Гаделлек

Гаделлек

Гаделлек – ул нәфес теләкләренә каршы тору. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: “ Бер сәгать эчендә гаделлекне урнаштыру – ул алтмыш ел гыйбадәт кылудан яхшырак”. Муса галәйһиссәләм Аллаһ Тәгаләгә дога кылып Фиргавенне юк итүне сорады. Аллаһ Тәгалә аңа вәхи иңдерде: “И Муса, аның көферлеге Миңа зыян салмый, ә Минем колларым өчен аның гадел булуында файда бар”. Соңрак Фиргавен кешеләрне җәберли башлагач, Аллаһ аны юк итте.

Ярату һәм нәфрәт Аллаһ ризалыгы өчен

Шуны белегез, дөньяны артык яраткан кеше беркайчан да нәфрәттән арына алмас. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңлатып болай диде: “Кешеләр кулында булган нәрсәдән баш тарт һәм алар сине яратырлар”. Димәк, кеше дөньяны күбрк яраткан саен, дошманнары да азрак булыр. Әгәр син Аллаһ ризалыгы өчен берәүне күрәлмасаң, нәфрәт бары тик кешенең сыйфатына гына кагылырга тиеш, кешенең үзенә түгел. Чөнки кешенең асылы – ул Аллаһның бар кылган мәхлугы һәм ул үзгәрми. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең сарымсак турындагы сүзен фикерләп кара: “Бу үсемлекнең исен мин яратмыйм”, - диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сарымсакны яратмыйм, димәде, ә аның исен яратмыйм диде.

И мөселманнар, мин сезне үлчәмгә өйрәтермен,сез шул үлчәмнән файдаланып, кешеләргә карата нәфрәтең Аллаһ ризалагы өченме яки нәфес теләкләре өченме икәне шуннан күренер. Сез нәфрәтләнгән кешенең гамәлләрен Коръәннән һәм Сөннәттән чыгып бәялисез. Әгәр аның гамәлләре мактаулы икән, сез аны яратырсыз. Әгәр инде шелтәле икән, ул вакытта аны күрәлмассыз. Шулай ук яратуыгыз һәм нәфрәтегез нәфес теләге булмасын. Мөселманнар нәфес теләгенә таянып кына кешене күрәлмасалар, бу вәгъдәгә каршы килү була. Гөнаһлыларга килгәндә, без аларның гамәлләрен күрәлмаска тиеш. Бу кешеләр турында начар уйлау булып саналмый.

Булганнан канәгать булу

Аз нәрсәдән канәгать булу яисә талымсызлык – ул үзеңдә булмаган нәрсәдән баш тарту, Аллаһ биргән тәкъдирдән канәгатьлек. Булган нәрсәдән риза булучы – ул ач булса да канәгать була белер. Акыл иясе ул дөнья эшләрен үзендә булган нәрсә белән алып бара, ахирәт эшләренә килгәндә тырышлык кыла һәм гыйбадәтләрен соңга калдырмыйча вакытында үти, шулай ук гыйбадәтләрен гыйлеменә туры китереп кыла. Канәгать кеше ул бик аз ризык белән дә туклана.

Аллаһ Тәгалә биш нрәсәне биш урында урнаштырды, олуглыкны – Аллаһка буйсынуда, хурлыкны – гөнаһ кылуда, зур ихтирамны – төнге гыйбадәттә, хикмәтне – буш карында, байлыкны – булган нәрсә белән канәгать булуда.. Әл- Каттани әйткән: “Берәү кешедә булган нәрсәгә кызыкмаса, һәм бар нәрсә белән канәгать булса, ул олуглыкка ия булучы”.

Бер галим үзенең тормышында булган вакыйга белән уртаклашкан: “Хаҗ вакытында мин Җөнәед Багдади белән утырганда, аның янына берәү килде һәм 500 динар китерде. Ул акчаларны галим каршына куйды һәм: “Бу акчаларны мөрдиләргә тарат”, - диде. Шунда Җөнәед (Аллаһның рәхмәтендә булсын): “Синең тагын динарың бармы?” – дип сорады. Бу кеше: “Әйе, минем акчам күп”, - дип җавап бирде. Галим аңардан: “Син тагын да күбрәк динарга ия булырга телисеңме? “ дип сорады. Бу кеше теләген белдереп баш какты. Шунда Җөнәед Багдади аңа: “Динарларыңны алып кит, сиңа алар безгә караганда күпкә мохтаҗрак”, - диде, аның акчаларын кабул итмәде.

Әхмәд хаҗи әфәнде

Абдуллаевның

“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан

2026-07-01 (Сәфәр ае 1448 ел.) №7.


Сәфәр ае

Сәфәр – мөселман тәкъвиме буенча икенче яй. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм заманында бу айда сугышлар тыелган.   Әмма бу айда аерым бер махсус гыйбадәтләр билгеләнмәгән. Кайберәүләр бу айны бәхетсез ай дип саныйлар, шул сәбәптән бу айда туйлар һәм башка шундый мәҗлесләр үткәрмиләр. Моңа...


Гыйлем – Аллаһның олуг нигъмәтедер

Гыйлем – авырлык түгел, ә Аллаһ Тәгаләнең безгә биргән олуг нигъмәте. Исламны танып белү өчен биргән нигъмәте. Үз-үзебезне танып белү өчен биргән нигъмәте.   Мугавия (Аллаһ аңардан разый булсын) тапшырган хәдистә шулай диелә: Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:...


Рухи авыру төрләре

Авырулар ике төрле була: калеб (күңел, йөрәк) авырулары һәм физик авырулар.   Калебкә, ягъни җанга зыян китерә торган авырулар ике төрле: шикләнү һәм адашу; шәһвәт һәм дәрт. Икесе хакында да Коръән Кәримдә әйтелгән. Шикләнү авыруы хакында Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Аларның...


Җилне яманлауның тыелуы һәм ул каты исә башлагач нәрсә әйтергә кирәкле турында

Әбел-Мөнзир Гобәйй бине Кәгъб разыя-Ллаһу ганһү сүзләреннән риваять ителә:   Аллаһның Илчесе галәй-һиссәләм әйтте: “Җилне яманламагыз, ә әгәр сезгә ошамаган нәрсә күрсәгез (ягъни: әгәр аның артык каты исүен күрсәгез), әйтегез: “Әй Аллаһ, дөреслектә, без Синнән бу җилнең яхшылыгын...


Касыйм шәһәрендә тарихи мәчет төзекләндерелде

Касыйм шәһәрендә 1906 елда нигез салынган «яңа мәчет»кә ярым ай кую тантанасы булачак. Җирле халык еш кына әлеге мәчетне төсе буенча Кызыл мәчет дип атый. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа мәчетне реставрацияләүне беренче көннәрдән үк...