Гомрәгә – бөтен авыл белән

Гомрәгә – бөтен авыл белән

Казанга изге җирләрдән – Мәккә һәм Мәдинәдән үзенчәлекле хаҗилар төркеме кайтып төште: республика тарихында беренче тапкыр кече хаҗга (гомрәгә) бер авылдан берьюлы 26 кеше барды. Төркем тулысынча Балык Бистәсе районының Балтач авылында яшәүчеләрдән тора. Алар белән бергә авылдашларының мөһим сәфәргә чыгуына сәбәпче булган авыл имамы Фердинанд хәзрәт Хәкимов та китте. Сәфәргә чыгар алдыннан, авыл кешеләре якташларын кунакчыллык күрсәтеп озатып калды, хәтта, хәлләреннән килгәнчә, акчалата ярдәм дә итте. Кече хаҗ кылучылар арасында махсус хәрби операциядә уллары Рәсүлне югалткан Алсу һәм Рөстәм Вафиннар да бар иде.

Әлеге төркем гомрәгә Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов җитәкчелегендә барды. Йолаларны үтәү хәнәфи мәзһәбенә нигезләнеп оештырылды. Мәдинәдә балтачлылар Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ мәчете янындагы кунакханәдә тукталды. Ә Мәккәдә Әл-Хәрам мәчетеннән ерак булмаган дүрт йолдызлы кунакханәдә яшәде. Гомрә йолаларын үтәүдән тыш, алар истәлекле урыннарда: Пәйгамбәр ﷺ каберендә, Раудада, Куба һәм ике Кыйбла мәчетләрендә, Үхүд тавында, бакчада, Әл-Бакый зиратында, Нур тавында, Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ вәхи килгән урында, Хира мәгарәсендә, һиҗрәт вакытында мөшрикләрдән качып торган Саур мәгарәсендә, шулай ук хаҗ кылу урыннарында, мәсәлән, Гарәфә, Рәхмәт тавында, Җәмәратта (таш ату), Минада һәм Мөздәлифәдә булды.

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


СОРАУ-ҖАВАП

Кече хаҗ яки олы хаҗны кылып кайткан кешене зиярат итү сөннәт гамәл булып саналамы? Хаҗдан кайткан кешегә хөрмәт йөзеннән аны зиярат итү һәм дога кылуын сорау саваплы гамәл. Хәдистә әйтелгән: «Әгәр сез хаҗины очратсагыз, аны сәламләгез, кул биреп күрешегез ул өенә кергәнчегә кадәр сезнең...


Балтачта XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районы Бөрбаш авылында традицион XIX Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмдә 3 меңнән артык кеше катнашты: Балтач, Арча, Әтнә һәм Кукмара районнарыннан, Ульян, Киров өлкәләреннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан һәм башка төбәкләрдән шәрәфле кунаклар, балалар һәм...


Тәсбих җан белән тәнне берләштерә

Тәсбих – ул төймәләрдән җыелган тезмә, Аллаһны зикер кылганда санап бару өчен кулланыла. Тәсбих биш вакыт намаздан соң даими кулланылса, башка буш вакытта да гыйбадәт кылу өчен файдаланыла. Тәсбих сүзе Аллаһны мактау, кыскача дога сүзләре белән Аллаһка шөкер итү, Аны олылауны...


Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?

Максат: Аллаһның кодрәтенә, Коръәндәге дәлилләргә ышандыру. Фәрештәләр, шайтан турында мәгълүмат бирү. Үз эшләреңне, гамәлләреңне бәяләргә өйрәтү, ярамаган эшләрдән тыелу, тәрбияләү. «Әгүүзү билләһи миннәш шәйтаанир-раҗиим» сүзен өйрәтү.   Шөгыль барышы: Балалар, бирегә килегез...