«Шура» альманахының 40нчы саны нәшер ителде

«Шура» альманахының 40нчы саны нәшер ителде

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 40нчы санын нәшер итте. Ул мөбарәк Рамазан аеның соңгы көннәренә, бу фазыйләтле кичәләрне файдалы һәм әҗер-савапларга ирешә алырлык итеп үткәрүнең мөһимлегенә багышлана. Бу санда ике олуг бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаетләре вәгазьләре дә урын алган.

Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәренә багышланган, 2023 елның 2нче кварталын колачлаган альманах шулай ук Шәүвәл ае фазыйләтләре, милләттәшләребезгә үгет-нәсыйхәтләр, милли тәрбиянең мөһимлеге, мөселманнарның олы кимчелекләре һәм башка темаларны үз эченә ала. Биредә шулай ук пәйгамбәрләребез Лут һәм Йосыф галәйһимүссәлам кыйссалары да китерелә.

Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Альманахны ТР Диния нәзарәте сайтыннан (dumrt.ru) йөкләп алырга мөмкин.

 

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Тәсбихымда әни җылысы

Тәсбих тартам хөрмә төшләреннән, Күчкән миңа әнием кулыннан. Йөзләремдә иман нуры балкый Төймәләргә иңгән тыныңнан... Төймәләрен тезеп, чук кырына Барсын уйлап алдан күңелең. Янып торган ташлар куйгансың син, Караңгыда да,- дип,- күренсен. Тәхәҗҗүдкә торсын кызларым,- дип, Озак йокы- йөрәк...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


РИИда һәм КИУда чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында чыгарылыш курс шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Күркәм гадәт буенча әлеге чара Коръән укып дога кылу белән башланды, аннары ректор Рәфикъ Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул чыгарылыш курс шәкертләрен тәбрикләде һәм бу аларның...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...