Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Вәсил Шәехразыев белән очрашты

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Вәсил Шәехразыев белән очрашты

Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Вәсил Шәехразыев белән очрашты

Рәсәйнең Уфадагы Үзәк Диния нәзарәте резиденциясенә Татарстан Республикасының премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Вәсил Шәехразыев килде. Ул Башкортостанга эш сәфәре буенча килгән.

Очрашуда Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Вәсил әфәнде белән бергә ислам кабул итүгә 1100 ел булу уңаеннан уздырылган чараларга нәтиҗә ясалды. Вәсил Шәехразыев Баш мөфтине Бөтендөнья татар конгрессының эшләре белән таныштырды. Шулай ук Курган өлкәсендә Йолдыз аавылын янгыннан соң тернәкләндерүдә дини оешмаларның зур өлеш кертүен аерым билгеләп үтте.

“2024 нче ел Бөтен дөнья татар конгрессы тарафыннан “Шәхесләр елы” буларак игълан ителде, шул сәбәптән Башкортостан республикасының халык шагыйре Әнгам Әтнәбаев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак”, - диде Вәсил Шәехразыев һәм Тәлгать хәзрәткә “Сез белмәгән Атнабай” дип аталган китап бүләк итте.

Очрашу уңаеннан Татарстан Республикасында гадәттәгечә елда була торган чара 2024 елда үткәреләчәк “Изге Болгар җыены” турында да фикер алыштылар.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


БисмиЛләһ

БисмилЛәһир-Рахмәнир-Рахим дип, бөтен гамәл башлана. Таш атып куылган шайтаннан сыенам мин Аллаһка.   БисмиЛләһ ул – бар эшне дә башлаучы дога була. БисмиЛләһ әйтеп башлаган эш, һәрчак уңышлы була.   БисмиЛләһ әйтеп иртә торсаң, уңар бөтен эшләрең. БисмиЛләһ әйтеп ятар...


“Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы узды

Казанда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең утырышы узды. Чара “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026” Халыкара икътисади форумын үткәрүгә багышланды һәм “Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак...


Кечкенә изге эшләр

“Әй юк! Нигә син велосипедны туктатасың?» — дип кычкырып җибәрде Фарук.   «Бер генә минутка сабыр ит», — диде Гали йомшак кына итеп.  «Нигә? Без әле генә чыгарылыш контроль эшен язып бетердек һәм хәзер мин ял итәр өчен өйгә кайтып китәргә...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Гыйлм әл-Хыйәл: Ислам әхлагы заманча инженерияне ничек барлыкка китергән

Хәзерге роботлар уйлап табылганчы, элек тә мөселман инженерлары кешеләрнең һәм хайваннарның хезмәтен җиңеләйтү өчен төрле механизмнар һәм җайланмалар булдырганнар. Ислам цивилизациясенең алтын гасырында бу гамәли тәрбия «хәйләләр турындагы фән» яки «хәйләләр»дип тәрҗемә...