Әхлакның дәрәҗәләре

Әхлак – кешедәге иң кыйммәтле сыйфат, кешедәге чын батырлыклар нәкъ менә әхлак аша ачыла. Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәр галәйһиссәләмне бик күп яхшылыклар белән бүләкләде, әмма Аллаһ Тәгалә иң күркәм санаган мактаулы сыйфат ул Аллаһның Илчесендәге күркәм әхлак булды. Коръән Кәримдә әйтелгән: “Дөреслектә, син, әй Пәйгамбәр, олуг әхлак иясе” ( әл-Каләм сүрәсе, 4 аять)
Галимнәр фикеренчә: “Олуг әхлак – ул беркем белән дә дошманлашмый, беркемдә дә дошманлык хисе уятмый торган кешенең әхлагы һәм болар барысы да Аллаһ Тәгаләне танудагы дәрәҗәләрнең иң бөеге”. Шулай ук башка галимнәр әйтүенчә, олуг әхлак – ул кешенең үз-үзен тотышында сиңа карата булган тупаслыгы Аллаһның тәкъдире булуын аңлау. Шулай ук мондый фикер дә бар: “Олуг әхлак – бары тик Аллаһ Тәгаләгә генә юнәлтелгән игътибар”. Дин галимнәре әлеге Коръән Кәримнең: “Син, әй Пәйгамбәр, олуг әхлак иясе” аятен тәфсир кылып әйттеләр. Әхлакның бу дәрәҗәсенә бер мәхлук та ирешә алмас. Шуңа күрә кешеләр тарафыннан килгән зыянны сабырлык белән кабул итәсең, башка беркем дә бу кадәр булдыра алмас”. Бер галим бу аятьне тәфсир кылып әйткән: “Син Аллаһның әхлагы белән бизәлү сәбәпле, кешеләрнең яла ягулары сиңа тискәре тәэсир итми, син аларның яманлыгыннан газап чикмисең. Чөнки син Аллаһның ярдәме белән сабыр итәсең, үз көчең белән түгел. Коръән Кәримдә әйтелгән (мәгънәсе): “Сабыр ит, ә синең сабырлыгың бары тик Аллаһның ярдәме белән генә” (әлНәхел сүрәсе, 127 аять).
Дөреслектә, тулы сабырлык бары тик Аллаһта гына. Шулай ук аятьтәге “олуг әхлак иясе” дигән сүз Аллаһның Илчесенең өстенлегенә ишарәли һәм Пәйгамбәр галйәһиссәләм үзендә бары тик мактаулы сыйфатларны гына җыйган һәм гамәлләре бары тик Аллаһның ризалыгына гына китерүе аның өчен гадәти хәл. Шуңа күрә Коръән Кәримдә әйтелгән: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, кешеләргә әйт: «Ислам динен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыймын, һәм мин Коръәнне үземнән чыгарып сөйләүчеләрдән түгелмен”. (Сад сүрәсе, 86) Башка сүзләр белән әйткәндә, мин күркәм әхлакны күрсәтүдә кыланмыйм, чөнки кыланудан соң ул ахыр чиктә барыбер үзенең асылдагы халәтенә кайта. Галимнәр әйтүенчә, кешенең әхлагы нинди кешеләр белән аралашуына карап үзгәрә. Хәдистә әйтелгән: “Кеше дустының динендә. Шуңа күрә дә һәркем үзенең кем белән дус булуына игътибар итсен”. Икенче хәдистә әйтелгән: “Адашкан һәм диндә бидгать гамәлләргә иярүче кешеләр белән булмагыз. Дөреслектә бу тән кычыту кебек зарарлы”. Нәкъ менә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әхлагын Аллаһ Тәгалә “олуг” сүзе белән тасвирлады һәм шундый ук сүз белән Коръән Кәримне дә атады.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әүвәлдә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең күркәм сыйфатларын үзенә җыйган: Нух пәйгамбәрнең шөкер итүен, Ибраһим пәйгамбәрнең Раббысы белән дуслыгын, Муса пәйгамбәрнең ихласлыгын, Исмәгыйль пәйгамбәрнең вәгъдәдә тору сыйфатын, Әюб һәм Ягъкуб пәйгамбәрләрнең сабырлыгын, Давыд пәйгамбәрнең кешеләрне аклау табудагы сәләтен, Сөләйман һәм Гайсә пәйгамбәрләрнең тыйнаклыгын һәм шулай ук калган пәйгамбәрләрнең әхлакый сыйфатларын җыйган. Бу хакта Коръән Кәримдә әйтелгән (мәгънәсе): “Ий Мөхәммәд, әүвәлдә килеп киткән пәйгамбәрләр артыннан туры юлдан бар”. Туры юл сүзенең мәгънәсе Аллаһ Тәгаләне тану түгел, чөнки мәгърифәт юлы икенче бер кеше артыннан иярүгә таяна. Ә бу сыйфат Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә хас түгел. Шулай ук шәригать турында да сүз бармый, чөнки Аллаһның Илчесенең кануны әүвәлдәге пәйгамбәрләр аша китерелгән кануннарны гамәлдән чыгарды. “Туры юлдан бар” сүзенең мәгънәсе, әүвәлдәге пәйгамбәрләрнең әхлакый сыйфатларына иярүгә өнди. Раббыбыз Пәйгамбәргә туры юлдан баруны әмер итү белән бергә, Ул аңа үзендәге барча мактаулы сыйфатларны берләштерергә әмер итте. Бу олуг дәрәҗәгә моңа кадәр бер генә пәйгамбәр дә һәм илче дә ирешмәде. Шуңа крүә Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребез галәйһиссәләмне олуг әхлак иясе буларак аерып билгеләде. Аллаһны таныган бер шәех бу хакта болай дигән: “Дәрәҗәләргә һәрбер пәйгамбәр лаек, әмма иң күркәмнәренең барысы да Мөхәммәдтә (галәйиссәләм) җыелган”.
Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әхлагы турында сораганда, Гаишәнең (Аллаһ аңардан разый булсын) монда әйтелгәннәрне гомумиләштереп биргән җавабында чагыла: “Аның әхлагы Коръән иде”. Бу сүзләре белән ул шуны әйтергә теләгән, Пәйгамбәр галәйһиссәләм Коръәндә зикер ителгән барча күркәм әхлак һәм матур сыйфатлар белән бизәлгән булуын, шулай ук хәрамнан һәм шелтәле гамәлләрдән ерак булуын аңлатырга теләгән. Икенче хәдистә Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын) болай дип җавап бирде диелгән: “Әллә син Коръән Кәримнең бу аятьләрен укымадыңмы: “Тәхкыйк хак мөэминнәр газабтан котылып мәңгелек сәгадәткә ирештеләр. Алар намазларын хошугъ белән укыйлар, Аллаһудан куркып, кечерәяләр. Янә алар буш сүзләрдән, файдасыз эшләрдән баш тарталар. Вә малларының зәкятен бирерләр. Вә алар гаурәт әгъзаларын күрсәтмәсләр һәм зинадан сакланырлар. Мәгәр үз хатыннарыннан вә хуҗа булган җәрия хатыннан сакланмаслар, моның өчен алар шелтә ителмәсләр. Берәү үз хатыныннан вә җариясеннән башканы теләсә, ягъни зина кылса, ул кешеләр хәләлдән хәрамга үтүчеләрдер. Янә алар тапшырылган әманәтләргә вә биргән вәгъдәләргә хыянәт итмәсләр. Вә намазларын вакытында укырлар. Ошбу кешеләр хокукый җәннәт варисларыдыр. Алар Фирдәүс җәннәтенә варис булырлар һәм алар анда мәңге калырлар”. (Мөэминнәр сүрәсе, 1-11 аятьләр) бу Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әхлагы”. Әлеге аятьләрдә шулай ук Пәйгамбәребез глаәйһиссәләмнең олуг әхлагы турында тыңлаучыларга нәсихәт: иман ул йөрәкнең сыйфатының нигезе; намаз – тән сыйфатларының таянычы; зәкәт – мөлкәт сыйфатларының нигезе; чит хатыннар белән мөгамәләдәге гыйффәтлек; әманәтне саклау һәм вәгъдәгә тугры булу.
Бу аятьләрдә Аллаһ Тәгалә кабат “фарыз намазларын саклаучылар” дип зикер итә, тыңлаучлар намазның әһәмиятен һәм олуг дәрәҗәсенә игътибар итсеннәр өчен. Җөнәед әл-Багдади (Аллаһның рәхмәтендә булсын) әйткән: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм олуг әхлак иясе булды, ул үзенең өммәте өчен ике дөнья бәхетен теләде, әмма үзе аларга омтылмады”. Хөсәен ән-Нури әйткән: “Ничек Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең әхлагы ничек олуг булмасын, Аллаһ Тәгалә аның җанын Үзенең сыйфатларының нуры белән нурландырды бит!” Бөек шәех Ибн әл-Гарәби (Аллаһның рәхмәтендә булсын) үзенең “Тәлкыйһ әл-әзхән” китабында болай дигән: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм сүзен кыска тоткан, хикмәтле сүзләр кулланып, тирән мәгънәле итеп әйтә белгән, чөнки ул кешеләрнең әхлагын камилләштерү өчен җибәрелде. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә әйткән: “Дөреслектә, син олуг әхлакка ия”. Бу Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнең юлы иң дөрес юл икәнен аңлата. Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйткән: “Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә 360 сыйфатка ия. Аллаһ каршына мөэмин буларак барган бәндә бу сыйфатларның берсенә генә ия булса да, җәннәткә керер”. Шунда Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын):
“Әй Аллаһның Илчесе, миндә ул сыйфатларның берсе генә булса да бармы?” – дип сорады. Пәйгамбәр галәйһиссәләм җавап биреп: “Әй Әбү Бәкер аларның барысы да синдә бар. Шул сыйфатлардан Аллаһ өчен иң сөеклесе – юмартлыктыр”, - диде. Кешенең иң күркәм сыйфатларыннан Аллаһ Тәгалә каршында иң яхшысы – Раббысына тулысынча буйсыну һәм Раббысыннан канәгать булу. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә килгәндә – мәрхәмәтлелек һәм юмартлык. “Мөэмин буларак” сүзендә мондый мәгънә ята: кайвакытта әхлак имансыз булырга мөмкин, иман әхлаксыз булган кебек. Әгәр әхлак иман белән бергә булса, мөэмингә нәрсәне дә булса кылырга яисә нәрсәне дә булса калдырырга әмер ителмәгән булыр иде.
Әхлак турында галимнәр фикере
Күркәм әхлак турында бик күп алтын сүзләр әйтелгән. Без монда сезнең игтибарга берничәсен китерәбез, алар киләчәктә гафләттә булаган йөрәкләрне уятуга һәм шундый ук күркәм сыйфатларга ия булырга омтылуга илһамландырыр дип ышанасы килә.
1. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләмнән сораганнар: “Мөэминнәрдән кемнең иманы иң лаеклысы?” – дип. Ул галәйһиссәләм җавап биргән: “Әхлагы яхшырак булган мөэмин иң яхшысы”, - дигән. Ә инде: “Бәхетсезлек нәрсә ул?” – дип сорагач, ул болай дигән: “Яман әхлак”.
2. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйткән: “Әгәр сез мөлкәтегездән Аллаһ колларына садака бирә алмасагыз, кешеләргә карата мөлаем һәм әхлаклы булыгыз”.
3. Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән: “Әй Аллаһның Илчесе, мөшрикләргә каршы Аллаһ Тәгаләгә дога кыл”, - диделәр. Ул җавап биреп: “Дөреслектә, мин рәхмәт буларак җибәрелдем, ә җәза буларак түгел” – диде.
4. Фөдайл әйткән: “Әгәр кеше күп изге гамәлләр кылса, һәм шул ук вакытта йорт тавыгын начар караса, ул тәкъвалы кешеләрдән булмас”.
5. Болай дип әйтелгән гыйбарә дә бар: “Әхлак – ул Аллаһ биргән нигъмәтләрне олылап, Аллаһка кылган гыйбадәтеңне бик кечкенә итеп санауга сәләтле булу”.
6. Шаһ әл-Кәрмәни әйткән: “Башкаларга карата әхлаклы булуның билгесе – аларга зарар китерүдән тыелу һәм алар китергән зарарга сабыр итү”.
7. Вәһеб әйткән: “Әгәр кеше кырык көн буена бер әхлакый сыйфатка тотынып торса, Аллаһ Тәгалә аның өчен бу сыйфатны даими итеп калдыра”.
8. Хәсән әл-Басри (Аллаһның рәхмәтендә бу лсын) Аллаһ Тәгаләнең “һәм киемеңне пакьлә” (Мөддәссир сүрәсе, 4 аять) сүзләрен тәфсир кылып әйткән: “Әй Пәйгамбәр әхлагыңны камил кыл”.
9. Әбү Хафсадан әхлак турында сорагач, ул болай дип җавап биргән: “Аллаһ Тәгалә аны Пәйгамбәр галәйһиссәләм өчен Үзенең сүзләрендә сайлаган (мәгънәсе) “Кешеләргә карата мәрхәмәтле бул, яхшылыкка өндә, начарлыктан тый” (әл-Әгъраф сүрәсе, 199 аять)
10. “Әхлак – ул йөрәгеңнең читләшкән халәттә булуы. Башкача әйткәндә, кешеләр арасында бул, әмма йөрәгеңне Аллаһ Тәгалә белән бәйлә”.
11. “Әхлак – ул кешеләр тарафыннан булган теләсә нинди тупаслыкны сабыр итеп кабул итү, шулай ук Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиреннән тулысынча канәгать булу”.
12. “Яман әхлак хуҗасының йөрәген кыса, чөнки аңа куйган максатыннан башка бернәрсә дә сыймый, тар урынга бер кеше генә сыя алган кебек”.
13. “Яман әхлакның галәмәте – кешеләрнең кимчелеген күрә белү сәләте”.
Дагыстан мөфтие
Шәех Әхмәт әфәнде Абдуллаевның
“Тәкъвалылар әхлагы” китабыннан