Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Рамазан ае: балаларны ураза белән таныштырабыз

Мөселманнарның изге бәйрәме - Рамазан ае якынлаша. Ул бер ай дәвам итә. Ураза тоту – Аллаһ биргән тәмле, татлы ризыкларның, чиста суның кадерен искә төшерә.

 

5-6 яшьләремдә булганмындыр, әни белән дәү әнидән: “Бүген Ураза тотарга торасы була”, – дигән сүзләрен ишетергә туры килә иде.

Мин кечкенә балага кызык: ничек тоталар икән соң аны? Балык тоткан кебек кармак салалармы? Аптырадым инде. Соңыннан: “Минем дә Ураза тотасым”, – килә дигәч, әниләр сәхәргә уятты...

Күзләремне уып, иртәнге сәгать 3ләр тирәсендә көч хәл белән торганым хәтердә. Баксаң, ураза тоту дигәннәре бөтенләй башка нәрсә икән. Башта тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйланалар, соңыннан догалар укыйлар, кире йокларга яталар. Ә аннан кичкә кадәр ашамыйча, эчмичә торырга кирәк икән. Билгеле, кечкенә булгач, артык озак ашамыйча йөри алмый идем. Дәү әни дә: “Кызым, авыр булса, “бисмилла”ңны әйт тә, авыз ач”, – дия иде. Озак вакыт ашамыйча-эчмичә торгач, судан да тәмле нәрсә юк кебек тоела иде миңа. Ничектер бу чакларны сагынып искә алам...

Дин буенча бала ничә яшьтә Ураза тота башларга тиеш икән соң? Әлеге сорау белән Казандагы “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттем.

7 яшьтә баланы Ураза тотарга өйрәтә башласаң була, – диде ул. – Үзең белән бергә уятып, Сәхәр ашарга чакырырга кирәк. Тотып бетерәме-юкмы, анысы аның эше. Елдан-ел көннәр санын арттырып барырга ярый. 12-13 яшьләрдән соң, тулысы белән Ураза тотарга өндәргә кирәк. Әлбәттә, баланың сәламәтлеге рөхсәт итсә.

Без аларны “көчләп” мәктәпкә дә алып барабыз, дару да эчерәбез. Ә нигә намаз укырга, ураза тотарга өйрәтмәскә? Беркатлы, самими вакытларында сабый күңеленә иман орлыгы салу – ата-ананың бурычы булып тора. Дин начарлыкка өйрәтми. Андый бала иманлы, яхшы күңелле, игелекле булып үсә.

- Илнар хәзрәт, Рамазан ае ашаудан гына тыелу дигән сүз түгел бит әле ул...

- Әйе. Моны балага да аңлатырга кирәк. Ураза – матур гамәлләр кылу өчен дә яхшы ай. Мисал өчен, өй эшләрендә әти-әнигә булышу, әби-бабайларның, күршеләрнең хәлләрен белү, берәр мохтаҗ кешегә булышу. Әгәр бала энеләре-сеңелләре, абый-апалары белән сүзгә килергә ярата икән: “Рамазан аенда болай эшләргә ярамый”, – дип кисәтү ясарга кирәк. Шулай иткәндә, ул мондый начар гадәтләрдән әкренләп бизәчәк.

 

Нәзилә Җәләлиева

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Коръәни Кәримне аңларга теләсәң, хәлифәләр тормышын өйрән!

Аллаһ Тәгалә безгә Коръән Кәримне ике шәкелдә (формада) ирештерде. Беренчесе, китап рәвешендә, һәм без аны кулыбызга алып укый алабыз. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Бу Китапта һичшиксез бернинди шик тә юк” (“әл-Бакара” сүрәсе, 2 аять)   Икенчесе, Аллаһ Тәгалә аны безгә...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Кайбыч мөхтәсибәтендә «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды

Кайбыч районы Кошман авылында «Кошман укулары» фәнни конференциясе узды, ул сөннәтче бабайларның роле һәм әһәмиятенә багышланды – алар ир балаларны сөннәткә утырту белән шөгыльләнгән.   Әлеге чараны Кайбыч мөхтәсибәтенең Кошман авылы мәчете һәм Казанның Ислам динен кабул...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...