Кыйблаң кайсы якта, беләсеңме?

Кыйблаң кайсы якта, беләсеңме?

Кыйблаң кайсы якта, беләсеңме?

Миллионнарча мөселманнар көн саен биш вакыт намаз вакытында Кәгъбә тарафына юнәләләр.

Кәгъбә – ул кыйбла, ягъни намаз вакытында бөтен мөселманнарның бер тарафка юнәлеше.

 

Кәгъбәнең әһәмияте нидә соң? Кәгъбә тарафына юнәлү – ул намаз шартларының берсе. Соңгы Пәйгамбәр галәйһиссәлам туган, Коръән Кәрим иңгән, Ислам бишеге барлыкка килгән тарафка юнәлеп намаз уку мөселманнар өчен фарыз булды. Диндә һәрбер гыйбадәт билгеле бер әһәмияткә ия, һәрнәрсәнең хикмәте бар һәм ул бездән яшерелгән. Безнең гыйлемнәребез чикләнгән, без бары тик фикерли генә алабыз.

Иң беренче чиратта кыйбла тарафына юнәлү – ул Аллаһ билгеләгән шартка буйсыну. Аллаһ моны тәкъдир иткән, ә мөэминнең эше – ул Аның әмерләрен үтәү.

Икенчесе, Кәгъбә тарафына юнәлеш – ул мөселманнарның рухи бердәмлеге. Бөтендөнья мөселманнары намаз вакытында Аллаһ каршына бер ноктага юнәләләр һәм шулай итеп бу аларның бер-берсе арасындагы бердәмлеккә һәм бөтенесенең дә бару урыны бер булуына ишарәли.

Намаз уку алдыннан үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы? Хәзерге вакытта күпме мөселман сезнең кебек үк Кәгъбә тарафына омтылганын һәм Аллаһ каршында торганын фикерләп караганыгыз бармы? Без аларның исемнәрен белмәскә, телләрен аңламаска, бу дөньяда беркайчан да күрешмәскә мөмкинбез, ләкин Кыйбла безнең барыбызны да берләштерә һәм бөтенебезне дә бер-беребезгә охшаш итә. Бу гаҗәеп халәт намазга карата карашны үзгәртә.

Өченчедән, билгеле булганча хаҗ гамәле – ул Ислам әркәннәренең берсе. Мөселманнар көнгә биш тапкыр кыйблага юнәлеп күңелләрендә бу әркәнне үтәү теләген ныгыталар.

 

Ислам тарихында беренче кыйбла

Ислам дине башында мөэминнәр намазны Иерусалимдагы әл-Әкъса мәчете тарафына юнәлеп укыганнар. Шулай булса да, ул вакытта Кәгъбә дә шул ук кыйбла юнәлешендә тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәдинәгә күчеп килгәннән соң 1ел һәм 4 ай үткәч, намазның юнәлеше үзгәртелә. Аллаһның Илчесе Мәдинәгә килгәч, Кәгъбә кыйбланың (Иерусалимнан) капма-каршы тарафында булуы билгеле була. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам ихластан Кәгъбәнең намаздагы юнәлеше булуын тели. Аллаһ Тәгалә аның теләген үти һәм аят иңдерә: «(Ий Пәйгамбәр), Без күрәбез, ничек итеп синең йөзеңне күккә күтәреп торуыңны (намазда юнәлешнең Кәгъбә тарафына үзгәрүе хакында вәхи иңүен көтеп). Әлбәттә, Без сине үзең теләгән Кыйблага юнәлдерербез. (Намаз вакытында) йөзеңне юнәлдер мәсҗид әл-Хәрам тарафына! (Ий мөэминнәр), кайда гына булсагыз да (намаз вакытында) йөзләрегезне аның (Кәгъбә) тарафына юнәлдерегез…». (Бакара, сүрәсе, 144 аят).

 

Кәгъбәне кем төзегән?

Кәгъбә беренче пәйгамбәр Әдам галәйһиссәлам тарафыннан төзелгән дигән риваять бар. Башка чыганакларга караганда, ул Әдам галәйһиссәлам өчен Аллаһ тарафыннан иңдерелгән бер багана булган. Шул багана тирәли ул таваф кылган. Нух галәйһиссәлам заманындагы бөтендөнья су басу булганда бу Кәгъбә җимерелә. Ибраһим галәйһиссәлам улы Исмәгыйль галәһиссәлам белән бергә Аллаһның әмере буенча Кәгъбәне яңадан төзиләр. Меңнәрчә еллар буена Кәгъбә күп тапкыр янәдән торгызыла һәм үзгәрешләр дә кертелә.

Мөселманнар Аллаһтан башка беркемгә дә һәм бернәрсәгә дә табынмыйлар. Тәүхид – ул бераллалык, ислам дине нигезенең принцибы. Һәрбер мөселман иман кәлимәсен кабатлаганда моны даими тәкрарлый. Бу принциптан читкә чыкканы иманга каршы килә һәм зур гөнаһлардан санала. Мөселманнар намаз вакытында Кәгъбәгә юнәлгәндә, алар аңа табынмыйлар. Алар Аллаһның әмерен үтәп бу тарафка юнәлеп Аллаһ Тәгаләгә табыналар һәм бары тик Аңардан гына сорыйлар.

Намазның үзендә Кәгъбә зикер ителми, намазда мөселманнар бары тик Аллаһка гына хәмед әйтәләр һәм бары тик Аңарга гына мөрәҗәгать итәләр. Кәгъбәгә юнәлеш – ул Аллаһка итәгать итүне һәм тулысынча буйсынуны аңлата. Бу шулай ук хаҗ вакытында Кәгъбәне таваф кылуга да кагыла. Бу әркән Кәгъбәгә гыйбадәт кылу түгел, ә намаз кебек үк Аллаһны мактау һәм Аңа дога кылу өчен Аллаһ тарафыннан әмер ителгән.

 

Резидә Җамалетдин

2026-04-01 (Шәүвәл 1446 ел.) №4.


Кешеләрнең байлар һәм фәкыйрьләр булып яратылуында хикмәт нәрсәдә?

Аллаһы Раббыбыз – һәрнәрсәне белүче, чиксез мәрхәмәтле һәм кодрәтле зат. Ул безне тышкы сурәт, физик мөмкинлекләр, матди дәрәҗә буенча төрлечә яраткан. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне болай гына, буш максат белән генә дөньяга китермәгән. Безнең төрле булуыбызда зур хикмәт бар.   Аллаһы Раббыбыз –...


Иң бай сәхабәләрнең берсе - Габдерахман ибн Ауф тәрҗемәи хәле

Габдерахман ибн Ауфның тарихы (Аллаһы аңардан разый булсын) аның бизнес-стратегиясен ача, ул үзенең тырышлыгы белән гаять зур байлыкка ирешә.    Габдеррахман ибн Ауф ислам динен кабул иткән иң беренче мөселманнарның берсе була. Ул үзе исән вакытта ук җәннәт белән шатландырылган ун...


Әтнә районында “Хатын кыз – илаһи зат” дип исемләнгән әхлакый чара үтте

Әтнә районы Күлле-Киме авыл китапханәсенә йөрүче 2-7 сыйныф кызлары өчен “Хатын кыз – илаһи зат” дип исемләнгән әхлакый чара үтте. Ветеран укытучы, китапханәче, Нүрия апа Самигуллина кызларга бик аңлаешлы, үтемле итеп илаһи зат булу кагыйдәләрен аңлатты, матур әдәбияттан,...


Татарстан Рәисе Мәскәүдә “Рамазан чатыры”нда булды

Рамазан аеның 22нче көнендә (12нче мартта), ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие, Курра хафиз, шәригать фәннәре докторы Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүгә сәфәр кылды: биредә ул “Рамазан чатыры” дини-мәдәни проекты кысаларында хәйрия ифтарында катнашты. Ифтарның шәрәфле...


Теләче районында мөселманнар очрашуы

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенда республика районнарында халык белән очрашулар алып барды. Мөфти белән очрашуларга җирле мөселманнар һәм мәхәллә халкы гына түгел, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хәйриячеләр, иганәчеләр, активистлар,...