынгы гасырлардан ук монах кызлар башларына ябынганнар. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Яңа Заветта апостол Павелның хатын-кызларның башларына яулык ябынуы турында болай дип әйткән сүзләре бар: “...башына ябынмыйча чыккан һәрбер хатын-кыз яулыксыз чыгудан оялсын, әгәр башына ябынырга теләмәсә, чәчен кыркысын, әгәр хатын-кызга кыркынган чәч белән чыгу оят булса, яулык ябынсын. Ир кеше башын капларга тиеш түгел. Хатын-кыз иренең даны. Чөнки ир хатыннан түгел, ә хатын ирдән бар кылынган, ир хатын өчен түгел, ә хатын ир өчен яратылган. Шуңа күрә хатынның башында үзенең хакимлеге билгесе булган яулыгы булырга тиеш”.

Моннан күренгәнчә, Павел хатын-кызларга башларына яулык ябарга куша, һәм бу хатын-кызның ире алдындагы өстенлеге булуын ассызыклап китә. Католик чиркәүләре дә хатын-кызларга башларына яулык ябынырга кушкан.

Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә хатын-кызларга тыйнаклыкларын һәм гыйффәтлекләрен саклау максатыннан башларын, күкрәкләрен һәм муеннарын каплауны әмер итте:

“Әйт мөэминнәргә, карарга ярамый торан нәрсәләрдән күзләрен йомсыннар һәм күрсәтергә ярамый торган әгъзаларын күрсәтмәсеннәр вә ике бот арасын зинадан сакласыннар, бу әйткәнне эшләү аларга пакьлектер. Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар...” (“Нур” сүрәсе, 30,31 аятьләр)

Ни өчен гыйффәтлек шулкадәр кирәк? Бу хакта Аллаһ Тәгалә болай итеп аңлата: “Ий пәйгамбәр г-м, үз хатыннарыңа, кызларыңа һәм башка мөэмин ирләрнең мөэминә хатыннарына әйт, киемнәренә яхшылап бөркәнчекләрен башларына салсыннар, ягъни барча әгъзаларыгызны каплый торган зур әйбер белән төренеп чыгыгыз", – дип. Шулай төренеп чыгулары аларның хөр вә мөэминә хатын икәнлекләрен белергә якынрак буладыр. Итагать итүче мөэминә хатыннарны Аллаһ ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүче булды”. (Әхзәб” сүрәсе, 59 аять)

Димәк, гаурәтне томалауның максаты – (гаурәт сүзе гарәп теленнән алынган – чит карашлардан капларга тиешле булган тән өлешләре) Аллаһ Тәгалә тарафыннан әмер ителгән һәм бу тәнне чит күзләрдән яшерү һәм хәрам теләкләрдән тыелу. Ягъни Исламда хиҗәбнең мәгънәсе (башны һәм тәнне каплау) – хатын-кызның намусын саклаудан тора.

Аллаһ тарафыннан бирелгән оялу, әдәплелек хисе кешедә гаурәтен капларга өнди. Ялангач йөрү – ул борынгы гыйлемсез кабиләләр халәте булса, бүгенге заманда, цивилазация алга киткән вакытта ялангач йөрүне алга китеш дип санап булырмы икән? Киресенчә, ярымшәрә килеш йөрү - ул җәмгыятьтәге мәдәниятнең һәм руханиятнең түбән тәгәрәвен күрсәтә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам хәдисенә күз салсак, ир кеше үзенә хатын сайлаганда дүрт сәбәпкә игътибар итәргә тиеш – ул байлык, матурлык, җәмгыятьтәге дәрәҗәсе һәм тәкъвалык. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Тәкъвалыкны сайлагыз”, диде. Моннан аңлашылганча, Шәригатьтә хатын-кызның тәнен каплавы ирләргә хатын сайлауда ялгышмаска ярдәм итә, аның матурлыгына кызыгып түгел, ә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам тәкъдим иткәнчә, аның рухи сыйфатларына игътибар итеп сайлау. Шуны да онытмаска кирәк, тышкы матурлыкның вакытлыча, ә рухи байлык еллар узган саен арта гына бара. Һәм бу рухи матурлык гаиләгә бары тик бәхет кенә китерәчәк.

 

Резидә Замалетдинова

2026-02-01 (Рамазан 1447 ел.) №2.


AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе белән очрашу

Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин дәрәҗәле кунак – AAOIFIның Попечительләр шурасы рәисе, шәех Ибраһим Бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән очрашты. Очрашу Галиев мәчетендә үтте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –...


Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.   5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен...


Иң яхшы эш

Беркөнне иртән ерак авыл өстендә кояш чыккан вакыт һәм халык йокыдан торган чак иде. Алар төнлә белән елга буенда ят кешенең үзенә чирәм куышын ясаганын күрделәр. Бу ят кешенең кем икәнен белмәгәнгә күрә, аларны курку биләп алды.   Алар бергә җыелып нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер...


Милли Шура рәисе Самараның тарихи мәчетендә булды

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев төбәк мөселманнарының тарихи мәчетендә булды. Алексей Толстой урамындагы тарихи мәчет 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин акчасына...


Рамазан аенда иң яхшы бизәлешле бинаның хуҗасына – хаҗ юлламасы!

Быел Татарстан мөфтияте дүртенче тапкыр изге Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннарын матур итеп бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан итте. Бәйгегә гаризалар 20 гыйнвардан алып 18 февральгә кадәр кабул ителә. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен иҗтимагый,...