Дүрт мәзһәбкә нигез салучылар кайда күмелгән?

Дүрт мәзһәбкә нигез салучылар кайда күмелгән?

Дүрт мәзһәбкә нигез салучылар кайда күмелгән?

Исламда фикыһ гыйлемендә 4 мәзһәб бар. Аларга нигез салучы имамнарга мөселманнар арасында зур ихтирам күрсәтелә. Бүгенге көндә аларның кайда күмелүе хакында бик аз кеше генә хәбәрдар.

 

Әбү Хәнифә (699-767)

Хәнәфи мәзһәбенең нигез салучысы баш казый вазыйфасыннан баш тарткач, хәлиф Әбү Җәгфар әл-Мансур 763 нче елда аны төрмәгә яба. Ул шунда вафат була. Аны Багдад шәһәренең әл-Хәйзуран зиратына күмәләр. 985-986 елларда имам хөрмәтенә аталган беренче мәчетне аның каберлеге янәшәсендә Буидлар нәселеннән булган әмир Сәмсәм әд-Дәүлә төзетә. Аңардан соң килгән әмирләр аны күп тапкырлар киңәйткәннәр, соңрак аның янына мәдрәсә төзелгән. 1508 елда Багдадка Сәфәвиләр нәселе бәреп кергәч, мәчет белән мәдрәсә җимерелгән һәм гадиләштереп төзелгән. Әмма госманлылар бу өлкәне яулап алгач, алар бөтен булган биналарны янәдән торгызганнар. Әбү Хәнифә мәчетен шәһәрнең иң матур мәчетенә әйләндергәннәр.  1958 елгы революциядән соң, 1959 елда бу изге урын яңартылган, заманчалаштырылган. Әмма 2003 елда Багдад өчен барган сугыш вакытында гөмбәзләренә, манараларына һәм намаз уку залларына зыян килгән.  2004 елда ул янә төзекләндерелгән һәм бүгенге көндә Гыйракның иң мәшһүр мәчетләреннән санала. Әбү Хәнифәнең каберен зиярат итәргә монда бик күп мөселманнар килә.

 

 

Имам Мәлик бин Әнәс (711-795)

Мәлики мәзһәбенә нигез салучы Мәдинә шәһәрендә туган һәм вафат булуы да бу шәһәрдә булган. Ул әл-Бәкый зиратына күмелгән. Бу зиратта күп кенә сәхабәләр һәм Ислам диненең мәшһүр эшлеклеләре дәфен ителгән. Урта гасыр ахырында аның каберлеге тирәсендә зур булмаган гыйбадәтханә төзелгән һәм бу урын мөселманнар өчен зиярат итү урынына әйләнгән. 1925 елда Согуд Гарәбстаны корольлеге барлыкка килгәч, бөтен дөнья мөселманнары каршы булуга карамастан, әл-Бәкый зиратындагы бөтен төрбәләр җимертелгән. Бүгенге көндә Имам Мәликнең каберлегенең урыны һәм башка шундый каберлекләр бары тик ком өеменнән һәм бер зур булмаган таштан гына гыйбарәт. Бу җирлекне полиция хезмәткәрләре саклый һәм кабер янында дога кылучыларны куып торалар, шуңа күрә Имам Мәликне зиярат итәргә килүчеләр моны яшерен эшлиләр.

 

 

Имам Шәфигый (767-820)

813 елда Шәфигый мәзһәбенә нигез салучы Каһирәгә килә һәм монда сәхабә Гамер бин әл-Гасның мәчетендә дәресләр бирә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр укыту эшләре белән шөгыльләнә һәм “Мәетләр шәфәре”ндә күмелә. Аның каберлеге тиз арада мәшһүр зиярат итү урынына әверелә. Имам вафат булып 400 еллар үткәч, 1178 елда Саләхеддин Әюби (1137-1193) аның янәшәсенә сөнниләр мәдәрәсәсе төзетә һәм тик агачыннан оста итеп эшләнгән кабер ташын ясата. 1211 елда Әюбиләр нәселеннән булган солтан әл-Камиль заманча кабер ташы төзетә һәм бүгенге көндә дә Каһирәнең мәшһүр бер истәлекле урыны булып тора.

 

 

Имам Әхмәд бин Хәнбәл (780-855)

Хәнбәли мәзһәбенә нигез салучы Багдадта туган һәм шул шәһәрдә үк вафат булган. Бүгенге көндә әл-Хәйдәр-ханә районында бу шәһәрнең ташландык бер иске кварталында аның тыйнак кына төрбәсен күрергә була, ул төрбә тирәсендә җимерелгән биналар белән әйләндереп алынган. Гыйрак мөселманнарының күбесе шигыйләр һәм хәнәфи мәзһәбе буенча яшәүче мөселманнар булганга, бу төрбә аерым бер мәшһүрлек алып тормый. Алай булса да, монда зиярат итү максаты белән Фарсы кушылдыгыннан, Һиндстаннан, Пакыстаннан, Кытайдан, Төркиядән, хәтта кайбер Африка илләреннән дә килүчеләр бар. Бу төрбә Гариф-ага мәчетенә карый. Хәбәр ителгәнчә, элек Әхмәд бин Хәнбәлнең кабере башка җирдә булган, әмма ул күмелгән зират Тигр елгасы ташу сәбәпле су астында калгач, 1937 елда аның мәете монда күчерелеп күмелә. Баштагы каберлеге урынына гөмбәзле төрбә төзелгән булса да, ул даими җимерелүгә дучар булган.

 

 

Гөләндәм әхмәтҗан

2026-08-01 (Рабигыль-әүвәл 1448 ел.) №8.


Апаста яңа “Мирас” пансионаты ачылачак

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсендә яңа уку елына “Мирас” пансионаты ачылачак. Бүген «Ярдәм-Помощь» Гомуммилләт хәйрия фонды ачылышка багышланган чаралар кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен объектка матбугат туры оештырды. Журналистлар...


Заманча сәнгатьтә «шамаил»

Шамаил – ул халык күзаллавында бертөрле гади генә күренеш түгел. Мондый каллиграфик рәсемнәрне нинди гыйбарә сурәтләнүенә карап еш кына эчтәлеге буенча атыйлар. Мөселман рәсеменең төп үзенчәлеге аның стилендә: ул Ислам каллиграфиясе сәнгатеннән үсеп чыккан, остаздан укучыга иснәд (чылбыр) аша...


Ата белән ул арасы-ндагы гаҗәеп мөнәсәбәт

Габдуллаһ ибне Мөбарәкнең (Аллаһның рәхмәтендә булсын) атасы кол булган. Ул хуҗасының бакчасында хезмәт иткән. Беркөнне хуҗасы бакчага кереп: «Улым! Миңа гранат китер», - дип сораган.   Мөбарәк гранатны алып хуҗасына биргән. Хуҗа аны татып карый да бик әчы булуын аңлый, хәтта...


Шәкертләр әдәбе

Чәй эчкәннән соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарагызының кулларын үбеп, ризалыкларын алыгыз, туганнарыгыз белән күрешеп: “Аллаһы Тәгалә юлына чыктым, Аллаһы Тәгалә миңа тәүфикъ бирсә иде”, - дип, нечкә күңел вә ихлас белән мәктәп юлына...


Гамәл һәм ният

Бер тәкъва иясе сөйләгәннәрдән: «Бервакыт таң алдыннан мин үз өемдә «Та һә» сүрәсен укыдым, минем йортым юл кырыенда урнашкан. Сүрәне укып бетергәч мине йокы басты һәм йоклап киттем. Төшемдә мин күктән кулына бер кәгазь тотып төшүче кешене күрдем. Ул кәгазен ачып миңа сузды....