Биш нигъмәтнең кадерен бел
Биш нигъмәтнең кадерен бел
Аллаһка шөкер итәбез, Раббыбызның рәхмәте белән мөэмин булдык. Бу бөек нигъмәт һәм Аллаһның башка биргән бик күп нигъмәтләренең кадерен без белергә тиеш. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте:
“Биш нәрсәне икенче биш нәрсә алмаштырганчыга ка-дәр кадерен белегез: картлык килгәнче яшьлекне; авыру килгәнче сәламәтлекне; фәкыйрьлек килгәнче байлыкны; мәшгульлек килгәнче буш вакытны; үлем килгәнче яшәешне”.
Аллаһның Илчесе галәйһи-ссәләм шушы биш нәрсәнең кадерен белергә өнди. Бу хәдис безгә җаваплылык, хикмәт, алдан күрүчән булу турында сөйли. Күп кешеләр Аллаһның бу нигъмәтләрен оныттылар, яшьлекне, сәламәтлекне, мөлкәтне, буш вакытны һәм тормышны дөрес итеп файдалана белмиләр. Дөреслектә, бу нәкъ шулай, чөнки кешеләр әлеге нигъмәтләрне югалткач кына һәм алар урынына икенчеләре, күңелгә бик ятмаганнары килгәч кенә кадерен белә башлыйлар. Әмма бу мизгелләр кайвакытта соңга калган була. Чөнки үткәннәргә кире кайтып булмый, вакыт инде кире кайтмый, күпләр өчен ул артта калган гомер, күңелдә бары тик үткәндәге уңышсызлыкларга үкенү хисе генә калган. Кешеләр шушы нигъмәтләрдән тиешенчә файдаланмауларына бик үкенерләр. Бик кызганыч, әмма Кыямәт көнендәге кешенең үкенече белән чагыштырганда, бу берни түгел, бары вак-төяк кенә. Бүгенге көндә үткән гомер өчен кайгырып, киләчәк турында хыялланып, бик күпләр хәзерге вакытта, көндәлек тормыштагы Аллаһ биргән хәзинәнең бәясен төшерәләр. Әүвәлдә әйтеп кителгән хәдистә Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм безнең игътибарны нәкъ менә шуңа юнәлтә, ягъни хәзерге вакытның кыйммәтен, кадерен белергә өнди.
Димәк, хәдистә зикер ителгән беренче нәрсә – ул яшьлек. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вакытны бушка уздырмаска чакыра. Адәм баласы яшь чагында, картлык килгәнче бүгенге көндәге яшьлегеннән файдаланырга тиеш. Без мөэмин буларак, көч-куәтебез булганда, динебезгә хезмәт итәргә, кешеләргә изге гамәлләрне җыярга ярдәм итәргә, Кыямәт көне өчен әҗер-савап тупларга тиеш. Кызганычка каршы, бүген күп кенә яшьләр куәтне һәм яшьлекне шулай тиеш дип кабул итәләр һәм аны тиешенчә кулланмыйлар, яшьлекләрен бушка, хәрамга һәм күңел ачуга үткәрәләр.
Хәдистә зикер ителгән икенче нәрсә – ул сәламәтлек. Мөэмин буларак без сәламәтлегебезнең кадерен белергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтүенчә, сәламәтлекнең кайчан китәсен беркем белми. Бүгенге көндә кеше ярдәменнән башка, үзебез йөри алабыз, күрәбез, ишетәбез, болар барысы да Аллаһның рәхмәте белән бирелгән нигъмәтләр. Бүген безнең көчебез, акылыбыз бар һәм без аларны гыйбадәткә һәм хәерле гамәлләр кылуга сарыф итә алабыз. Сәламәтлек – ул безгә ышанып тапшырылган әманәт һәм без аны сакларга, кадерен белергә тиеш булабыз.
Хәдистә зикер ителгән өченче нәрсә – ул мөлкәт, байлык. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә безнең һәркайсыбызга мөлкәт бирде, ул мөлкәтебез ярдмендә без хәерле гамәлләр, Аллаһ юлында юмартлык кыла алабыз, җаннарыбызны һәм мөлкәтебезне пакьли алабыз. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Сезнең һәркайсыгыз үзен һичьюгы ярты финик (хөрмә) белән булса да уттан коткарырга тырышсын”.
Аллаһ юлына сарыф иткән бар малыгыз – ул мөэмингә бары тик табыш кына китерүче файдалы сәүдә һәм килешү. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте:
“Дөреслектә, Аллаһ мөэминнән җәннәт өчен аларның җаннарын һәм мөлкәтләрен сатып алды” (9:111)
Хәдистә зикер ителгән дөртенче нәрсә – ул буш вакыт. Буш вакыт – ул шулай ук Аллаһ Тәгаләнең олуг бер бәрәкәте. Ничек кенә мәшгуль булсак та, ул буш вакыт һәркемдә дә бар. Аны дөрес итеп куллану – ул, димәк, файда булмаган нәрсәгә сарыф итмәү дигән сүз. Кызганычка каршы, югарыдан бәрәкәт булмау сәбәпле, бүгенге көндә күпләр өчен вакыт нигъмәткә түгел, ә газапка әйләнә, чөнки кешеләргә, ирләргә, хатыннарга, балаларга һәм гомумән җәмгыятькә күп кенә сынаулар килә. Вакыт эчке матурлыкка түгел, ә бары тик тышкы матурлыкка гына сарыф ителгән очракта, нинди бәрәкәт булсын. Әгәр кешеләргә һәм аларның омтылышларына карасак, без аларның бары тик шәһвәтләрен, нәфесләрен канәгатьләндерүгә генә юнәлгәннәрен күрәбез. Ә теләкләре бары мал җыю, матур тормыш, буш, файдасыз, хәрам һәм гөнаһка китерүче нәрсәләр белән кызыксыну белән чикләнә. Шуңа күрә без көенечле нәтиҗәләрне, ягъни җәмгыятьтәге гөнаһлы гамәлләр, зәгыйфьлек, гафләттә булу, ялкаулык, тәрбиясезлек, тәртипсезлек күрәбез. Шуннан инде җәмгыятьне төзәтү, сәламәтләндерү, файдалы эшләр белән шөгыльләнү кирәкле гыйлемне туплау мәшәкатьләре килеп чыга. Аллаһка шөкер итегез, Ул безгә Ислам дине аша вакытны Аллаһның нигъмәте буларак дөрес итеп аңлауны бирде. Ислам дине өчен, Коръән һәм иман өчен Аллаһка тагын бер кат шөкер итәбез.
Ниһаять бишенче кыйммәтле нәрсә – ул безнең тормыш. Һәр иртәдә кояшны, күкне, туганнарыбызны, якыннарыбызны күрү мөмкинчелеген биргән Аллаһ Раббыбызга шөкер итик. Аллаһны танып, Аның динен өйрәнеп һәм булган гыйлемнәребез белән гамәл кылып никадәр файда алачакбыз һәм бу дөньяда да, ахирәттә дә уңышка ирешәчәкбез. Һәм шулай ук үзебезне, якыннарыбызны ике дөнья бәхетсезлегенә дучар итсәк, гафләттә булуыбыз да бик ихтимал. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһның шөкер итүче колларыннан булыйк, һәм инде бүген үк дөрес итеп яшик, Аллаһның нигъмәтләрен дөрес итеп кулланыйк, чөнки иртәгәсе көн булмаска да мөмкин. Бу тормыш мәңгелек түгел. Димәк без тормышыбызны бушка үткәрмәскә тиеш булабыз, гыйбадәткә, гыйлемгә һәм изге гамәлләргә күбрәк игътибар бирик.