Нәфесеңнең тоткыны булма
Нәфесеңнең тоткыны булма
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә әйтте: “Иман китерүчеләрне һәм изге гамәлләр кылучыларны Без кылган яман гамәлләреннән пакьләрбез, һәм алар кылганнардан да яхшырагы белән әҗерен бирербез” (29:7)
Мөҗәһәдә гарәп теленнән алынган сүз “тырышлык” мәгънәсендә. Ягъни кеше дин юлында гакли һәм матди авырлыклар кичерә һәм бу аять нәкъ шундый мөселман бәндәне тасвирлый. Мөҗәһәдә – ул нәфес теләкләренә каршы килү һәм үз-үзеңне шәригать кануннарына буйсындырырга тырышу. Аллаһның Илчесе галәйһиссәләм әйтте: “Мөҗәһид (ягъни тырышлык куючы) ул Аллаһ ризалыгы өчен үз нәфесең белән көрәшү”. Нәфес кешене гел адаштырырга омтыла, чөнки ул шәригатькә каршы килүче гамәлләрдән ләззәт таба. Әгәр кеше үзенең теләкләрен тикшереп торса һәм нәфесен Аллаһ Тәгалә кануннарына буйсындыра алса, ул әҗер-савапка лаеклы була.
Әшраф Гали Тәнвинең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) бер укучысы аңа хат язган һәм ул үзенең зәкәт түләгәндә була торган кичерешләрен тасвирлаган. Зәкәт түләү вакыты килүгә аның нәфесе малы кимүдән һәм авырлыклардан курка икән. Әлбәттә ул ел саен тиешле күләмдә зәкәтен түли, әмма шул ук вакытта аны малын югалту хисе дә газаплый. Шәех Әшраф Гали Тәнви аңа җавап итеп, икеләтә әҗер алачагы хакында хәбәр иткән: уйламыйча даими зәкәт түләүче буларак һәм моңа өстәп, нәфесенә каршы килүче һәм нәфесен җиңүче буларак та. Кеше нәфесе белән көрәшкән саен һәм шулай ук үзен Аллаһның әмеренә буйсындырган саен савапка ирешә.
Кешене нәфесе Шәригать тыйган гамәлләргә, хәрамга этәрә. Шайтан үз чиратында нәфескә көч биреп тора. Шулай итеп ике көч берләшеп кешене туры юлдан яздыралар. Мөселман бу ике көчкә каршы торырга һәм Аллаһ Тәгаләгә итәгатьле булып калырга тиеш. Әгәр ул аларга каршы тора алса, бу аның үз-үзе белән көрәшүе була, чөнки ул Аллаһ Тәгалә юлында көрәшүче кебек һәм ул савабын да тиешенчә ала. Аллаһ Тәгалә мөселманның һәрбер гамәлен югары бәяли. Чөнки Ул Коръән Кәримдә, адәм баласының кылган бер гамәле дә юкка чыкмас, диде. Әгәр инде кеше Аллаһ Тәгалә биргән иксез-чиксез нигъмәтләр белән ләззәтләнә икән һәм Аллаһка шөкер итми икән, димәк ул яхшылыкның кадерен белми торган мәхлук. Адәм баласы Раббысының юмартлыгы турында фикерләргә тиеш. Үз нәфесенең колы булып яшәргә түгел, ә инде Аллаһка гыйбадәт кылучы кол булып яшәргә тиеш.
Әгәр мөэмин иртәнге намаз вакытында йоклап ята икән, димәк ул Аллаһ Тәгалә әмерен калдырып үз нәфесенә итәгать итә, чөнки бу вакытта аның өчен түшәге күркәмрәк. Яисә туй, берәр мәҗлес вакытында намазын калдыра икән, ул тагын Аллаһка гыйбадәтен калдыра һәм нәфесенә буйсына. Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылудан читкә тайпылдыра торган һәр нәрсә нәфескә итәгать итү була. Мөселман кеше моңа каршы торырга һәм Аллаһка гыйбадәт кылуга кайтырга тиеш. Барча ялган илаһлар бергә җыелып бер чебенне генә дә бар кыла алмыйлар. Хәтта чебен урлап киткән нәрсәне дә кире кайтара алмыйлар. Коръән Кәримдә адәм баласының Раббысының хакыйкый олуглыгы турында фикерләп карамавы хакында катгый рәвештә әйтелә.
Шула й ук Аллаһка һәм Аның Илчесенә иман китерү, байлыкны Аның юлына сарыф итү иң яхшы гамәлләр, дип әйтелә Коръән Кәримдә. Әгәр кеше Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылса, Ул аның бөтен эшләрен җиңеләйтә һәм аңа ярдәм итә. Әмма Аллаһ Тәгалә аңа булышкач кына гыйбадәт кылам, дип уйлап бик нык ялгышабыз. Әгәр адәм баласы үзенең бердәнбер ярдәмчесе итеп Аллаһ Тәгаләне таныса, бөтен дөнья аның аяк астында булыр, дип әйтелгән иде. Димәк кешегә бары гыйбадәт кылырга гына кирәк һәм аның бөтен мәшәкатьләре Аллаһның рәхмәте белән хәл ителә. Кызганычка каршы кеше үз нәфесен өстен күрә һәм бу ялган дөнья аны үзенә тарта. Әгәр кеше Аллаһка буйсынмаса, ул үз юлыннан бара алмый, чөнки арбаны ат алдыннан җибәрсәк, ул арба урынында калыр, беркая да китмәс. Коръән Кәримдә әйтелгән, адәм баласына бөтен эшләрен дә тәртипкә салу өчен бары Аллаһка буйсынырга гына кирәк. Аллаһ Тәгаләгә итәгать итү бөтен ишекләрне дә ача һәм адәм баласы бары хөрмәткә генә ия була.
Кешенең эчендә шайтанга ярдәмче – ул аның нәфесе. Нәфес кешене Аллаһның әмерләренә каршы гамәл кылырга эндәп тора. Кешенең бәдәнендә нәфес белән янәшәдә рух бар. Ул пакь һәм һәрвакыт Аллаһ Тәгалә әмерләренә буйсынып гамәл кылырга тырыша. Шулай итеп кеше Аллаһның рәхмәте һәм ярдәме белән нәфесен җиңгәнчегә кадәр, гел яхшылык белән яманлык арасында көрәшә. Кеше зәгыйфь, ул берүзе бернәрсә дә эшли алмый, димәк аңа нәфесен җиңү өчен һәм аны Аллаһның әмерләренә буйсындыру өчен һәрвакыт Аллаһтан ярдәм сорарга кирәк.
Аллаһ Тәгалә безгә нәфесебезне яман теләкләрдән пакьләргә мөмкинчелек бирсен һәм Үзенә якынайтсын. Амин.