Азан: гаҗәеп күренеш

Азан: гаҗәеп күренеш

Бу ничек кенә гаҗәп яңгырамасын, ләкин, бөтен дөнья мөселманнары өчен бәхеткә каршы, бу расланган факт.

 

Дөнья картасына күз салсагыз, Индонезия (ислам иле) Җирнең үзәк коры җиренең көнчыгыш ягында урнашканлыгын күрерсез. Индонезия бик күп кечкенә утраулардан тора, аларның төпләре булып Ява, Суматра, Борнео һәм Целебес тора һәм алар барысы да яхшы билгеле. Бу дөньяда иң зур ислам иле, анда 180 миллион кеше яши. Монда мөселман булмаганнар саны бик аз.

 Көнчыгыш Целебес утравында таң ату белән, җирле вакыт буенча иртәнге 5:30 тирәсендә иртәнге намазга азан әйтелә башлый. Индонезиянең көнчыгышындагы меңләгән мөәзиннәр чиксез кодрәтле һәм бар нәрсәне белүче Аллаһның Берлеген һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезнең илчелеген игълан итә башлыйлар.

Бу процесс дәвам итеп Индонезиянең көнбатыш утрауларына таба юнәлә. Индонезиянең Көнчыгыш һәм көнбатыш утраулары арасындагы вакыт аермасы сәгать ярым тәшкил итә. Димәк, целебеста азан беткәннән соң, сәгать ярым узгач, ул Джакартада, Ява утравында әйтелә башлый. Аннары аның үрнәгенә Суматра иярә һәм азан әйтелүе Индонезиядә тәмамланганчы, ул инде Малайзиядә башланачак. Аннары Бирма, чиратта Джакартада азан башланганнан соң бер сәгать эчендә ул Бангладеш башкаласы Даккага барып җитә. Азанның Бангладешка әйтелүе тәмамланырга да өлгерми, ул инде Һиндстанның көнбатышында, Калькуттадан алып Сринагарга кадәр яңгырый башлый. Аннары ул Мумбаига бара, һәм Бөтен Һиндстан бу мәһабәт азан тавышына күмелә.

 Сринагар һәм Сиалкот (Пакистанның төньягындагы шәһәр) азан өчен бер үк вакытка ия. Сиалкот, Котой, Карачи һәм Говадар (Белуджистандагы шәһәр, Пакистан провинциясе) арасында вакыт аермасы кырык минут тәшкил итә, һәм шул вакыт эчендә иртәнге намаз азаны бөтен Пакистан буйлап ишетелә. Әмма азан анда тәмамланганчы, Әфганстанда һәм Маскатта башлана. Маскат белән Багдад арасындагы вакыт аермасы бер сәгать тәшкил итә. Бу сәгать дәвамында азан Әл-Хиҗаз Әл-Мукаддас өлкәләрендә, Йәмәндә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Күвәйт һәм Гыйракта яңгырый.

 Мисырда Багдад белән Александрия арасындагы вакыт аермасы янә бер сәгать тәшкил итә. Бу сәгать дәвамында азан Сириядә, Мисырда, Сомалида һәм Суданда яңгыравын дәвам итә.

 Александрия һәм Истанбул (Төркиянең төп шәһәре) бер географик озынлыкта урнашкан. Көнчыгыш һәм Көнбатыш Төркия арасындагы вакыт аермасы сәгать ярым тәшкил итә һәм бу вакыт эчендә ул догага чакыру кайтавазы белән озатылып бара.

Александрия һәм Триполи (Ливия башкаласы) бер-берсеннән ераклыгы бер сәгать аерма белән урнашкан. Мәсәлән, азанны әйтү Бөтен Африка территориясендә дәвам итә. Шулай итеп, Индонезиянең Көнчыгыш утрауларында башланган Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең пәйгамбәрлеген (галәйһиссәлам) игълан итү тугыз сәгать ярымнан соң Атлантик океанның Көнчыгыш ярларына барып җитә.

 Азан Атлантика ярларына барып җиткәнче, Индонезиянең Көнчыгыш өлешендә Өйлә намазына азан башланачак, һәм ул Даккага барып җиткәнче, Икенде намазына азан башланачак. Җакартага барып җитү белән, сәгать ярымнан Ахшам намазы вакыты килеп җитә, Суматрага барып җитәргә өлгерми, азан Ястүгә чакыру вакыты башлана! Индонезия мөәзиннәре иртәнге намазына азан әйтәкәндә, Африка мөәзиннәре ястүгә азан әйтәләр.

Әгәр дә без бу күренешне җитди һәм җентекләп уйласак, гаҗәеп бер хәлгә килер идек: бөтен дөнья буйлап меңнәрчә, йөзләрчә мең мөәзиннең Аллаһы Тәгаләнең берлеген һәм Пәйгамбәр галәйһиссәламнең илчелеге хакында бөтен дөньяга искәртеп тормаган бер генә мизгел дә юк!

 Аллаһ теләсә, азанның бу гомуми һәм өзлексез әйтелүе Кыямәт көненә кадәр туктамаячак, һәм без барыбыз да моның өчен дога кылуны дәвам итәргә тиешбез.

2026-06-01 (Мөхәррәм 1448 ел.) №6.


Лениногорскида “Гыйлем нуры” республика бәйгесе узды

Лениногорск шәһәрендә XIII “Гыйлем нуры” бәйгесе узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте оештырды. Ел саен үткәрелүче бәйге мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырыла. Быелгы чара “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы...


«Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены үз эшен тәмамлады. «Изге Болгар җыены» чаралары җыенның рәсми программасын төгәлләде. Быел татар дин әһелләре җыены 15-17 май көннәрендә узды. Җыенның беренче көнендә делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә...


Шәһре Болгарда «Изге Болгар җыены» үтте

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды. Болгар җыенында Татарстанның барлык почмакларыннан һәм Россия төбәкләреннән мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясе мөселманнары Диния...


Мөселман галимнәренең уйлап табулары

Мөселман дөньясында, аеруча Исламның Алтын дәверендә һәм шулай ук Госманлы империясе һәм Бөек Могол империясе кебек дәүләтләрдә ясалган фәнни уйлап табулар, ачышлар һәм фәнни казанышлар күп булган.   Исламның Алтын дәвере мәдәни, икътисади һәм фәнни чәчәк ату чоры булган, аны гадәттә 780...


Мөхәррәм ае һәм аның фазыйләтләре

Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтелгән: “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”.   Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның...